Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган
Авыл җирлекләрендә Сталинград сугышында җиңү яулаган көнне искә алдылар 2 февраль - Россиядә хәрби дан көне - Сталинград сугышында җиңү яулаган көн (1943 ел). 200 көнгә сузылган канкойгыч сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Сталинград янындагы җиңүдән соң, Бөек Ватан сугышында гына түгел, икенче бөтендөнья сугышында да тамырдан борылыш башлана....
- Сталинград шәһәрендә җиңү яулаган көнне билгеләп үтүне без декабрь аенда ук башлаган идек, - дип яза безгә Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее директоры Тәнзилә Минһаҗева. - Ул чагында Бөек Ватан сугышы ветераны, 3 дәрәҗә Дан ордены кавалеры Рәфкать абый Нуриев белән очраштык, аның фронт истәлекләре белән таныштык. Шундый батыр авылдашыбыз булуы белән чиксез горурлык хисләре кичердек.
Ә бу атнаны без «Гиндукуш» хәрби дан музее хезмәткәрләре һәм Иске Абдул мәктәбе коллективы, патриотик тәрбия атналыгы дип игълан иттек. Һәм көн саен озын тәнәфесләрдә герой-шәһәр Сталинград турында документаль фильмнар карадык. Шул рәвешле бу шәһәрнең тарихы һәм күренекле урыннары белән таныштык. Ә 75 еллык юбилей көнендә ике китап авторы, ветеран-укытучы Зөфәр Дәүләтшинны кунакка чакырдык. Ул безгә Сталинград шәһәре халкының батырлыгы турында сөйләде. Бу шәһәрне азат итүдә катнашкан һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштырды. 1961 елга алынган мәгълүматлар буенча Иске Абдул авылыннан алар - 12, башка авыллардан 7 кеше: Габдулла Нәбиуллин, Лотфулла Сибгатуллин, Гарифулла Зиннәтуллин, Габдулла Сәгыйдуллин, Габделбәр Галимов, Фәйзрахман Мәхүпов, Габдрахман Хафизов, Гыйльмулла Гыйльметдинов, Исмәгыйль Гыйльмиев һ.б. Ә очрашуыбыз ахырында тынычлык өчен башын салган ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Моннан тыш авылыбызда «Сталинград. Наступление» кинофильмын да карадык, фикерләребез белән уртаклаштык. Моннан тыш «Сталинград шәһәренә сәяхәт» фотокүргәзмәсе дә авылдашлар арасында популярлык казанды, - дип яза Иске Абдул авылының хәрби дан музей директоры.
«Татарстан» совхозы поселогының китапханәсендә Сталинградта үткән канкойгыч вакыйгалар истәлегенә багышланган патриотик тәрбия сәгате үтте. Балаларга презентация күрсәтелде, сугыш турында тулырак мәгълүмат бирелде. Яшүсмерләргә аеруча да сугыш планын җентекләп уйлаган хәрби җитәкчеләр, «Бер адым да артка чигенмәскә!» дигән боерык, «Мамаев курган» һәйкәле турында мәгълүмат кызыклы булды. Очрашуга җыелганнарга сугыш темасына багышланган төрле-төрле китаплар карау, аларны бергәләшеп уку да тәкъдим ителде, дип яза безгә «Татарстан» совхозы поселогыннан Эльмира Закирова.
- Кнәз авылының «Патриот» хәрби дан музеенда мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сталинград: 200 көнлек батырлык» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр. Очрашуга «Лебедушка» балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар, аларның тәрбиячеләре Алсу Тәхәвиева, шулай ук «Родина» патриотик клубы әгъзалары килгәннәр иде. Җыелганнарга Сталинград сугышы турында сөйләдек, сугыш җырлары тыңладык, балалар үзләре әзерләп куйган шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан сугыш кырларында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык, хәтер шәмнәре кабыздык. Мәдәният йорты каршысындагы һәйкәл янына барып, сабыйлар үз куллары белән ясаган канәфер чәчәкләре салдылар, - дип яза актив хәбәрчебез Тамара Тузеева.
Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев