Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» Кыш Бабае бүләкләрен мулдан таратты

- Алло, «Бердәм Россия» Кыш Бабае тыңлый. И-и, балам, син шалтыратасың икән әле. Мин синең шалтыратуыңны ел буе көттем. Синең уңышларың турында белеп барам. Мактап алам әле үзеңне, - дип башлады сүзен һәрбер шалтыраткан сабыйга Кыш Бабай. Һәр елдагыча, инде күркәм гадәткә кергән, Тукай администрациясе бинасында «Бердәм Россия» Кыш Бабае...

Иң беренче булып Кыш Бабайга Бәтке авылыннан 9 яшьлек Алия Әхмәтгалиева шалтыратты. Матур итеп шигырен сөйләп биргәннән соң, бабакай аңа Яңа елның символы - йомшак этне бүләк итеп җибәрәм, диде. Аннары китте шалтыратулар... Кемдер матур итеп шигырь сөйләде, махсус өйрәнеп куйган җырын башкарды, ә Калмия авылының музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр бер-бер артлы музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр. «Эх, боларны үз күзем белән күрәсе иде. Бигрәк нык әзерләнгәнсез, балалар. Мине хөрмәт итеп шалтыратуыгызга рәхмәт. Яңа еллар бәхет китерсен», - диде Кыш Бабай. Чыннан да, сабыйларның каушап калмауларына, кычкыра-кычкыра сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләренә шаккатмалы. Әле шуңа да игътибар иттем: бабакайның нәрсә бүләк итеп җибәрим дигән соравына, бер сабый да бу кирәк, бу кирәк дип тезеп китмәде. Тыйнак кына рәхмәтен әйтте, киләсе елга да кунакка килүен сорады.

Кыш Бабай быел да күчтәнәчләрен мулдан төяп килгән. Олы букчасыннан нәрсәләр генә чыгармады ул: монда буяулар да, конструктор, тәмле конфетлар тутырылган тартмалар да, лото уены, туплар, ракетка, робот, төрле-төрле гүзәл курчаклар, пазллар, шашка-шахмат уеннары - тагын әллә нәрсәләр бар иде. Ул оныгы - Кар Кызы белән бик теләп сабыйлар белән аралашты, табышмакларын әйтте, хәлләрен белеште, киләсе елга да шалтыратуларын сорады. Иң гаҗәпләндергәне Яңа Байлар авылыннан IV сыйныфта белем алучы Илдар Низамовның шалтыратуы булгандыр. Ул Кыш Бабайга үзе язган шигырьләрен сөйләп күрсәтте. «Афәрин, Илдар улым! Моны бер дә көтмәгән идем. Бигрәк матур шигырьләр язасың. Иҗат чишмәң саекмасын, гел шундый тәртипле, уңган-булган бул», - дип теләде аңа бабакай.

Моны мин дә тыңлап тордым һәм тиз арада Илдар яши торган йортка шалтыраттым. Телефонны әбисе Разыя Петровна Архереева алды.

- Илдар кичке уенга, шугалакка чыгып киткән иде әле, - дип сүз башлады ул. - Кыш Бабайга телефоннан шалтыратуын без дә белдек, әлбәттә. Ул узган елны да шалтыраткан иде. Быел да нык әзерләнеп утырды. Инде сөенүләрен бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмый!

Разыя Петровнадан Илдарның мавыгулары, шигырь язу осталыгы турында кызыксындым.

- Илдар кечкенәдән үк тырыш, максатчан бала, фантазиясе көчле. Ул матур итеп рәсемнәр ясый, мәктәптә теннис белән шөгыльләнә. Шигырьләр язу белән дә мавыга. Кыш Бабайга ул үзе язган шигырьләрне сөйләде дә инде. Ул Маймыл, Әтәч, Эт еллары турында шигырьләр язды. «Монысы рифмага туры килми әле», - дип, борчылып утырган чаклары да була. Оныгымның Кыш Бабасы мактауларыннан күңеле булды. Берүк тәртипле, тәүфыйклы булсын! - дип сөйләде миңа Илдарның әбисе. IV сыйныфта гына укучы баланың бер шигырен тәкъдим итәбез, «Әтәч елы белән саубуллашу» дип атала ул.

Башын горур тотып кына
Төшеп килә тәхеттән.
Әтәч-патша саубуллаша
17нче ел белән.
Сәлам бирә Эт елына,
Төкле аягың белән кер.
Тынычлык һәм бәхет булсын,
Миннән теләк шул сиңа.
Уңышларың бик күп булды,
Зур көч куеп эшләгәч.
Тамак һәрчак тук булды,
Ялкауланып ятмагач.
Сау бул, Әтәч,
Сау бул, дускай.
Китәсең 12 елга
Күп тырыштың, күп тырмандың,
Лаеклы яллар сиңа.

Гомумән, Кыш Бабайның телефонына бу көнне Бәтке, Калмия, Теләнче Тамак, Күзкәй, Иске Байлар, Яңа Байлар, Яңа Бүләк, Кече Шилнә, Олы Шилнә, Биклән, Ташкичү, Иске Абдул авылларыннан барысы бергә 58 бала шалтыратты. Бүләкләрнең иганәчесе Күзкәй ягулык салу станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйковка рәхмәт җиткерәбез. Ә Кыш Бабай белән Кар Кызы: «Безне башка районнарда да көтәләр. Безнең анда да барып җитәсе бар. Сабыйларны Яңа ел белән котлыйсы, бүләкләр таратасыбыз бар» - дип, саубуллашып китеп бардылар. Киләсе елга да килергә вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев