Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе үтте

4 сентябрь көнне хакимиятнең утырышлар залында "Бердәм Россия" сәяси партиясе район бүлекчәсенең 20нче конференциясенең беренче этабы үтте. Анда 52 делегатның 42се катнашты.

Партиянең региональ бүлеге тәкъдиме белән, конференциянең икенче этабы Партиянең 14нче съезды узганнан соң, 15 декабрьгә кадәр чакырылачак. Аның көн тәртибендә съездда каралган мәсьәләләр урын алачак.
Беренче этапның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - сайлауларга әзерлек чорында җирле бүлекчәнең бурычлары турында җирле бүлекчә секретаре Роза Әбделманова чыгыш ясады. 8 сентябрьдә Россиядә бердәм сайлаулар көне. Ул көнне безнең районның да Калмия, Мәләкәс, Новотроицкое һәм Теләнче Тамак округларында өстәмә сайлаулар үтәчәк. Барлык округларда да "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар бар. Татарстанда сайлаулар 33 муниципаль берәмлектә 266 округта узачак. Мандатларга 354 кандидат дәгъва итә. Шуларның 184е "Бердәм Россия" партиясеннән.
Икенче көн тәртибе буенча, Партиянең Татарстан региональ бүлегенең XXI конференциясенә делегатлар сайланды. Агымдагы елның 11 сентябрендә Казан шәһәрендә үтәчәк әлеге конференциягә партиянең район бүлекчәсе секретаре Роза Әбделманова һәм партия әгъзасы Максим Ионычев барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев