Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» халык җыены үткәрә

«Бердәм Россия» партиясе республика районнарында һәм шәһәрләрендә халык җыеннары үткәрә. Безнең районда бу чара 20 август көнне Иске Абдул җирлегендә узар дип планлаштырыла. Анда барлык авыл җирлекләреннән дә вәкилләр килер дип көтелә.

Дәүләт Советының 8 июльдә үткән йомгаклау утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрнең тәкъдимнәре Татарстанның үсеш планында искә алынырга тиеш дигән иде. Җыеннарның төп максаты да шул - халыкны борчыган мәсьәләләрне тыңлау, җирлекләрнең һәм гомумән Татарстанның үсеше буенча аларның фикерләрен каләмгә алу. Җыенда яңгыраган тәкъдимнәр «Бердәм Россия» партиясенең киләчәк биш елдагы эш программасына кертеләчәк.
Халык җыеннары үткәрү буенча күләмле программаны гамәлгә ашыру сайлау кампаниясе барышында партиянең төп эш формасы булачак, дип белдергән иде «Бердәм Росиия» партиясенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов та журналистлар белән очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев