Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер күрешү үзе бер гомер

Көн арты көн үтеп еллар узганын сизми дә каласың. Үзебезнең 1967 елда Минзәлә педагогия коллиятен тәмамлап чыккан сиксәнләп егет-кыз төркемдәшләремне еш искә алам. Ул вакытларда кулларыбызга белем алу турындагы кенәгәләребезне кыстырып, төрлебез төрле җирләргә укытырга дип юллама алып таралышкан идек. Шулай да, без очрашулар уздырып, бер-беребезнең хәлләрен белешеп торырга сүз...

Ул вакыттан бирле күпме сулар агып, күпме еллар үтсә дә, сүзебезгә тугры калып, быел да Минзәләгә очрашуга җыелдык.

Күренекле герой-шагыйрь Муса Җәлил рухын, яшьлегебезнең иң гүзәл мизгелләрен саклаган уку йортыбызда безне чакыру хатлары язган сабакташыбыз, Актаныш кызы Розалия Мотавалова каршы алды. Аның белән бергә бирегә килгән башка дусларыбыз белән күрешеп, сөенечтән күз яшьләребезне дә тыя алмадык. Аларның һәркайсы хәзер төрле районнарда, башка республикаларда яши.

Ниһаять, һәммәбез дә җыелеп бетеп, хәл-әхвәл белешкәч тә иң элек Муса Җәлил музеена кердек. Биредә булган истәлекләр белем биргән мөгаллимнәребезне искә төшерде. Ни кызганыч, аларның күбесе арабызда юк хәзер. Бу остазларыбызны төркемдәшләребез белән сагынып искә төшердек, укытучыларыбызга бәйле булган истәлекләрне яңартып, матур хатирәләр эчендә сәяхәт кылдык. Аннары юлыбыз уку йортының актлар залына китерде. Биредә бер-беребез белән аралашуны дәвам иттек. Актаныш районыннан килгән сабакташыбыз Язилә Галләмова исә безгә зур бүләк ясады. Һәрберебезгә үзенең «Хисле тамчылар» исемле шигырьләр, җырлар китабын күчтәнәч итеп тапшырды. Яз иленең моңлы кызы ул безнең Язилә! Үз шигырьләренә үзе үк көен дә язган. Аның ул җырларын Язиләнең тормыш иптәше Шамил Шәемов башкарып күңелебезне күрде, истәлеккә дип җырлары язылган диск та бүләк итте. «Булдыралар!» - дип һәркайсыбыз аларга сокланып, дусларыбыз өчен сөенеп утырдык.

Әлеге матур, җылы очрашуга төрле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар булса да, без аларны онытмадык. Ул сабакташларыбыз күңелләребездә һаман да шул ук шаян, шук егетләр, сөйкемле, чибәр кызлар булып яши.

Безне шулай җылы каршы алган педагогия көллияте директорына, табын хәстәрләгән сабакташыбыз Илгиз Галимовка һәм ерак араларны якын итеп килгән дусларыбызга зур рәхмәт. Гомерләр үтә дә китә. Безгә гел шулай аралашып яшәргә, киң күңелле, гади, эчкерсез булып калырга язсын, дусларым. Кабат очрашулар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев