Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер көндә ике фермада янгын чыкты

23 октябрь көнне, сишәмбе, иртәнге сәгать 8 тулгач янгын сүндерүчеләр Югары Суыксу авылында "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең сыер торагы яну турында хәбәр алалар.

Беренче булып Түбән Суыксу авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү машинасы урынга килеп җиткәндә ферма түбәсенең бер өлешен ялкын чолгап алган була, утның түбә буйлап китү куркынычы да яный. Ут ныклап таралганчы, ферма эшчеләре 20 сыерны һәм 20 бозауны урамга чыгарырга өлгереп калалар. Эшләүчеләрнең үзләренә дә зыян килми. Ә түбәнең якынча 150ләп квадрат метр мәйданы яна.

Янгын сүндерүчеләрнең сораштыруы вакытында бинаны җылыту һәм зарарсызлау максатыннан куелган инфракызыл нурлар бирүче лампа ватылып, мал астына җәелгән саламга ут капканлыгы ачыклана. Шулай итеп, янгын чыгуның сәбәбе куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәмәү дип билгеләнә. Бүген хуҗалыкка килгән матди зыянның күләме ачыклана.
Шул ук көнне сәгать көндезге 3 тулганда Мусабай Завод авылында крестьян-фермер хуҗалыгы биләмәсендә хезмәткәрләрнең ял итү бүлмәсендә янгын чыга. Хәбәр алынганнан соң урынга Мусабай Завод һәм Комсомолец ирекле янгын сүндерүчеләре килә. Ул вакытта инде сыер фермасындагы зур булмаган ял бүлмәсе ут эчендә була.
Ут чыгу нәтиҗәсендә бүлмә, аның эчендәге әйберләр бөтенләй янып бетә. Сыерлар торагы янудан коткарып калына. 38 баш сыер шулай ук янгын сүндерүчеләр килгәнче сарайдан чыгарыла. Зыян күрүче кешеләр юк.
Ут чыкканда ирле-хатынлы хуҗалар фермада мич ягып яткан булалар. Янгынның сәбәбе мичнең һәм аның төтен юлының дөрес көйләнмәгән булуында дип фаразлануын хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район буенча бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев