Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер кайтасы иде яшьлеккә

«Якты юл». Газетаның исеме генә дә ни тора! Басманы кулына алып укыган, анда хезмәт куйган һәр кешегә газета, гүя, бу тормышта туры юлны күрсәтеп, якты юлга дәшеп тора сыман. Райондашларның ничәмә-ничә меңәрләгән кешесенә шушы еллар эчендә күпме мәгърифәт нуры тараткан, аң-белем биргән, рухи азыкка әйләнгән, безнең яраткан газетабыз бит ул! Хәзер дә мин аның һәр санын дулкынланып кулыма алам, аның һәр язмасын укып барам. Редакторы кем генә булмасын, газета, әлбәттә, үз кыйбласына тугры кала, һаман да шул ихласлыгы, ачыклыгы белән үзенә тартып тора. Халык мәнфәгатьләрен кайгырту, аның яшәеш шартларын яхшырту, кыенлыкларын җиңеләйтергә, ярдәм күрсәтергә тырышу һәм башка бик күп мөһим максатларны күздә тотып эш итә басма.

Мин газетага ул «яшь бала» чагында – 1979 елда Гөлшат Харисова исеме белән килеп кушылдым һәм 1997 елга кадәр анда үзхәбәрче булып эшләдем. Бу еллар миңа чын тормыш мәктәбе булды. ГЭС бистәсенең элек редакция урнашкан 8б/3 йорты яныннан мин бүген дә тыныч кына үтеп китә алмыйм – күңелдә бик күп якты хатирәләр яңара, яшьлеккә кайткан кебек булам.
КДУның журналистика бүлеген тәмамлап, юллама буенча Тукай районына кайтсам да, миңа бер ел ВЛКСМ райкомының 2нче секретаре булып эшләп торырга туры килде. Газетаның баш редакторы Дамир Вагыйзов шундый да кешелекле кеше иде – редакциядә вакантлы урын булмаса да, мине үз районыма кайтарту өчен тырышты. Һәм миңа, урын бушаганчы эшләп торырга дип, комсомол системасында эш тә белешеп куйган иде. Аңа кадәр, практика үткәндә газета белән элемтә урнаштырырга өлгергән идем, анда комсомол-яшьләр тормышын даими яктыртып тордым. Ә бер ел дигәндә мине редакция штатына алдылар. Төрле елларда КДУда укыган, бер тулай торакта яшәгән Наил Хәбибуллин белән Рәис Кәримовлар да шушы газетаның авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләп, өметле каләм ияләре булып җитешкәннәр иде. Коллектив белән бер гаилә кебек, бик тату эшләдек. Редакциянең әтисе редакторыбыз Дамир Вагыйзов булса, әнисе, мөгаен, алыштыргысыз хатлар бүлеге мөдире, бүген дә ялкынланып иҗат итүче, актив тормыш белән яшәүче Заһидә апа Нәбиуллина булгандыр. Алар – беренчеләр, юл салучылар, әйдәп баручылар, остазлар.
Журналистларның эше бик тынгысыз бит аның – кайвакыт ял көннәре, эштән соңгы вакыт белән дә исәпләшмисең. Әйтик, Сабантуйда кеше ял итә, күңел ача, ә син көне буе эштә буласың. Җитмәсә, кичен утырып бәйрәмнән репортаж язарга кирәк, шунсыз мәкаләңне яңа санга өлгертмисең. Колхозларда кичен була торган хисап җыелышлары, иҗат концертлары дисеңме, нәкъ менә ял көннәренә туры килүче спорт ярышларымы – мондый чараларга без яшьләрне җибәрергә яраталар иде. Ярый әле, эшләгәнне күреп, мактау сүзләре әйтәләр дә, без шуңа үсенеп, тагын юлга кузгала идек. 
Редакциягә кемнең генә йомышы төшми, нинди генә хатлар килми иде. Бервакыт шулай зур гына оешма җитәкчесенең эш урынына «салып» килүе турында хәбәр алынды. Хезмәт коллективы җыелышында катнашуыбызны сораганнар. Редактор, ничектер, анда мине җибәрде. Беләм мин ул җитәкчене, районда абруе зур, эшләре гөрләп бара, тик салу-сәкелтәсе турында бер сүз дә ишеткән булмады. Мин яшьтән үземдә бер гадәт тәрбияләдем – кая гына барсам да, башта ул оешманың яки ул кешенең эшчәнлеген өйрәнәм, ягъни «досье» туплыйм. Аннары бик белдекле кыяфәт белән әңгәмә корасың, әңгәмәдәшеңне хәбәрдарлыгың белән «егып саласың», ягъни шаккатырасың.
Менә җыелыш башланды. Ул исә бер дә директорны акылга утырта торган «иптәшләр суды»на охшамаган, ә еллык хисап җыелышы булган икән. Яхшы, кешелекле җитәкчене күкләргә чөеп мактадылар, шунда ник бер кеше аның турында начар сүз әйтсен. Соңыннан аның үзе белән бу хәлгә ачыклык керттек. Кылган гамәлләре өчен күптән түгел эштән куылган кеше язган булып чыкты бу шикаятьне. Шулай итеп, җитәкче йөзенә пычрак атылмый калды.
Хәзер инде елмаеп кына искә алырлык андый хәлләр күп булды. Эчүчелеккә каршы көрәш заманнары бар иде бит. Маҗара эзләп, мәкалә язарга, мин дә бервакыт айныткычка барып эләктем. Анда күргән хикмәтләрнең барысын да язып тормыйм, чамалыйсыздыр. Айныткыч «экспонатлары» белән күреп сөйләшәсе килә бит инде минем, аларны үземчә оялтам, тәрбиялим, янәсе. Инде төн кунган, ярыйсы гына хәл җыйган бер ирне алып керделәр. Беләсегез килсә, күзен дә йоммыйча, ул үзен башка авыл кешесе дип таныштыра, аның исемен, эшләгән урынын атый. Ә анысы, авызына грамм да хәмер алмый торган, үз авылының хөрмәтле кешесе – мин аның үзен шәхсән күреп белә идем. Оялтырга туры килде, әлбәттә, бу кешене. Ә икенче көнне, айныткычтан чыккач, минем эшкә янап шалтырата бу. Йөгереп редакторга кердем. Ул мине юатып, андый мәхлуклардан курыкмаска өндәде. Ә мәкаләнең тәэсире, тәрбияви көче зур булды – ялганчы кеше исеменә тап төшергән кешедән халык алдында гафу үтенде. Яшь чакта кыю булганбыз инде, тәнкыйть әйберләрен күп яза идек. Редакторыбыз да бик таләпчән, гадел, принципиаль булды, бер генә кырын эшне дә йомып калдырмый, җитәкчеләр кубызына биеми иде.
Остазларыбызның шактыен югалттык инде. Аларны без һәрчак рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Хезмәт сөючән, ачык күңелле, ярдәмчел булганнары өчен бик ярата идек без аларны. Ә тормыш алга бара. Аллага шөкер, ветераннарыбыз, шулай ук без дә нигез салган матур традицияләрнең бүгенге дәвамчылары – яңа буын иҗат кешеләре бар. Яшьләр – креатив, яңа идеяләргә бай, кыю фикерле, тынгысызлар. Газетаның йөзе, эчтәлеге гел уңай якка үзгәреп тора. Без моңа бик шатланабыз. Газета алга таба да райондашларның яратып укый торган басмасы, якын дусты һәм киңәшчесе булып калсын иде дигән теләктә торабыз.

Гөлшат Нуретдинова,ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Иске Дөреш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев