Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер үк сәгатьтә бакча йорты һәм мунча янды

21 гыйнвар көнне кичке сәгать 6 тулгач янгын сүндерүчеләр Әҗмәкәй авылында мунчага ут кабуы турында хәбәр алалар. Хуҗабикә, балалары кайтуга дип, көндез мунча яккан була. Аларны озатканнан соң кичке сәгать 6ларда өендә электр уты сүнә. Аптырап, ишегалдына күз салгач, мунчадан яктылык чыкканын күрә. Аннары аның ялкын икәнен аңлап ала. Үзе...

21 гыйнвар көнне кичке сәгать 6 тулгач янгын сүндерүчеләр Әҗмәкәй авылында мунчага ут кабуы турында хәбәр алалар. Хуҗабикә, балалары кайтуга дип, көндез мунча яккан була. Аларны озатканнан соң кичке сәгать 6ларда өендә электр уты сүнә. Аптырап, ишегалдына күз салгач, мунчадан яктылык чыкканын күрә. Аннары аның ялкын икәнен аңлап ала. Үзе көрәкләп кар атып утны сүндермәкче була, ләкин көче җитми. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр чакыра. Мунчаның стенасы, түбәсе урынында калса да, аңа бик нык зыян килә, ул бүген файдаланырлык хәлдә түгел. Ут мунча эчендәге электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килүдән чыккан, дип фаразлана.

Реклама

Шушы ук вакытта бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә дә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Биредә мунча дача йорты эченә урнаштырылган була. Мичен ясаганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән, ут та шул сәбәпле чыккан, дип фаразлыйлар янгын сүндерүчеләр. Хуҗалар дачада булуга карамастан, бәхеткә, аларның сәламәтлегенә зыян килми, ләкин йорт тулысынча янып бетә, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X