Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер җирлектән өч герой

Ватан Геройлары көне уңаеннан Теләнче Тамак авылында бу вакыйгага багышланган бик матур чара үтте. Теләнче Тамак авыл җирлеге туган илгә Советлар Союзы Герое Нурми Шәриповны, ике Социалистик Хезмәт Герое - Нигъмәтулла Абдуллинны һәм Дамир Әхмәтовны бүләк иткән. Чараның Теләнче Тамак гомуми белем бирү мәктәбендә узуы юкка түгел: бу мәктәп Советлар...

Ватан Геройлары көне уңаеннан Теләнче Тамак авылында бу вакыйгага багышланган бик матур чара үтте. Теләнче Тамак авыл җирлеге туган илгә Советлар Союзы Герое Нурми Шәриповны, ике Социалистик Хезмәт Герое - Нигъмәтулла Абдуллинны һәм Дамир Әхмәтовны бүләк иткән.
Чараның Теләнче Тамак гомуми белем бирү мәктәбендә узуы юкка түгел: бу мәктәп Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемен йөртә. Бәйрәм итү мәктәп территориясендә урнашкан Нурми Шәрипов бюсты янында тантаналы митинг, чәчәкләр кую белән башланып, мәктәпнең актлар залында дәвам итте.
Якташыбыз Нурми Шәрипов 1925 елның 21 июнендә туган. 18 яшен тутырган егет 1942 елның февралендә армия сафларына чакырыла һәм шуннан фронтка алына. Кыска вакытлы курслар үтеп, 53нче гвардия танк бригадасының разведка взводына командир булып билгеләнә. 1944 елның 21 июлендә Нурми Шәрипов җитәкчелегендәге разведчиклар Кукизув авылы янында Лопушанка елгасын кичеп, «тел» алып кайтырга дошман тылына китәләр. Бу задание уңышлы үтәлә. Ләкин дошманнар разведчиклар группасы эзенә төшәләр һәм арттан куа чыгалар. «Куып җитәрләр... Китәргә өлгерә алмабыз. Сез елганы кичегез, мин дошманны тоткарлап торырмын», - дип әмер бирә Нурми иптәшләренә. Бер ялгызы калган сугышчы фашистларны пулемет уты белән каршылый. Чолганышта калган Нурми «Юк, бирелмәм!» - дип кычкыра һәм соңгы гранатасын үз аягы астына ташлый. Шулай итеп, үзен дә, якын-тирәдәге дошманнарны да шартлата. 1944 елның 23 сентябрендә Нурми Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Бу кичәгә килгән Нурми Шәриповның энесе Фалих абый бала чагын, сугышка озатуларын, абыйсының батырлыгын тагы бер кат күз алдыннан кичереп, истәлекләре белән уртаклашты: «Чыннан да, Нурми абый бик тырыш, зирәк акыллы иде. Төрле эшләрдә актив катнашты. Сезгә, укучылар, аның батырлыгы үрнәк булып торсын! Нурми абыйга багышланган мәктәп янындагы һәйкәл дә аның курку белмәс йөрәге хакында сөйләп торсын иде».

- Әлеге бәйрәм безнең өчен бик әһәмиятле. Без бу көнне Ватаныбыз азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк йөзе астында яши алуы хакына үз тормышлары белән исәпләшмәгән, гомерләрен дә кызганмаган батырларыбызны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бу көн илебезнең сугышчан һәм хезмәт батырлыклары тарихын берләштерә, чын мәгънәсендә, каһарман ил булган Ватаныбыз белән горурлану тойгысы уята, - дип бәйрәм кичәсен алып барды Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәилә Закирова.

Соңыннан исә җыелганнарга «Син кайтмадың» җырын моңлы итеп мәдәният йорты хезмәткәре Ләйсән Галиева башкарды. Ватан Геройларына мәдхия укып, урта мәктәп укучылары да матур чыгыш ясады.

Казаклар авылында туып-үскән тагын бер герой - Нигъмәтулла Абдуллин. Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллин 1937 елның 23 маенда туа. Җиденче сыйныфны бетерүгә, әтисе эшли торган хәрби заводның (Удмуртиядә урнашкан Воткинск заводы) кирпеч заводына эшкә урнаша. Фабрика-завод укуында белем алып, балта остасы һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәтеннән соң да заводка эшкә кайта, оештыру сәләтен күреп, аны цехка мастер итеп куялар. Шул чорда эштән аерылмыйча, машина төзелеше техникумын тәмамлый.
Яр Чаллы шәһәрендәге автозавод төзелеше турында ишеткәч, төзелештә катнашырга ниятли. Һәм Нигъмәтулла Абдуллин 1970 ел башында, беренчеләрдән булып, КамАЗ төзүчеләр рәтенә баса. Аның балта остасы һөнәре монда аеруча кирәге чыга - эшкә килүчеләргә вагон-йортлар төзүдә катнаша. 1971 елны Нигъмәтулла аганың оста оештыручы икәнен күреп, бригада белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Шулай итеп, ул заводлар төзелешенә кереп китә.

Яңа килгән яшьләрдән һәм заводчылардан коллектив туплап, кою заводы нигезләрен сала. Бригада көнлек норманы 140-150 процентка үти башлый. Аның бригадасы «Атналык заданиене - дүрт эш көнендә!» дигән шигарь белән эш итә. Нигъмәтулла Абдуллин инициативасы белән төрле яңалыклар, эшне җиңеләйтү алымнары тормышка ашырыла.

КамАЗны сафка бастыруда хезмәтләре өчен Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллинга 1981 елны Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул ике Ленин ордены, «Почет Знагы» ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган данлыклы якташларыбыз арасында бүгенге көндә Нигъмәтулла абый гына исән. Бу бәйрәм кичәсендә ул да истәлекләрен тамашачыларга сөйләде, изге теләкләрен җиткерде: «Батырлык кылырмын дип уйламадым. Яшьлек дәрте белән янып яшәдем. Ил өчен, гаиләм өчен, матурлык өчен бар көчемне куйдым. Балаларга теләгем шул: тырышып укырга, тырышып эшләргә, шул вакытта гына биек үрләр яуларга мөмкин».

Нигъмәтулла Абдуллин бүгенге көндә Кызыл Байрак авылында тормыш иптәше Мәйсәрә белән гомер кичерә.

Хуҗи авылының горурлыгы булган Дамир Әхмәтов - Социалистик Хезмәт Герое. Дамир Рәхмәй улы Әхмәтов 1936 елның 17 августында дөньяга килә. 7 еллык мәктәпне, аннары Яр Чаллы шәһәренең механизаторлар мәктәбен тәмамлый. Теләнче Тамак авылында МТС слесаре, аннары 1962 елдан «Мәгариф» колхозы комбайнчысы булып эшли. Бик тиз арада ул зур нәтиҗәләр күрсәтә башлый. 1963 елда - 7200, 1964 елда - 7615 центнер ашлык урган. 1965 елда бу күрсәткечне 10000 центнерга җиткерә. СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән 1966 елның 23 июнендә аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены тапшырыла.
Дамир Әхмәтов 1969 елдан алып 1985 елга кадәр Сарман районы «Үрнәк» колхозын җитәкли. Аның эш дәверендә мәктәп, мәдәният йорты, кунакханә, балалар бакчасы биналары, машина-трактор паркы һәм башка бик күп объектлар төзелә. 2015 елны Сарман районының Мортыштамак авылында ачылган ял паркына Дамир Әхмәтов исеме бирелә.

Дамир Әхмәтов тормыш иптәше Хәния апа белән Хуҗи авылы зиратына җирләнгән.

Өч героебызның берсе генә бүгенге көндә безнең арабызда яши. Әмма аларның Ватан хакына кылган каһарманлыклары онытылмый, исемнәре халык күңелендә яши. Алар яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торалар.

Кичәдә Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Кәлимуллина да бу бәйрәмнең мөһимлеген билгеләп, каһарман якташларыбыз хатирәсен кадерләп сакларга кирәклеген ассызыклады.

Шулай ук Теләнче Тамак авылының баш китапханәчесе Рәмилә Сәгъдиева «Бер авылдан ике герой» дип исемләнгән презентация әзерләде, Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Дилбәр һәм Нәзир Гыймазетдиновлар «Кыр казлары артыннан» исемле музыкаль күренешне тәкъдим иттеләр. Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Әхмәтшина кичәгә нәтиҗә ясап, укучыларны Ватан тарихын белергә, геройларыбыз белән горурланып яшәвебезне билгеләп үтте.

Рәмилә Сәгъдиева һәм Рәилә Закирова.
Теләнче Тамак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев