Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырларның исемнәрен онытырга безнең хакыбыз юк!

Авылдашыбыз, сугыш ветераны - Гыймазиев Гыйльмулла Гыймазиевич (сулда) 1939 елның 27 нче сентябрендә армия сафларына алына, дәһшәтле сугыш башлангач та аларны ботен роталары белән сугышка озаталар. Күп тә үтми Дубно шәһәрен янәшәсендәге Сосновка авылы янында барган конкойгыч сугышта ул фашистлар кулына пленга эләгә. Татарстан Республикасы тарихи-сәяси документлар Үзәк Дәүләт архивынан...

Авылдашыбыз, сугыш ветераны - Гыймазиев Гыйльмулла Гыймазиевич (сулда) 1939 елның 27 нче сентябрендә армия сафларына алына, дәһшәтле сугыш башлангач та аларны ботен роталары белән сугышка озаталар. Күп тә үтми Дубно шәһәрен янәшәсендәге Сосновка авылы янында барган конкойгыч сугышта ул фашистлар кулына пленга эләгә. Татарстан Республикасы тарихи-сәяси документлар Үзәк Дәүләт архивынан алынган түбәндә куелган мәгълүматларга күз тәшерсәгез, авылдашыбыз башыннан узган авырлыкларның, хәсрәтләрнең, гаиләсе башыннан узган кайгыларның иксез-чиксез булганлыгы күренә. Аны пленнан Америка гаскәрләре коткара. Туган йортына 1946 елның 20 мартында әйләнеп кайткан батыр солдатның гаиләсе дә бу турыда әлеге документларны укыгач кына белә. Солдат бу турыда, үзенен башыннан кичкәннәрен беркайчан да сөйләмәгән була. Мондый хәсрәтләр күпме солдат башыннан узган.... Бу батырларның исемнәрен онытырга безнең хакыбыз юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев