Батыр үзе үлсә дә, даны үлмәс
Кнәз авыл җирлегендә Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә вафат булган якташларыбызның истәлегенә «Батыр үзе үлсә дә, даны үлмәс» дип исемләнгән митинг булып узды.
Әлеге чарада запастагы подполковник, Әфганистанда һәм Чечняда булган хәрби хәрәкәт ветераны Руслан Иванилов, Кнәз авыл җирлеге хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев, инвалидлар советы рәисе Николай Самойлов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, вафат булган солдатларның ата-аналары, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, булачак солдат егетләр, мәктәп укучылары һәм «Родина» патриот клубы әгъзалары катнашты.
Чечняда гаскәри бурычын башкарганда вафат булган батырларга багышланган чараны Руслан Иванилов ачып җибәрде. Үзенең чыгышында Руслан әфәнде аеруча «солдат» сүзенә басым ясады. Хәрби антына тугры калып, Ватанының ихтияҗын кайгыртып, күрше халыкка дусларча ярдәм күрсәтүенә инанган солдатлар хәрби бурычларын үтәгәннәр. Безнең изге бурыч - Ватанның тугры уллары турында хәтер саклау. Шулайк ук, лаеклы тәрбия биргән, ләкин хәрби хәрәкәттә газиз улларын югалткан аналар исеменә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Митингта Кнәз авыл җирлеге хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фәнис Хаҗиев әлеге көннең әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук ул яшь буын егетләренә, мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, алардан туган илләренең ихтияҗын сакларга әзер, физик яктан хәзер булуларын сорады.
Иле өчен җанын биргән өлкән лейтенант, якташыбыз Валерий Пучининның әнисе - Елена Пучинина җыелган һәрбер кешегә, митингны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде. Соңыннан бер минут тынлык белән Төньяк Кавказда һәлак булган солдатларны искә алып үттеләр.
Уллары өчен баш күтәрми эшләп, аларны үстергән, армиягә озатып, алардан хатлар көткән аналарга дәһшәтле язмыш язылган булган. Күп еллар үтәр, йөрәк яралары төзәлер, күп нәрсә онытылыр, тик әлеге куркыныч вакыйгалар мәңгегә халыкның хәтерендә фаҗигале тамга булып калыр. Солдат егетләрнең кыюлыгы һәм батырлыгы турында шигырьләр, җырлар калыр. Һәйкәлләр, мемориаль такталар, фотосурәтләр - олы бер истәлек. Безнең хәтер калыр. Без сезнең алда баш иябез, - дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
P. S. Үткән чарадан фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев