Банкнотларга символлар сайлауның икенче этабы башланды
Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларына символлар сайлауның беренче этабы төгәлләнде. Символлар итеп Казан (Идел буе) федераль университетын, Казан Кремлен һәм Кол Шәриф мәчетен тәкъдим иткән Казан 5000 тавыш җыя алган шәһәрләрнең киңәйтелгән исемлегенә керде. Бүген тавыш бирүнең икенче этабы - «Халыктан сораштыру» бара. Аноним сораштыруны «Җәмәгатьчелек фикере»...
Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларына символлар сайлауның беренче этабы төгәлләнде. Символлар итеп Казан (Идел буе) федераль университетын, Казан Кремлен һәм Кол Шәриф мәчетен тәкъдим иткән Казан 5000 тавыш җыя алган шәһәрләрнең киңәйтелгән исемлегенә керде.
Бүген тавыш бирүнең икенче этабы - «Халыктан сораштыру» бара. Аноним сораштыруны «Җәмәгатьчелек фикере» фонды үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча, үз символлары белән ун шәһәр сайлап алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев