Банк картасындагы акчаларны югалтмас өчен нишләргә?
Казандагы бер уку йорты студенты Айдар өчен банк картасы ярдәмендә түләүләр башкару, интернет аша товар сатып алу – гадәтләнелгән эш. Исәп-хисап счетын исә ял көннәрендә акча эшләгәндә ул үзе тулыландыра яисә студент егеткә әти-әнисе ярдәм итә.
Беркөнне Айдар счетыннан 15 мең акча алынганлыгы турында СМС-хәбәр ала. Бу аның өендә имтиханнарга әзерләнеп яткан вакыты, картасыннан бөтенләй файдаланмаган чагы була. Егет тиз арада банкка шалтырата һәм картаны блокировкага куйдыра – шулай итеп ул бердәнбер дөрес карарны кабул итә. Айдарга банк бүлекчәсенә килергә, аннары операциянең үзе тарафыннан башкарылмаганы хакында хокук саклау органына гариза язарга кушалар.
Кайтканда егет картасына чит кешенең ничек үтеп керә алуы турында кабат-кабат уйлый. Ул беркемгә дә карта мәгълүматларын бирмәгәнен, шикле сайтлардан берни дә сатып алмаганын яхшы белә.
Айдарның мошенниклар белән аралашу «тәҗрибәсе» инде моңа кадәр дә була. Бервакыт ул бабасына түләүсез белдерүләр сайты аша иске диванын сатарга ярдәм итә. Сатып алучылардан ул товар өчен тиешледән артык акча күчерүләре турында СМС-хәбәр ала. Алар егеттән артык сумманы кире кайтаруын сорыйлар. Айдар күрә: хәбәр мәгълүмат сервисыннан түгел, гадәти номердан килгән. Картаның балансын тикшергәннән соң егет анда бернинди дә артык акча юклыгына инана. Шалтыратучы турындагы мәгълүматны полициягә хәбәр итә.
Шуларны искә төшереп, студент соңгы вакыттагы вакыйгаларны барлый. Һәм берничә ай элек автомобиленә ягулык салганда картасын күпмедер вакытка кассада калдырып торганын искә төшерә. Соңыннан ачыкланганча, эшеннән азат итү куркынычы янаган автозаправка хезмәткәре, клиентның ышанычыннан файдаланып, аның картасын фотога төшереп алган була. Эшен югалт-
кан очракта ул башкача итеп акча «эшләмәкче» булган.
Истә тотыгыз: карта хуҗасы файдалану шартларын бозмаган, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән һәм килеп чыккан хәл турында вакытында банкка хәбәр иткән очракта югалткан акчасын кире кайтаруга өметләнә ала.
Бәхеткә, Айдар очрагы уңышлы тәмамлана: урланган акчаларны аңа бер айдан кире кайтаралар. Хәзер студент бөтен акчасын да агымдагы счетта тотмый, ул банкта аерым кертем ачкан.
Татарстан милли банкы хезмәткәрләре банк карталарының товар сатып алганда яки түләүләрне башкарганда бик уңайлы булуын искәртә, ләкин аннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска киңәш итә.
– Таныш булмаган кешеләргә беркайчан карта мәгълүматларын әйтмәгез. Әгәр сезгә ниндидер түләүләр, компенсацияләр вәгъдә итсәләр, картагыз блокировкага куелган яки аннан акчагызны алырга мөмкиннәр, бу проблеманы хәл итәргә булышабыз дисәләр – ышанмагыз. Иң беренче эш итеп картада күрсәтелгән номер буенча банкка шалтыратыгыз һәм хәбәрнең дөреслеген ачыклагыз.
– Картагызга кемдер акча җибәрсен өчен сезгә счет номерыгызны әйтү җитә, ул карта номеры белән туры килми. Счет номерын картага хезмәт күрсәтү турындагы килешүдән табарга яки банкның үзеннән белешергә мөмкин. Кайбер кредит оешмалары карта белән бәйләнгән мобиль телефон номеры аша да акча күчерергә мөмкинлек бирә.
– Кибеттә, кафеда һәм башка шундый урыннарда карта белән түләгәндә, аны күз уңыннан җибәрергә ярамый. Истә тотыгыз: барлык операцияләр сезнең алда башкарылырга тиеш. Картадан акча алу, аны тулыландыруны куркынычсыз урында урнашкан банкоматлар аша гына башкарыгыз. Әйтик, банкларда, дәүләт учреждениеләрендә, сәүдә комплексларында. Банкоматның клавиатурасында яки картаны ала торган урынында шикле җайланмалар күрсәгез, аннан файдаланмавыгыз яхшы.
– Интернеттан товар сатып алуны сайтның чын булуына инангач кына башкарыгыз. Чөнки хәзер алдакчыларның «игезәк» сайтлар ачуы бик еш очрый. Үзегез турында шәхси мәгълүматларны әлеге сайтларга кертеп, сез мошенникларга акчагызны урларга юл ачасыз. Шуңа күрә лицензияле программалардан гына файдаланырга кирәк, антивирус ышанычлы булырга тиеш, дип хәбәр итә Татарстан милли банкы.
Фото Татарстан Республикасы Милли банкы тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев