Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларның рухы сәламәт булсын

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифендә: «Балалар – тормышыбызның чәчәкләре», – дигән. Тормыш чәчәкләребезнең рухи сәламәтлеген кайгырту максатыннан җәйге каникулларда мәчетләребез каршында рухи сәламәтләндерү лагерьлары оештырылды. 

Балаларның җәйге каникулларын хәерле-файдалы һәм кызыклы итеп уздыру максатыннан Теләнче Тамак авылында мондый лагерьлар мәчетләр каршында берничә ел рәттән оештырылып килә. Быел да бу эш Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең җәйге лагерьлар үткәрү буенча махсус Программасына нигезләнеп үткәрелде. Балаларга белем һәм тәрбия бирү – Диния Нәзарәте тарафыннан чыгарылган «Ислам дине нигезләре» дәреслеге буенча алып барылды.
Теләнче Тамак авылы – ике мәхәлләле зур авыл. Татар халкының абруйлы уллары, мәгърифәтчеләр, хәйриячеләр – атаклы Хәлфиннардан мирас булып калган ике мәчеттә дә биш вакыт азан яңгырый. Аллаһ йортларында – мәчетләребездә, нур өстенә нур өстәп, балаларга дин гыйлемнәре бирелә. Кирпечтән салынган «Фәйзрахман» мәчетендә Нияз хәзрәт Мингалиев – ир балаларга, ә агачтан салынган «Мирас» мәчетендә мөгаллимәләребез кыз балаларга дин сабаклары бирделәр. Мөгаллим-мәгаллимәләребез җиде яшьтән ундүрт яшькә кадәр булган малайлар һәм кызларга иман, әдәп-әхлак, Коръән өйрәнү дәресләрен бала аңы кабул итәрлек итеп җиткерделәр. Мөгаллимебез Ранис хәзрәт Сөнгатуллин балаларга дин нигезләрен бирде. Аның уң кулы булган вожатыебыз Ислам Камалов уеннарны кызыклы һәм файдалы итеп оештырды. 
Иманнан кала, сәламәтлек – иң зур байлык. Шуңа да сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган спорт чаралары да оештырылды.
«Мирас» мәчете имамы Рафис Нуриев һәр балага игътибарлы булып, аларның уңай сыйфатларын күрә белде. Балаларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр биреп күңелләрен күтәрде.
Илледән артык бала лагерьга бушлай йөрде. Аларны тәмле ашлар белән сыйлаган Миңсылу, Наилә, Нәҗибә апаларына балалар ихластан рәхмәт әйттеләр.
 Милләтебезнең киләчәген кайгыртучы изге күңелле кешеләр бар. Рухи сәламәтләндерү лагерен оештыруда Чаллыда эшләүче «Ихсан» хәйрия фонды ярдәм күрсәтте. «Якташ» һәм «Гүзәл» кибетләре азык-төлек белән булыштылар. Балаларга бүләкләр алуда авылыбыз эшмәкәрләре ярдәм итте. Аллаһ аларның барчасыннан да разый булсын!

Гөлнур ХӘЕРТДИНОВА, 
мөгаллимә. 

Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев