Балалар бакчасының иң заманчасы
Республикада яшь буынның сәламәт булып үсүен, гаиләләрнең тулы канлы тормыш белән яшәвен кайгырткан «Демография» милли проектын тормышка ашыру киң колач белән бара. Әлеге проект кысаларында районда да социаль объектлар төзелеше зур темплар алды. Үткән ел Иске Җирекледә 140 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе сафка басты. Җәй көне Әҗмәкәйдә дә шундый ук балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Бүгенге көндә бу объектны төзү эшләре тулы куәтенә бара.
Әҗмәкәй авыл җирлегенә Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Яңа Сарайлы, Иске Гәрдәле авыллары керә. Бу авыллар барысы да Чаллыга терәлеп торалар. Шул сәбәпле, бу авылларда үз йортларын төзеп яшәүче яшь гаиләләр күп. Билгеле булганча, аларда киләчәгебез – балалар үсә. Шуңа да яшь гаиләләр балалар бакчасы ачылуын түземсезлек белән көтәләр.
Әҗмәкәйдә бакча төзергә Равил Ярмиев җитәкләгән подряд оешмасы алынды. Предприятиенең бу өлкәдә эш тәҗрибәсе зур. Иске Җирекледә дә нәкъ шундый ук проект белән балалар бакчасын алар салды.
Әйдәп баручы инженер Раушат Насыйров балалар бакчасының иң заманча проект белән, соңгы технологияләрне күздә тотып төзелүен ассызыклады. 140 урынга исәпләнгән бакчада алты төркем оештырылачак. Һәр төркемнең, керү урыннарының һәм коридорларның идәннәре җылытылган булачак. Бина тулысынча автоном рәвештә җылытылачак. Аерым котельныйга газ кертү планлаштырылган. Су һәм җылылык белән тәэмин итү СанПиН таләпләренә туры китереп эшләнәчәк. Бакчага замана таләпләренә туры килә торган, алдынгы технологияләр буенча эшләнгән җиһазлар урнаштырылачак. Әйтик, ашханәдә яшелчә чистарту приборлары, суыткычлар да СанПиН таләпләрен күздә тотып куелырга тиеш. Уен, йокы заллары, киенү-чишенү бүлмәләре, санузел – барысы да куркынычсызлык таләпләренә тулысынча туры китереп эшләнә.
30 кешедән торган төзелеш бригадасына ир-егетләрнең уңган-булганнары җыелган. Бригадир Илнур Шәйхеразиев: «Балалар бакчасында инвалид балаларны коляскада килеш пандустан бинага кертеп, лифтта икенче катка күтәрү мөмкинлеге булачак. Балалар һәм хезмәткәрләр өчен дә лифтның булуы уңайлы. Безгә – төзүчеләргә дә эшләү өчен монда бөтен шартлар тудырылган. Подряд оешмасы көнгә ике тапкыр эшчеләрне бушлай ашатуны оештырды, вагоннар җылытыла. Хезмәт хакыннан да канәгать», – ди.
Әҗмәкәйлеләр төзелешнең барышын үзләре дә күзәтеп торалар. Территориядә иртәнге сәгать сигездән кичкә хәтле эш тынып тормый. Ике бала анасы Эльмира Павликова: «Озакламый балалар бакчасы ачылыр һәм тыныч күңел белән эшкә чыгармын дип өметләнәм», – ди. Әҗмәкәйдә туып-үскән Рәйсә Әһлиуллина туган авылында балалар бакчасы төзелүгә сөенеп бетә алмый. «Мин 1977 елгы. Без үскәндә авылыбызда балалар бакчасы булмады. Ундүрт яшьлек улымны да мәктәпкә кергәнче Чаллыга йөрттек. Биш яшьлек кызыбыз да 65нче комплекстагы бакчага йөри. Балалар бакчасы, мәктәп булса, авылның киләчәге өметле», – ди. Нәкъ шундый фикерләр белән янып-көеп яшәгән легендар якташыбыз Зыя Закиров эшләгән заманда авылыбыз гөрләп торды. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб – социаль объектлар чәчәк аткан чор иде ул. Аннары, барысы да искерде, тузып бетте. Менә, район башлыгы Фаил Камаев тырышлыгы белән авылыбыз кабат үсеш кичерә. Озакламый ике катлы балалар бакчасы сафка басачак. Авылымның киләчәгенә битараф түгелмен. Мәктәп, клуб булыр дип өметләнәм», – ди ул.
Шушы мөһим төзелешнең прорабы Илназ Харисов, тәҗрибәле ташчылар Әлфир Гыйльмуллин, Камил Сәлахов, Айнур Галимуллин, Алмаз Зәйнетдинов һәм алардан калышмаска тырышып эшләүче яшьләр Искәндәр Яхин, Рузил Сәрвәров, балта осталары Мөнир Кәрамов, Илшат Дәүләтбаев, штукатур-маляр булып эшләүче яшьләр Гыйльморза Таҗимов, Фәнис Закирҗанов һәм кранчы Айдар Мусин, экскаваторчы Радик Муллахмәтов тырышлыгы белән Әҗмәкәй авылында 1 июльгә балалар бакчасы төзелеп бетәр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев