Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балачак - гомернең иң рәхәт чагы

1 июль – балаларны яклау көне. Шушы уңайдан Новотроицкое авылындагы «Солнечный» паркында район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге, «Шәфкать» районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге балалар күңелендә матур хатирә булып сакланырлык зур бәйрәм чарасы оештырды. 

Чараны район башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров ачты һәм балаларны, җыелган барлык халыкны бәйрәм белән котлады, аның мәгънәви ягына басым ясады.
– Балаларыбыз – сәламәт булып, гаиләдә – әти-әни канаты астында бәхетле тормышта яшәргә хокуклы. Без – өлкәннәр, аларны бәхетле балачак белән тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы. Бу яктан район хакимияте, авыл җирлекләре барлык өлкәләрдә дә, төрле яклап зур эшчәнлек алып бара. Сез дә әти-әниләрегезне, тәрбияче, укытучыларыгызны сөендереп тәртипле булыгыз, тырышып укып белем алыгыз. Гаиләгезгә, илебезгә файдалы кешеләр булып үсегез. Күкләребез һәрчак аяз, кояшлы булсын. Балачак – күңелдә бик нык кала торган чак. Матур булып исегездә калырсын ул, – дип матур теләкләрен җиткерде. 
Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре бәйрәмнең мәдәни өлешен – концерт программасын балаларны да, өлкәннәрне дә кызыктырырлык итеп оештырганнар. Сәхнә түрендә нәни балалар аллы-гөлле чәчәкләр арасында очкан күбәләкләр сыман биеделәр,  яшүсмерләр мәгънәле матур җырлары белән бәйрәм мәйданын моңга күмде. Гомумән, безнең район җирлегендә яшәүче балалар җыр-биюгә осталыкларын һәр бәйрәм чарасында раслап киләләр. Бу юлы да 112 бала 26 концерт номеры белән чыгыш ясады. Шулай ук, Новотроицкое авылында эшләп килүче «Ромашка», Татарстан поселогындагы «Лебедушка» балалар бакчаларының хореография коллективы, вокаль ансамбльләре дә берсеннән-берсе матур чыгышлары белән район халкын сөендерде. 
Бәйрәмнең күңелле мизгелләре бихисап булды. Мисал өчен, «Шәфкать» районның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре берничә мәйданчыкта балалар белән кызыклы уеннар оештырганнар. Мәйданчыкларда балалар гөж килеп уйнады, тапкырлыкта-зирәклектә көч сынашты: «кармак» белән призлар «каптырды», «чүлмәк ватты». Балалар кемузардан йөгерделәр: капчык киеп тә, йомырканы кашыкка салып та, зур туплар тотып та, чаңгы киеп тә. Җитезлек һәм төгәллек сыйфатына ия буласың килсә чиләккә тиз арада күп итеп тупларны җый яисә тупны тиешле урынга төбәп ат. Ун төрле уен оештырылган мәйданчыктан балалар өзелеп тормады. «Тиктормаслар»га уенчыклар бүләк ителде. Балаларны яклау көнендә оештырылган бәйрәм чарасын истә калырлык итеп оештыруда «Шәфкат» районның халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге  хезмәткәрләре Г.Исмәгыйлова, Р.Гарифуллина, Г.Миннекәева, Э.Галимуллина, А.Гыйльмуллина, А.Нигъмәтҗанова, Р.Акчурина, А.Сәйфуллина, М.Газыймова, Ч.Котлыәхмәтовалар зур тырышлык куйды. 
Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмне күңелле дә, файдалы да итү ниятеннән район мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре берничә мәйданчыкта мастер-класс уздырды.
Алена Геннадьевна Мохото янына аеруча кыз балалар күп җыелган. Баксаң, алар фоамиранадан төрле төстәге матур брошкалар ясарга өйрәнергә телиләр икән. Арина белән Ралина ал, зәңгәрсу төстәге брошкалар ясап күлмәкләренә беркетеп тә куйдылар. Новотроицкое мәктәбенең инглиз теле укытучысы Регина Казакова бәйрәмгә ике кызы белән чыккан. Зарина белән Илана Татьяна Павловна Ферофонтова җитәкчелегендә бик мавыгып күбәләк ясыйлар.
 Кәгазьдән матур итеп чәчәкләр ясарга өйрәтүче педагог Ләйсән Мөдәрис кызы Яруллинаны күбесенчә кызлар һәм әниләр сырып алган. Кәгазьдән ясалган булуына карамастан чәчәкләре җанлы сыман килеп чыга.
 Аквагримм салырга өйрәтүче Вера Александровна Костромина балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә иҗатка тартты. Кыскасы, мастер-класс алып баручы тәҗрибәле педагоглар янына кызыксынучан балалар килеп торды. Шулай. Шикәрдән мамык ясый торган, туңдырма сатылган урын белән генә аларны җәлеп итәрмен димә. «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге җитәкчесе Роза Николаевна Әбдельманова балаларга фирка бүләк иткән күчтәнәчне – 120 данә туңдырманы өләшкәч бәйрәм тагын да балланып киткән сыман булды.  
1 июнь көнне «Солнечный» паркында чын-чынлап көн кояшлы булды. Бар табигать сөенгән – алмагач, чия, шомыртлар шау чәчәккә күмелгән мәлне балаларның күңелле авазлары, шат көлүләре тагын да ямьләндерде. 
/ Автор фотолары.  

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X