Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчаның гөрләп эшләве – авыл яшәеше 

Шушы көннәрдә Мусабай Завод авылының ярты гасырлык тарихы булган «Кояшкай» балалар бакчасы күркәм юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә балалар бакчасында озак еллар эшләп киткән хезмәткәрләр, кунаклар чакырылган иде. Бакчага йөрүче сабыйлар тантаналы чараның төп бизәге булды. Алар җыр-моңнары, дәртле биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Бакчаның беренче мөдире Гөлчирә Бикмөхәмәтова ул чорларны сагынып искә ала:
– РОНОга чакырып, бакча мөдире итеп билгеләп куйдылар. Ул чорда районда бары тик Бикләндә генә балалар бакчасы эшли иде. Район күләмендә әлегә мондый эш тәҗрибәсе булмаганга, балалар бакчасын ачу җиңелләрдән булмады. Озын щитовой бинада җил генә уйный. Шул бинаны сабыйлар кабул итәрлек хәлгә китерергә кирәк. Башта ремонт эшләрен башкардык. Аннары, дүрт мич чыгарып, түшәмен җылытып, ягарга утын, брикет хәстәрләп, ашханә ясадык. Шул рәвешле, 1969 елның 20 октябрендә, «Кояшкай» балалар бакчасы ачылды. Фәүзия Хәмзина тәҗрибәле педагогларга биргесез тәрбиячебез булды. Пешекчебез Гөлсинә Сабитова пешергән ризыкларны балалар бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерәләр иде. Сабыйларны карау, юуу-чистарту, җыештыру кебек тавык чүпләп бетермәслек эшләрне тәрбияче ярдәмчесе Наилә Вилданова башкарды. Ә бакча мөдире ул вакытта җитәкче дә, хисапчы да, хуҗалык эшләрен алып баручы да иде. Бакчаның ачылуында тормыш иптәшем Мөдәриснең дә хезмәте керде. Документлар белән эшләүне, җиһазлар кайтаруны тулысынча үз өстенә алды. Ул елларда су һәм җылылык кермәгән, канализация үткәрелмәгәнлектән, барлык эшләр дә кул хезмәте белән башкарылды. Ипи салу, су ташу һәм мич ягу, һәркайда чисталык-пөхтәлек булдыру тәрбияче ярдәмчесе вазыйфасына керә иде. Үз эшен ихластан яратучы хезмәттәшләрем белән сабыйларга яхшы тәрбия бирергә тырыштык. Тормышлар җайлана башлагач, ун елдан соң, 90 балага исәпләнгән яңа бина сафка басты. Ул чакта Роза Мөхәмәтшинаны тәрбияче итеп чакырдым. Тәрбияче ярдәмчесе Әминә Таһирова да күркәм сабырлыкка ия, тырыш ханым булды, – дип сөйли ул. 
Гөлчирә Бикмөхәмәтовадан соң мөдир вазыйфасын балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләгән Роза Мөхәмәтшинага йөклиләр. Аннан соң 16 ел буе бакчаны Мәскүрә Гыйльметдинова җитәкли. Клара Габделхакова исә утыз ел шушы балалар бакчасында хезмәт куя: 18 ел тәрбияче, 12 ел бакча мөдире булып эшли. 
Мусабай Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗова үзе дә шушы бакчага йөреп тәрбияләнгән. 
– Балачагыбызны ямьле итү өчен зур тырышлык куйган һәр кешегә рәхмәтлемен. Хәзерге мөдиребезгә, тәрбиячеләргә һәм балаларга сәламәтлек, уңышлар телим, – диде ул һәм бәйрәм белән котлап бүләк тапшырды. 
Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры артисты, «Яңа Гасыр» телевидениесе алып баручысы Алмаз Гәрәев видеокотлау аша балачак хатирәсе белән уртаклашты, барлык тәрбиячеләрен ихластан бәйрәм белән котлады. «Татар радиосы« ди-джее Илнар Әхмәтҗанов: «Тәрбиячебез Роза апа көндез башыбыздан сыйпап, әкиятләр укып, йоклап киткәнче яныбызда утыра иде. Кайвакыт: «Әкиятен укып бетерәме инде, йоклар идем» дип уйлап куя идем», – дип шаяртты.
Бүген «Кояшкай»га 32 бала йөри. Балалар бакчасы мөдире Эльвира Нуртдинова шулай ук әлеге бакчада тәрбияләнгән. Хәзерге вакытта әнисе Мәскүрә Гыйльметдинованың эшен дәвам итә. Югары категорияле тәрбияче Людмила Хафизова белән өлкән тәрбияче Миләүшә Ситдыйкова ике төркемдә балаларга тәрбия бирәләр. Эльвира Роберт кызы җитәкчелегендә тәрбиячеләр балаларны район һәм республика күләмендә уздырыла торган төрле бәйгеләргә әзерлиләр. Үткән ел район күләмендә үткәрелгән «Театраль Олимп» спектакльләр конкурсында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ен куеп, бәйгедә I урын яулаганнар. Ни хикмәт, сабыйлар тирән эчтәлекле пьесаның мәгънәсен халыкка җиткерә алганнар. Быел апрель аенда уздырылган «Балкыш» фестивалендә дә «Кояшкай»лылар җиңүчеләр сафында булган. Республика Конституцион Суды игълан иткән «Конституция – бала күзлегеннән» исемле бәйгедә йөзләгән эш арасыннан призлы урын алып, балаларның хезмәте мактауга лаек дип табылган. Бакча мөдире: «Конкурентлыкка сәләтле кешеләрне бакча яшеннән тәрбияләргә тиешбез. Хәзерге вакытта чит телләргә өйрәтү – көнүзәк мәсьәлә. Дәрес-шөгыльләрне балаларның фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә алып барабыз. Балаларның рухын баету белән беррәттән физик яктан сәламәт булуларын да кайгыртабыз. Бу эштә якташыбыз Рөстәм Гатауллин матди яктан булыша. Ул балалар спорт мәйданчыгы проектын финанслады. «Татнефть» грантын откан акчага балалар спорт мәйданчыгын җиһазладык. Район бюджетыннан бүленгән акчага мәйданчык койма белән әйләндереп алынды һәм анда ике беседка куелды. Безнең авылда яшь гаиләләр күп, аларның күбесе шәһәргә йөреп эшли. Балаларын бакчага китергәч, тыныч күңел белән хезмәтләрен башкаралар. Балалар бакчасының гөрләп эшләп торуы авылның яшәешен тәэмин итә, – ди бакча мөдире Эльвира Нуртдинова.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Мөхәммәтҗанова бу бакчаның нигезе нык булуын билгеләп үтте. Ул бакча хезмәткәрләрен район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Әхмәтҗанова музыкаль үзәк тапшырды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X