Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында бадминтон уены буенча җиңүчеләр билгеле булды + фотолар

Сосновый Бор поселогының спаорт залында бадминтон ярышлары буенча район беренчелеге үтте. Барысы бергә чарада 120дән артык укучы, шул исәптән 10 мәктәп командасы катнашты. Нәтиҗәләр дүрт яшь категориясе буенча билгеләнде. 2005 елгы һәм аннан да яшьрәк булган катнашучылар арасында призлы урынга кызлар арасында - Камилла Гатупова (Сосновый Бор), Ксения Кирилюк (Биклән),...

Сосновый Бор поселогының спаорт залында бадминтон ярышлары буенча район беренчелеге үтте. Барысы бергә чарада 120дән артык укучы, шул исәптән 10 мәктәп командасы катнашты. Нәтиҗәләр дүрт яшь категориясе буенча билгеләнде.

2005 елгы һәм аннан да яшьрәк булган катнашучылар арасында призлы урынга кызлар арасында - Камилла Гатупова (Сосновый Бор), Ксения Кирилюк (Биклән), Альмира Нуриева («Татарстан» совхозы поселогы), малайлар арасында - Ильвир Сәфиуллин (Түбән Суыксу), Иван Соколов («Татарстан» совхозы поселогы) һәм Камил Әхмәдиев (Мәләкәс) чыктылар. 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында беренчелеккә Зәринә Вагыйзова (Түбән Суыксу) һәм Данил Әлмөхәммәтов (Сосновый Бор) лаек булдылар. Икенче урында Дарья Беляева («Татарстан» совхозы поселогы), Ислам Ярмиев (Сосновый Бор) калдылар. Өченче урын Әдилә Хәйруллинага («Татарстан» совхозы поселогы), Айдар Хөсәиновка (Мусабай-Завод) бирелде. 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренчедә - Снежана Жданова (Сосновый Бор), Ренат Баһаветдинов («Татарстан» совхозы поселогы), икенчедә - Альбина Ситдыйкова (Сосновый Бор), Владимир Белов (Сосновый Бор), өченчедә исә - Ксения Жданова (Сосновый Бор), Данил Нурлин (Мусабай-Завод). 1999 елгы һәм аннан да зуррак булган спортчылар арасында Гүзәл Миннәхмәтовага («Татарстан» совхозы поселогы) һәм Кирилл Соколовка («Татарстан» совхозы поселогы) тиңнәр булмады. Икенче урында Эльмира Салихова (Күзкәй), Файсал Кәлимуллин (Мусабай-Завод) калдылар. Өченче урын Гүзәл Сәгыйдуллинага (Иске Абдул) һәм Илнур Гәрәевка (Күзкәй) бирелде.

Уен нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында уздырылган бадминтон ярышларында беренче-икенче урынга Кнәз мәктәбе спортчылары чыкты (тренерлары Людмила Белова һәм Валерий Фәйзуллин). Өченче урында Түбән Суыксу мәктәбе укучылары калдылар (тренерлары Наис Фәйзуллин). Авыл җирлекләре арасында беренче урында Кнәз, икенчедә - Күзкәй, өченчедә - Иске Абдул авыл җирлекләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев