Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бабайлар батырлыгы

Илебез күп сынаулар узган. Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, ачлык-ялангачлык, илне торгызу дистәләгән миллион гомерләрне алып киткән. Шушы коточкыч вакыйгалар рәтендә сәяси репрессияләр дә бар. Без илебезне үстерү өчен көчләрен дә, хәтта гомерләрен кызганмаган әби-бабайларыбыз белән горурланабыз. Репрессия корбаннарын искә алу көне – нигезсез рәвештә җинаятьчеләр дип табылган, төзәтү-хезмәт лагерьларындагы коточкыч шартларга җибәрелгән, сөргенгә сөрелгән, шунда гомерләре өзелгән әби-бабайларны искә төшерү көне.

Без – Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне ел саен билгеләп үтәбез. Быел балалар өчен хәтер дәресе уздырдык. Анда әлеге коточкыч хәлгә дучар булган якташларыбыз, аларның «халык дошманы» кызы яки улы исеме тагылган балалары турында әңгәмә кордык. Өлкән буын үзләренең бу сәяси фаҗигане үткән туганнары турында сөйләде. Роза Зарипова 30нчы елларда репрессиягә эләккән бабасы Мөнир Сафин турында сөйләде.
Репрессия корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдык. Чара ахырында Кнәз авыл җирлегеннән «Террор еллары» дигән китапка кертелгән фамилияләрне укыдык. Яшь буын өчен бик тә үтемле дәрес булды. 

Тамара ТУЗЕЕВА, 
Кнәз мәдәният йорты директоры. 

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев