Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Фәррахов: Пенсия яшен арттыру – яшәү сыйфатын яхшыртуга таба бер адым

Депутат фикеренчә, бу - пенсионерларның яшәү сыйфатын яхшыртырга һәм икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде. «Икътисадчы буларак минем позиция мондый: бу мәсьәлә ничек кенә эмоциональ булмасын, пенсия...

Депутат фикеренчә, бу - пенсионерларның яшәү сыйфатын яхшыртырга һәм икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.

«Икътисадчы буларак минем позиция мондый: бу мәсьәлә ничек кенә эмоциональ булмасын, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. Бу - пенсиянең күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде парламентарий.

Аның сүзләренчә, лаеклы ялга чыкканда пенсиянең күләме хезмәт хакының нибары 40 процентын тәшкил итә һәм моңа юл куярга ярамый.

«Без әлеге мәсьәлә хакында озак еллар дәвамында фикер алышмаган илләрнең берсе. Россиядә пенсияләрне финанслауга 3,5 триллион сумга якын (бу - федераль бюджетның биштән бер өлеше дигән сүз) акча сарыф ителә. Аларны инвестицияләргә, яшәү сыйфатын арттыруга тотып булыр иде», - дип саный депутат.

«Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышканда пенсиянең күпмегә артачагын аңлау мөһим. Бу - пенсионерларның яшәү сыйфатын яхшыртырга һәм икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк мөһим адым», - дип сүзен йомгаклады Айрат Фәррахов.

  • Айрат Фәррахов югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк диде. Аның фикеренчә, минималь хезмәт хакы күләме артканнан соң, югары һәм түбән квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакы арасындагы аерма кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Айрат Фәррахов: Пенсия яшен арттыру – яшәү сыйфатын яхшыртуга таба бер адым

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    сколько уже было шагов , а пенсии не растут!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Айрат эфэнде башта эш урыннары булдырып аннан сон гына пенсия яшен устерсэк доресрэк булмыймы сон? Батырып эшлэргэ, достойный итеп акча алырлык эшлэрнен юклыгы сезгэ мэгълумдер бит инде,янадан бер утырын сойлэшегез эле.рэхим итеп