Авыр минутларда таяныч булганыгыз өчен рәхмәт
22 февраль көнне иң кадерле кешебез – әниебез, әбиебез Мәхмүдә Сираева арабыздан китеп барды.
Безнең авыр кайгыны уртаклашкан, кадерлебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән туганнарга, бигрәк тә туганыбыз Мәүҗетдин Сираев гаиләсенә, Сания апага һәм авылдашларга олы рәхмәтебезне әйтәсебез килә.
Кадерлебезнең соңгы мизгелләрендә зур ярдәм күрсәткән фельдшерыбыз Юлиягә, авылыбызның остабикәләре Нурия апага, Хәнифә апага Аллаһның рәхмәте яусын, яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Шулай ук иң якын күршебез Фәрид абый белән Фәүзия апага мең-мең рәхмәтләр яусын.
Улы Илһам, килене Сания, оныгы Миләүшә.
Ташкичү авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев