Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Авылыбыз яшьләре агач посадкасын фотога төшереп, Инстаграмга куялар»

Ике ай дәвамында барган санитар икеайлык кысаларында районның авыл җирлекләрендә бик зур күләмдә эш башкарылды. Кар эри башлау белән өмәләр оештырылды, һәр социаль объект, һәр хуҗалык үз территориясен карады, чистартты, матурлады.

Авыл җирлекләре башлыклары әйткәнчә, төп халык үз капка төбен бер-берсеннән күреп, бер-берсеннән «көнләшеп» тә җыештырып куя. Ә менә яңа күчеп кайткан, яңа өй төзүче хуҗалыклар белән эшләү авыррак. Төзелеш материалларын урам ягында саклау авыл җирекләренең төзекләндерү кагыйдәләрен боза. Йортың тирәсендәге корыган үләннәрне чистарту да хуҗаларның бурычы. Бу уңайдан районда быел административ комиссия үз эшен активлаштырып җибәрде. Алар шәхси хуҗалыкларның, авыл урамнарының торышын карап, авыл җирлекләренә рейд белән чыкты. Тәртип бозучыларга карата 80гә якын беркетмә төзелде. Соңыннан аларның эше аерым каралды. Әгәр чистартылган, җыештырылган икәнлекне исбатлап фотолар күрсәткән булсалар, алар кисәтү белән генә чикләнде. Ә тәртип бозу очрагы һаман да шулай калган булса, шул авыл җирлеге бюджеты файдасына административ штраф салынды.
Санитар икеайлык кысаларында, район башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе нигезендә, юл кырыйларында утыртылган агач посадкалары чистартылды. Агачларның бер метр ярым биеклеккә кадәрге аскы ян ботаклары киселде, кәүсәләре акка буялды. Бу, әлбәттә, зур эш. Кайбер авыл җирлекләрендә әлеге посадкаларның озынлыгы 30 чакрымнан да артып китә. Шулай да эш башланды. Мусабай Завод авылы җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева әйткәнчә, матурлыкны яшьләр дә күрә, соклана. «Өч-дүрт метр киңлектә булуына карамастан, урман кебек булып үскән агачларны чистарткач, ап-ак итеп буяп куйгач, яшьләребез дә, хозурланып, таң атканда әлеге посадкаларны фотога төшергән. Инстаграмга куеп, бик күп лайклар җыйган», – диде Фәридә Әхмәтовна.
Узган атнада санитар икеайлык нәтиҗәләрен карау, авыл җирлекләренә бәя бирү максатында районда авыл җирлекләре территорияләрендә төзекләндерү таләпләренең үтәлешен тикшерү комиссиясе төзелде. Аның рәисе итеп район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров билгеләнде. Составына шулай ук ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, иҗтимагый совет рәисе Фәйсал Гыйлаев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова, төзелеш һәм архитектура бүлеге баш белгече Дамира Мадярова, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе Ләйсән Йосыпова һәм «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Гөлчәчәк Вәлиева керде. Барлык 23 авыл җирлеге дә территориягә килеп кергәндә юл кырыенда каршы ала торган стелла, юл кырыйларының, агач посадкаларының, зиратларның (коймасы, чүп җыю өчен контейнерлары), авыл урамнарының (коймалар, юллар, торак йортлар, чабылган үләннәр), чишмәләрнең, һәйкәл һәм монументларның, социаль-мәдәни объектлар һәм күпфатирлы йортлар янындагы территорияләрнең торышы, шулай ук санкцияләнмәгән чүп ыргыту урыннарының бетерелүе, утыртылган агач-куаклар, юл билгеләре торышы буенча бәяләнде. Иртән үк үз эшен башлаган комиссия белән бергә авыл җирлекләре башлыклары да йөрде. Автобус белән шушы җирлектән барганда аларның һәрберсе җирлектә эшләнгән эшләр, республика программаларына кергән объектлар, проблемалы урыннар, үзара салым акчасына тормышка ашырылган хезмәтләр хакында бәян итте. Шулай ук кайбер тарихи моментларга да тукталып, авыл җирлеге буенча үзенә күрә бер экскурсия дә ясады.
Авыл җирлекләрен карап чыккач, комиссия әгъзалары аерым утырышка җыелды. Һәр җирлек буенча үз фикерләрен әйтеп, һәр башлыкның әлеге өлкәдә башкарылган хезмәтенә бәя бирелде. Районның бер генә җирлегендә дә кул кушырып утыручы башлык юк. Башкарасы эшләр әле күп, сүз дә юк. Ләкин санитар икеайлык кысаларында һәр авыл үз тирә-ягын матурлау, төзекләндерү буенча бик күп көч куйган.
Әлеге комиссия иң яхшылары дип таныган ун авыл җирлеге башлыгын Сабан туенда махсус бүләкләр белән билгеләп үтәчәк. Ә авыл җирлекләрен карау барышы хакында тулырак язманы сез газетаның алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев