Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл туризмы – чынга ашардай хыял

Чүл корабы – кар диңгезендә?.. Тирә-юньдә кар «диңгезе», иксез-чиксез аклык күк белән тоташкан сыман. Салмак кына кар ява. Колыш авылында «чеңләп торган» тынлык. Аны ара-тирә эт өргән тавышлар, ботактан-ботакка кунып миләш чүпләштерүче чыпчыкларның чыркылдавы, Тукай әйтмешли, авылны уйкусыннан, ягъни татлы йокысыннан уята сыман. Ә дөяләрнең һич бер нәрсәдә гаме юк, алар башларын горур тотып, вәкарь белән генә утарда салам чемченә, иркә кызлар туңдырма ашаган сыман, «кыланып» кына, кардан авыз итә. Кардан дала исе, кайнар ком исе килмәсә дә, ак карны да алар үз иткән инде.

Холык бит ул кемдә дә бар!
Зәмһәрир салкыннардан соң кар ява икән, һава торышы үзгәрә – йомшатып, җылытып җибәрә. Без нәкъ шундый вакытта килдек Колышка  –  дөяләрне күреп, алар белән бераз «аралашып» кайтырга. Күреп ияләнмәгән, күпмедер дәрәҗәдә безнең яклар өчен гадәти булмаган җан ияләре безне җылы каршы алдылар, ятсынмадылар. Баксаң, алар инде чит-ят кешеләрнең үзләренә кызыксынып, сокланып карауларына күнеккән икән инде. Чүл кораблары үз дәрәҗәләрен белеп, һавалы гына итеп безнең сәламне кабул иттеләр.
Дөяләргә якынрак килгәнче, хуҗадан – Фаил Сабир улы Хөснетдиновтан бик чамалап кына аларның яман аты хакында белешәм – холык бит ул кемдә дә бар! 
– Юк, безнең дөяләр бик тәрбияле, кешегә хөрмәт белән карый торган маллар. Кунакта итагатьле булырга кирәклеген беләләр ахрысы, – ди Фаил әфәнде уенын-чынын бергә кушып. – Үземнең күргәнем булмады, зарланучылар да  юк. Шуңа күрә анык итеп әйтә алам – безнең дөяләрнең кешегә төкергәннәре юк. Тирә-як авыл халкы һәм кайткан кунаклар, шәһәрдән килеп ял итүчеләр рәхәтләнеп дөяләр, ишәкләр белән аралаша, күчтәнәч тамызалар – малкайларны кулдан ашаталар. Бала-чага ишәкләргә атланып йөрергә ярата. Бик күңелле әле алар белән, – дип авыл җирендә дә күңелгә ятышлы манзаралар булуын искәртә Фаил Хөснетдинов. 
– Һәр кешенең, һәр җан иясенең үзенә генә хас холык-фигыле була, бу – бәхәссез. Ә менә ишәкнең холкындагы бер яман ягы – кирелеге белән эшләр ничек тора соң?  – дим хуҗага сораулы караш ташлап. 
– Үткән ел Минзәлә районы Гөлек авылында узган Сабантуйда бала-чага рәхәтләнеп ишәккә атланып йөрде. Алай бик кире дип әйтмәс идем мин аларны. Һәммәбезгә дә исән-сау булырга язсын, киләчәктә үз җирлегебездәге Сабантуйларга да алып чыгарбыз әле, насыйп булса. Бала-чага, ят хайваннарны күреп, алар белән белән аралашып үссен. Шунысын әйтергә кирәк, дөя – сәфәр чыгарга ярата торган мал. Юкка гына аларның ата-бабалары меңнәрчә чакырымнарга сузылган бөек ефәк юлын үтмәгән. Күрәсең, юл йөрергә ярату геннарында саклана. Үзләре чыдам һәм сабырлар. Сөйкемлеләр һәм, әйткәнемчә, юл йөрергә яраталар. Һәрвакыт күз уңында тотарга кирәк аларны. Әгәр дә ки, иреккә чыгаргач карап тормасаң, бер сәгать эчендә Яр Чаллыга барып җитәләр. Көннәр җылы торса алар кар чемченергә ярата. Ә болай, азык рационына килгәндә исә, дөя дә, ишәк тә бездә асралучы мөгезле эре терлек ашый торган мал азыгы белән туклана. Алларыннан салам өзелеп тормый. Суны кышын азрак, ә җәй айларында күп эчәләр. 
– Дөяләрегез пекин кәбестәсен яратып ашый дип ишеткән идек. Кәбестәнең бу төре кыйммәтле бит, бу хәбәр чынлыкка туры киләме? – дип кайбер «сер»ләрен белүебезне искәртмәкче булам. 
– Пекин кәбестәсен сатуга чыгарганчы тышкы яфракларыннан чистарталар. Әнә шуларны алып кайтабыз. Мөгезле эре терлекләр кебек үк дөяләр дә яшелчә, тамыразыкларны яратып ашыйлар, – ди хуҗа. 

Ачның күзе – икмәктә, тукның күзе хикмәттә
 – Терлек-туар, җанвар яратучы бала миһербанлы була. Шуңа да балаларда, оныкларда җан иясенә карата ягымлы караш тәрбияләргә кирәклеге бәхәссез. Ачның күзе – икмәктә, тукның күзе – хикмәттә, ди халык. Сезнең дә шулайрак килеп чыктымы? Әллә инде билгеле бер максат куеп эш башладыгызмы? Бу малкайларны кайтарту кемнең идеясе? – дип кызыксынам күпләп сарык, сыер, ат асраган кешенең ишәк һәм дөяләр кайтартуына ишарә ясап. 
 – Инзилә кызыбызның идеясе бу – авыл туризмын булдыру. Ике ел элек Казахстаннан өч ишәк, дүрт дөя алып кайттык. Бер дөябез бозаулады. Әәә-нә, әнә тегендә, әнисе янында басып торганы – үткән  елның февралендә туды. Озакламый бер яшь була, – дип  чәй тулы касә сыман мөлдерәп торган, сөрмәле күзле сылукайга күрсәтеп. Бу сөйкемле җан иясен сыйпап карарга теләгем булса да, әнисеннән шүрләдем, ана дөя, баласы өчен куркып бер-бер ялгышлык кылып куюы да мөмкин. 
Боерган, Колыш – табигатьнең бик күркәм җирендә урнашканнар. Суы дисәң – суы бар, диңгездәй җәйрап аккан Чулман елгасы, аның Ык белән кушылган урыннары, болын-әрәмәлекләр – оҗмах бакчасына тиң урыннар. Биредә таңнарда кошлар сайравы, Чулманда ак теплоходларның узып китүе, әрәмәлегендә пешкән кура җиләге, бөрлегәне дисеңме?! Яр буенда балык кыздырып, уха пешереп ял итүчеләрнең күплеген күрсәң исең китәр. Шушы гүзәл урында, табигатьне саклап, бай хәзинәдән чама белән генә авыз итеп, әдәп-әхлак белән ял итә белә торган туристларны күрәсе килә биредә. Бездә, ни кызганыч, әлегә туризм культурасы киң җәелдерелмәгән. Районыбыз җирлегендә, боерган булса, җитәкчелек ярдәме белән, алдынгы карашлы кешеләрнең киләчәкне күздә тотып алга куйган максатлары тормышка ашар. Фаил әфәнде кызы Инзилә Шәйхуллинаның фикерен хуплап кабул иткән бит әнә. 
«Быелдан Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авыл туризмы» программасын кабул итте. Аның буенча грант булачак, әлегә программаның нигезләмәсе эшләнү стадиясендә. Авыл туризмы юнәлешенә хөкүмәт җитәкчелеге бик уңай карый, хуплап кабул иттеләр бу идеяне. Боерган, Колыш авыллары бик матур урында урнашкан, шуңа да ул җирлектә авыл туризмын җәелдерү мөмкинлеге бар һәм аны эшләрбез дә. Әгәр дә җирлегебездә авыл туризмын ачарга теләгән кеше бар икән, аларны кабул итеп, үзара фикерләшеп, ярдәм итәчәкбез. Бу көн кадагындагы мәсьәлә. Нигә бу  актуаль? Бүгенге көндә шәhәр халкы клуб, ресторан, сәүдә үзәкләренә йөрүдән туйды. Төрле чикләүләр кертелгәннән соң аларга һәр теләгән кеше керә дә алмый – ковид күп кенә кешенең юлына киртә салды. Шәhәрдә күпчелек халыкны авылдан килеп урнашкан кешеләр тәшкил итә. Шуңа да без күңелебез белән авылда инде, ягъни сала җаңлы кешеләр. Инде шәhәрдән чыгып, атка йә дөягә, яисә ишәккә атланып табигатьтә йөрү популярлашып килә. Алга киткән Европа илләренә карасак та хәл шулайрак тора – кешеләр авыл җиренә, табигатькә тартыла. Бездә дә, күпчелек кеше, чит илгә барып, акчаларын әрәм итеп, чирләп, стресслар кичермәс өчен туган илдә, үз җирлегебездә, табигатьтә ял итү юлын сайлый. Шуңа күрә, минем бер шигем дә юк, авыл туризмының киләчәге бар», – дип аңлатма бирә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмир Яббаров. 
Авыл туризмы – гомере буе шәһәрдә яшәгәннәр өчен дә, саладан калага китеп шәһәрләшкән халык өчен дә ялның иң кулай төре ул.
Малны уңган-булганнар гына асрый
Йорт хайваннарының сәламәт булуын кайгырту – шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларның, КФХларда, җитештерү кооперативларында мал-туар тотучыларның изге бурычы. Россия төбәкләрендә, Татарстан хуҗалыкларында, фермаларда асралучы маллар һәм, шулай ук, табигатьтәге кыргый җәнлекләр арасында йогышлы авырулар килеп чыккан очраклар булгалый. Кеше сәламәтлегенә куркыныч янаган ситуацияләр килеп чыкмасын өчен ветеринария хезмәте тикшерүе үтмәгән, тиешле таләпләрне үтәмәгән малларны алып кайту,  сатып алу тыелганлыгын һәр кеше белеп торырга тиеш. Арзан булуына кызыгып, кайбер кешеләр үз тормышларына, тирә-якта яшәүчеләр сәламәтлегенә зыян сала. Шуңа да, акыл белән эш итүче, тәҗрибәле фермерлар ветеринария таләпләрен үтәп эш итә. 
– Безнең КФХда  асралучы ат, сыер, сарыклар һәм ишәкләр белән дөяләр һәрвакыт ветеринар күзәтүе астында. Терлекләргә үз вакытында тиешле прививкалар ясала. Мал азыгын үз көчебез белән әзерлибез. Ул эшне башкару өчен бөтен шартларны тудырдык. Егерме савым сыерыбыз бар. Яхшы ашаткач җитештерүчәнлекләре дә әйбәт – тәүлеклек савым 260 кг тәшкил итә. Сыерларның күбесе ташлатып та тормый. Алларыннан он ризыгы, печән өзелеп тормый. Бүгенгесе көндә хуҗалыкта 21 баш ат асрыйбыз, сарыкларыбыз 600 чамасы. Сәламәтлек өчен сөте файдалы дип бер савым кәҗәсе дә тотабыз. Сарыкларны корбанлык өчен бик яратып сатып алалар. Сөт һәм сөт эшләнмәләрен дә даими клиентларыбыз тиз арада сатып алып бетерә. Мал-туарны ашату, кышлату өчен фуражны, катнаш азыкны үзебез ясыйбыз – махсус тегермән сатып алдык. Үткән елдан калган 200 тюк саламны файдаланабыз. 2021 елның җәендә һава торышы бик үк уңай килмәсә дә, 250 тюк салам, 600 тюк печән әзерләдек. Печән чоры – бер генә вакыт. Шуны кулдан ычкындырмаска кирәк. Әгәр шул вакытны кулдан ычкындырасың икән – сатып аласың мал азыгын. Киявем – печәнне чабып, үзем – тюкларга төреп, улым – ташып тордык. Шулай иңгә-иң торып эшләгәндә эш бара, тапкан мал бәрәкәтле була. Халык тикмәгә генә: «Өч тиен чыкмыйча биш тиен керми» дип әйтмәгән. Ике комбайн, К-700, Беларусь, өч ДТ тракторыбыз бар. Быел тырма тагып йөрергә ТУ150 тракторы, чәчкеч сатып алырга ниятләп торабыз. Менә шулар булса дөнья тагын да түгәрәк, күңел чәчәк булачак инде, – ди Фаил Хөснетдинов шаяру катыш.
 
Уңышның сере нидә?
 Фермерның уңышка ирешүе, беренчедән, хатыннан уңуы белән бәйле. Ижау шәһәрендә туып-үскән Люциянең Боерган егетенә кияүгә чыгып төп авыл халкына биргесез рәвештә тормыш алып баруы үзе үк мактауга лаек. Люция белән Фаил Хөснетдиновлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр һәм олы тормыш юлына чыгарганнар. Ике кызлары һәм бер уллары әти-әниләре һәм әби-бабайлары үрнәгендә эш яратучан, уңган-булган. Җиде онык әби-бабай дип өзелеп тора. КФХда эшләп гөрләп бара. Тагын ни кирәк бәхет өчен?! Уңышның икенче сере – максатны дөрес итеп куюда һәм аны башкару өчен армый-талмый эшләүдә. Аннары, проблемалар алдында югалып калмавыңда. Тормышның эреле-ваклы, күңелсез якларына юмор аша карый белүеңдә булса кирәк. Бизнес – төшенке күңелле булуны яратмый бит ул. 
Әнә шундый тырышлар, фидакарьләр, ил табынын ризыклы итүчеләр яши Боерганда.


/Алена Фазылова фотолары 



Хәзерге заманда кешене берни белән дә шаккатырып, гаҗәпләндереп булмый. Татарстан җирлегендә дә иксез-чиксез чүлләрдә, дала киңлекләрендә, җылы якларда гына яши торган мал-туар, җанварлар асралуына да исебез китми сыман. Безнең район җирлегендә дә марал, поши, болан ише табигатьтә, ирекле шартларда яши торган кыргый җәнлекләрне, тәва кошы, фазаннарны үз хуҗалыкларында асраучылар бар. Инде менә Боерганда  халык арасында «чүл корабы» дигән матурдан алган дөяләр һәм «эш аты» булган ишәкләр тотучы кеше дә бар икән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев