Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл – туендыручы, аны сакларга кирәк

Суровка авылының территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Резедә Шмелева үз эшчәнлегендә нәкъ менә шушы принципка таянып эшли. Территориаль иҗтимагый совет биредә ике ел элек барлыкка килгән. Җитәкченең һәм аның ярдәмчеләренең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә шактый гына уңышларга да ирешкәннәр инде. 

Авылда территориаль иҗтимагый совет (ТИС) оешу әлегә сирәк күренеш. Мондый җәмәгать оешмаларын актив тормыш позициясе белән яшәгән кешеләр төзи. Резедә Шмелева гаиләсенең әле Чаллыдан Суровкага күченергә җыенып йөргән чагы гына була. Бөтенроссия халык фронты әгъзасы буларак ул республиканың бер министры белән очрашуда катнаша. Анда Резедә Мәүҗетдин кызы авылны су һәм газ белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрә. «Дәгъва хатлары белән йөрүне яратмыйм. Максатка ирешү өчен кычкырып йөрергә түгел, законлы юлларны эзләргә кирәк. Моның өчен район хакимиятендә яки башка оешмада теләсә кайсы ишекне ачып керергә, соравыңны аңлаешлы итеп әйтеп бирергә кирәк. Бу минем принцибым. Мин күченеп килгәч тә Суровканы газлаштыру проблемасын хәл итүгә алындым. Менә бүген, ниһаять, урамнарга газүткәргечләр сузалар. Дүрт урамга торба сузу мин килгән елны ук башланган иде инде», – дип сөйли ул. Шундый ук юл белән тагын бер проблеманы хәл итүгә ирешкәннәр – авылга керү юлы белән рәттән тротуар салганнар. Башта ЮХИДИгә мөрәҗәгать иткәннәр, аннан бу җитешсезлекне төзәтергә кушып хат килгән. Финанслар булмау мәсьәләне хәл итүнең башка юлын эзләргә этәргән. Тротуарның бер өлешен үзара салым исәбенә, калганын ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәме белән эшләгәннәр. Яңа Троицкий мәктәбенә автомобиль юлыннан йөрүче балаларның әти-әниләренең хәзер күңелләре тыныч. Бүген Резедә Шмелева авылда фельдшер-акушерлык пункты ачу буенча сөйләшүләр алып бара. Әлегә суровкалылар медицина ярдәме кирәк булганда Яңа Троицкийга йөри. 
Чисталык һәм тәртип
Резедә Шмелевага ТИС ачу фикере Бәтке авылында шундый иҗтимагый оешма төзелгәннән соң килә. Инициатив төркем төзелә, ун урамнан имзалар җыялар, халыкка мондый оешманың ни өчен кирәклеген аңлаталар. Һәм 2019 елның июлендә Суровкада ТИС теркәлә. Иң беренче эш итеп өмәләр оештыралар, урамнарны чүптән, төзелеш калдыкларыннан чистарталар, чүплекләрне бетерәләр. «Мин өмәләрне ТИС төзегәнче үк үткәрә идем инде. Беренчел максатым кешеләрне чиста яшәү кагыйдәләренә өйрәтү иде. Балалар турында уйларга кирәк. Күршеләр белән үзара мөнәсәбәтләребезне, тирә-якка карашыбызны алар бит күреп үсә. Авыл бит ул безнең туендыручыбыз, аны сакларга кирәк», – ди Резедә ханым. 
Быел җәй көне ерымны чистартканнар, андагы куакларны кискәннәр. Чехов урамында рөхсәтсез чүплекне юкка чыгарганнар. Өмәләргә төрле яшьтәге кешеләр – балалар да, өлкәннәр дә, пенсионерлар да чыккан. Резедә Шмелева үзе дә башкалар белән беррәттән эшләгән. Аерата авылның төп халкы актив икән, алар ТИСның барлык башлангычларын хуплый. Алты бала үстерүче Титинечколар гаиләсен генә алыйк. Алар Суровкада күптәннән яши, авылның проблемаларын да яхшы белә. ТИС мәдәни чараларны да игътибардан читтә калдырмый. Узган ел Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарын прокатка алып, 40тан артык гаиләдә балаларны котлаганнар. Бүләкләрне, әлбәттә, әти-әниләр алган, ләкин бәйрәмгә шундый кунаклар түләүсез килгән. Ә мондый сюрпризга балалар ничек шатланган! Быел да ТИС Яңа ел алдыннан шундый чара уздырырга ниятли. 
Ихатасында 10 кәҗә тотучы бер апаның соравы буенча мал тотучылар төркеме дә ачканнар әле. Анда йорт терлекләре, аларны ничек тәрбияләү турында сөйләшәләр, тәҗрибә уртаклашалар. 
 
Үзара салым – төзекләндерүдә зур ярдәм 
Суровкадагы ТИС авыл җирлеге башлыгына үзара салым программасын тормышка ашыруда нык булыша. Анда авыл халкы ел да катнаша, ләкин ТИС барлыкка килгәч финанс чараларын тотуга контроль көчәйгән. «Җирлек башлыгы Юлия Рыбакова белән без һәрдаим элемтәдә, аңлашып эшлибез. ТАССРның 100 еллыгына, Президент сайлауларына чараларны бергәләп әзерләдек. Хәзер территорияне төзекләндерү өчен грантлар алу турында фикер алышабыз», – ди Резедә Шмелева. «Иң мөһиме – халык хәзер үзара салым программасының төзекләндерүдә зур ярдәм икәнен аңлый. Быел, мисал өчен, Крайняя, Хорошая, Северная урамнарына вак таштан юл салдык. Крайняя һәм Хорошая урамнарында үзәк суүткәргеч сузылды һәм яктырткычлар куелды. Интернациональная урамында юл билгеләре урнаштырылды. Молодежная урамында балалар уен мәйданчыгы барлыкка килде. Тынычлык һәм Дуслык урамнары арасында эскәмияләр ясалды. Анда өлкәннәр бик теләп ял итә, аралаша. Икенче эскәмия Дуслык урамында балалар мәйданчыгында куелды. Авангард урамында иске су торбалары яңага алыштырылды. Һәр кешедән 1000әр сум гына җыйсак та, күп проблемалар хәл ителә. Иң сөендергәне – үзара салым акчасына иске чишмәне тәртипкә китердек. Койма тоттык, торба куйдык. Санэпидстанциядә суга анализ ясатып, аның барлык күрсәткечләргә дә туры килүен исбатладык. Чишмә суыннан хәзер күпләр файдалана. Алга таба чишмә янын тагын да матурларга җыенабыз», – ди ТИС рәисе. 

Дуслыкта көч
2016 елда Суровкага күченеп кайткан Резедә һәм Сергей Шмелевлар гаиләсе бу адымга барганнарына бер дә үкенми. Биредә халык яхшы, үзләренә бикләнеп яшәмиләр, бер-берсенә булышалар. Резедә Шмелева Чаллыда да йортта өлкән булган, халык һәм идарә компаниясе аның эшеннән канәгать калган. Суровкага кайткач та берничек тә проблемалардан читтә кала алмаган. Үз тирәсенә ул актив һәм креатив яшьләрне җыйган. Алар – Рөстәм Латыйпов, Руслан Тукбаев, Игорь Пирожков һәм башкалар. Бергәләп алар проектлар, проблемалар турында сөйләшәләр, чишү юлларын эзлиләр. 
ТИС рәисе һәрвакыт урамнарның торышын тикшереп тора, җитешмәүчелекләр турында авыл төркемендә яза. Халык хәзер ТИС кушкан таләпләрне үти, чүпләрне кая ташларга икәнлеген сорый. «Монда эш бик күп. Минем авыл өчен бик файдалы булачак проектым бар. Ләкин әлегә аның нинди икәнлеген әйтмим. Проектымны тормышка ашырырмын дип уйлыйм. Тырышлыгыбызның нәтиҗәсен күрү яңа планнарга этәрә», – ди Резедә Шмелева. Ә аның өчен иң зур бүләк – авылдашларының аның эшен хуплавы, рәхмәт әйтүе. Шулай булгач, авылдашлары канәгать дигән сүз. 

Илиса Ганиева. 
/ Фото Резедә Шмелевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев