Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкы шәфкать туташларына рәхмәтләрен җиткерде

Безнең мәдәният йортында шәфкать туташларына багышланган бик матур кичә булды. Күптән инде авыл халкының ак халатлы, шифалы куллы бу һөнәр ияләренә менә шулай олылап, бөтен халык алдында рәхмәт әйтәселәре килеп йөри иде. Шуны абайлап алган мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Һадиева аны бөтен йөрәк җылысын биреп әзерләгән. Бер җайга гына яшәп яткан, әллә нинди шәп концерт килсә дә өеннән чыкмаган халык шәфкать туташларына рәхмәтләрен белдерергә зал тутырып килгән иде. Шулай шул, мондый форсат туып торганда – үзеңә, балаңа, ата-анаңа, якыннарыңа иң кирәкле вакытта ярдәм кулы сузучыларга, хәтта үлемнән алып калучы игелекле һөнәр ияләренә ничек инде ихлас рәхмәтеңне белдермисең!

Залның ак чәчәкләр белән бизәлүе бәйрәмнең эчтәлегенә илаһи бер яктылык, сафлык бирде. Кичәнең башыннан ахырына кадәр күрсәтелеп барган кызыклы, тарихи эчтәлекле видеоязмалар бәйрәмгә аеруча җанлылык өстәде. Кичәне алып баручы Гөлсинә Жиляева тәфсилләп, аеруча җылылык белән шәфкать туташларның тормыш һәм хезмәт юллары турында сөйләде. Кемнәр соң алар безнең сәламәтлегебез сагында сизгер торучы игелекле затлар?
Инде лаеклы ялда булса да йөгереп эшләп йөрүче, ике бала үстереп олы тормыш юлына чыгарган фельдшерыбыз Гөлшат Нуретдинова, өч бала анасы уңган-булган Ирина Зайцева, авылыбызда бик озак эшләгән, хәзерге көндә Биклән авылында яшәүче, кирәк булганда әле һаман да ярдәм итеп торучы Розалия Хәйдәрова, авыл халкына армый-талмый, һич арттырып әйтү түгел, көн-төн димичә, медицина ярдәме күрсәткән ветераныбыз Резидә Миңнуллина. Иштирәклеләр шулай ук авылыбызда яшәгән, эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышчан орденнар кавалеры Нәҗип ага Сөләйманов белән аның гомер юлдашы, акушерка Әсма апаны, күп еллар эшен зур төгәллек белән алып барган Рәмзия Минһаҗева эшләгән вакытларны да рәхмәт сүзләре белән искә алдылар. Авылда фельдшерларның төп ярдәмчеләре – санитаркалар Сәкинә Ризатдинова, Мөнирә Йосыпова исемнәренә дә сәхнәдән җылы сүзләр яңгырады.
Җыр-биюләрсез генә бәйрәм буламыни – һәр кунак өчен махсус музыкаль бүләк әзерләнгән иде. Ветераннар хоры башкарган җырларны, Камил Мәүләвиевның үзәк өзгеч моңлы җырларын зал бик җылы кабул итте. Кичәне йомгаклау өлешендә медицина темасына багышланган пьесадан өзек тә күрсәтелде.
Кичәнең икенче өлеше дә бик җанлы үтте. Шәфкать туташлары бәйрәмне оештыручылар алдан ук әзерләп куйган сорауларга җаваплар бирделәр, күп еллар эшләү вакытында очраган кызыклы хәлләр турында сөйләп, көлдереп тә алдылар. Аннары төрле катлаулы очракларда беренче ярдәм күрсәтү буенча имтихан да тоттылар.
Авылдашларыбызның да медикларга әйтер сүзләре күп иде. Үзләре кичергән тетрәндергеч авыр хәлләрдә шәфкать туташларыннан күргән ярдәмне сөйләп кенә бетерә торган түгел. Рәхмәт сүзләре соңыннан чәй табыны янында да дәвам итте. 

Фото Гүзәл Һадиева тарафыннан бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X