Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылыбызның чисталыгы үзебездән тора

Сер түгел, чиста, төзек авылда яшәү - күңелгә рәхәт. Ә аның чисталыгы үзебездән - һәр көнне урамнардан узучылардан, аның чиста һавасын сулаучы авылдашлардан, кыскасы, тирә-юньдә чисталыкны, матурлыкны саклаучылардан тора. Без - яшьләр булмыйча кем матурлык тудырсын авылда?!.

Менә шулай дип уйладык та, егетләр һәм кызлар авыл өчен бик кирәкле эшкә алындык. Без Бәтке авылында яшибез. Димәк, безнең иң матур урыныбыз - Кама яры. Җиңү бәйрәмнәре үткәннән соң, без матур бер май иртәсендә чүп җыйгыч капчыклар тотып яр буена чыктык. Ә капчыкларны безгә Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев алып бирде, алдан ук бу гамәлебез өчен рәхмәт әйтте. Шулай «коралланып» эш урынына киттек. Юлда тагын бер отрядны очраттык. Алар да шимбә өмәсенә ниятләп чыкканнар. Шулай итеп, без уналты кеше - эшче яшьләр җиң сызганып эшкә алындык. Авылның табигатенә битараф булмаган бу яшьләрне мин исемләп атап үтәсем килә. Алар: Ленар Биктимеров, Алмаз Вәлиев, Марат Фарукшин, Саша Яремчук, Гөлназ Әхмәтгалиева, Лена Мартынова, Лиля Минхәйдәрова, Денис Красноперов, Ринат Вәлиев, Ләйсән Сөнәгатуллина, Паша Анисимов, Вова Анисимов, Айнур Хамбалов, Сергей Прохоренко, Олег Чебезов, Федя Герасимов.

Яр буена килгәч, хәйраннар калдык: гүзәл елгабызның яры шулкадәр пычранган, чистартып бетереп булмас кебек тоелды. Табигатьне яратучылар «культуралы» ял иткәннән соң нинди генә чүп-чар ташламаганнар монда: буш шешәләр, конфет кәгазьләре, төрле ризык каплары һ.б. Күз курка, кул эшли диләр. Керештек, байтак кына тир түгәргә туры килде. Кыен итеп түгел, шаярып, көлешә-көлешә эшләдек. Шулай итеп, чиркәү янындагы үргә килеп җиттек һәм биредә чүп-чар өеме күреп гаҗәпләндек. Беренчедән, бу - изге урын. Икенчедән, кешеләр үзләре бу калдык-постык исенә ничек чыдый микән? «Үзегезне кызганмыйсызмы?» - дип сорыйсы килде. Һичьюгы, авылның саф һавасын сулап үсәргә тиешле балаларыгызны кызганыгыз.

Юл уңаеннан бик күп балыкчыларны очраттык. Балык тоту, әлбәттә, мавыктыргыч шөгыль. Ләкин алар да яр буен байтак пычраткан. Ничек инде чүп тавында балык тотып утырырга кирәк?

Чистарынып, сафланып киткән яр буена карап сокландык. Истәлеккә рәсемгә төштек, башкарган эшләрне барладык. Кыскасы, вакытны файдалы уздырдык, күмәк эштә бер-беребезне яхшырак белдек. Башкарган эшебездән зур канәгатьләнү алып өйләребезгә таралыштык. Күз алдына гына китерегез, без 80 капчык чүп җыйдык. Капчыкларга сыймый торган зур чүпләрне бер өемгә өйдек. Ә аларны чыгарырга авыл җирлеге техника белән ярдәм итте.

Бәтке - безнең туган йортыбыз. Ә көмеш сулы Кама - авылыбызның сокланып туймаслык гүзәллеге. Әйдәгез, авылдашлар, бу матурлыкның кадерен белик, теләсә кайда чүп ташламыйк. Чүп өчен бит махсус савытлар бар. Әйдәгез, уртак йортыбызны чүпләмик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев