Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда шаулап-гөрләп Май чабу бәйрәме үтте

Шилнәбаш авылының мәдәният йорты каршында без дә Кыш озату бәйрәмен оештырдык. Иртәдән үк, халыкны бәйрәмгә эндәшеп, музыка уйнап торды, мәйданчык та искитмәле итеп бизәлгән иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Маска» театр коллективы яшүсмерләре иң баштан театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, анда шаян клоуннар, Убырлы карчык, төрле әкият геройлары, Кыш, Яз-сылукай катнашты. Үткәргән...

Шилнәбаш авылының мәдәният йорты каршында без дә Кыш озату бәйрәмен оештырдык. Иртәдән үк, халыкны бәйрәмгә эндәшеп, музыка уйнап торды, мәйданчык та искитмәле итеп бизәлгән иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Маска» театр коллективы яшүсмерләре иң баштан театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, анда шаян клоуннар, Убырлы карчык, төрле әкият геройлары, Кыш, Яз-сылукай катнашты. Үткәргән уеннарыбызда олысы-кечесе бик теләп уйнады, алар табышмакларга җаваплар тапты, такмаклар әйтеп, биеп-җырлады, кайнар коймаклар ашады. Соңыннан, күркәм традиция буенча, карачкы яндырдык, теләкләребезне әйттек, кышны озаттык, - дип хәбәр итә Шилнәбаш авылының китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Ильбухтино авылында да Май чабу бәйрәме искиткеч матур үтте, - дип яза редакциябезнең электрон почтасына Татьяна Епифанцева. - Без рәхәтләнеп күңел ачтык ул көнне: әйлән-бәйлән йөрдек, мавыктыргыч уен-бәйгеләрдә катнаштык, җырладык, такмаклар әйттек, биедек, көч сынаштык. Ә коймакның күплеген әйтеп бетереп булмый!.. Бәйрәмгә җыелган бөтен авыл халкы коймак белән килгән иде. Без бер-беребезне сыйладык, рецептлар белән уртаклаштык, - дип яза хәбәрчебез.

Фото Нурзилә Бариева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев