Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл инвалидлары рәхәтләнеп ял итте

Һәркемнең сәламәт булып, имин тормышта яшисе килә. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Язмыш һәркемне төрле сукмактан алып китә. Сау-сәламәт кешеләр арасында физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә яши. Аларның мәнфәгатьләрен кайгырту, тормыш шартларын яхшырту, күңелләрен күрү изге, саваплы гамәлләр рәтенә керә. Инвалидлар декадасы вакытында Күзкәй авылының мәдәният йортында җылы эчтәлекле...

Һәркемнең сәламәт булып, имин тормышта яшисе килә. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Язмыш һәркемне төрле сукмактан алып китә. Сау-сәламәт кешеләр арасында физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә яши. Аларның мәнфәгатьләрен кайгырту, тормыш шартларын яхшырту, күңелләрен күрү изге, саваплы гамәлләр рәтенә керә.
Инвалидлар декадасы вакытында Күзкәй авылының мәдәният йортында җылы эчтәлекле матур кичә үтте. Әлеге кичә мул табын артында аралашу, берсеннән-берсе күңелле концерт тамашасы белән үрелеп барды.
Кичәне мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, авылның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйсүн Шәфыйков чыгыш ясадылар.
Авылыбыз җырчылары Наилә Шәйхетдинова, Рәмилә Зыятдинова, үзе дә инвалид булган Назыйм Хаматов яраткан җырларын башкардылар. Ветеран укытучы Зилә Нәҗипова шигырь сөйләде, күңелне дәртләндереп җырлап та җибәрде. Авылыбыз егете Булат Маннапов инвалидларга азык-төлек җыелмалары өләште. Бәйрәм табынын әзерләгән «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаровка, җирлек башлыгы Эдуард Гәрәевка, әлеге кичәгә үзеннән өлеш керткән һәммә кешегә кичә кунаклары зур рәхмәтләр әйттеләр, дип хәбәр итә Күзкәй мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлекләрендә