Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгында сан алуга әзерлек башланды

2016 елның 1 июленнән Россия буенча авыл хуҗалыгында сан алу чарасы үтә. Ул ай ярым дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының, шәхси эшмәкәрләрнең, бакчачылык ширкәтләренең, ярдәмчел һәм шәхси хуҗалыкларның исәбе алыначак. 2015 елның 1 октябренә алынган мәгълүматлар буенча, районда 29837 объект сан алу аша үтәргә тиеш....

2016 елның 1 июленнән Россия буенча авыл хуҗалыгында сан алу чарасы үтә. Ул ай ярым дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының, шәхси эшмәкәрләрнең, бакчачылык ширкәтләренең, ярдәмчел һәм шәхси хуҗалыкларның исәбе алыначак. 2015 елның 1 октябренә алынган мәгълүматлар буенча, районда 29837 объект сан алу аша үтәргә тиеш. Исемлекләр авыл җирлекләрендәге хуҗалык кенәгәләре ярдәмендә төзелгән.

Сан алу чарасында кече предприятиеләрнең, фермерлык һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның җитештерү биналары, инфраструктура, авыл хуҗалыгы техникасы белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгәнлеген белү мөмкин булачак. Гадәти статистикада исә бу мәгълүматлар билгеле түгел.

Сан алу шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең яңача алымнарны ни дәрәҗәдә куллануын ачыклаячак. Шул рәвешле Хөкүмәт дәүләт субсидияләренең регионнарга, андагы фермерларга барып җитүен билгеләячәк.

РФнең статистика турындагы законнары кысаларында, сан алу вакытында җыелган мәгълүмат конфиденциаль булачак, сан алу бланкларында фамилия дә, адрес та күрсәтелмәячәк. Бары тик авыл халкының статистларны аңлап, дөрес мәгълүмат бирүе сорала, дип хәбәр итә район статистика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев