Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Халык канәгатьме?
Узган шимбәдән Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Шәһәр халкына бу очсыз бәягә ит-бал, кышка яшелчә, башка төр товарлар алырга бик уңай булса, авыл халкы үзе җитештергән товарны арадашчыдан башка сата ала.
Яр Чаллы шәһәрендә ярминкәләр өч мәйданда оештырыла. Тукай районы өчен «Төзүче» стадионы мәйданында сату урыннары каралган. Тик Күзкәй, Калмаш авыллары якларыннан бирегә килеп җитү өстәмә юл чыгымнары таләп итә, шуңа күрә башка мәйданнарга чыгу рөхсәт ителә микән, дип мөрәҗәгать итте газета хәбәрчесенә тукайлылар. Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова бу мәсьәләгә ачыклык кертте: «Рөхсәт ителә, аларны беркем дә башка мәйданчыклардан куып чыгармаячак», - диде ул.
Ә көзге сезонның беренче ярминкәсе бәйрәм рухында узды. Районның мәдәният бүлеге хезмәткәрләре күчтәнәчкә концерт номерлары алып килгән иде. Тукай райПО идарәсе рәисе Елена Дунаева:
- Беренче ярминкә булуына карамастан, товарларыбызны халык бик яратып алды. Карабодайның килосын 30 сумнан саттык, министрлыктан махсус ярминкә өчен кайтты, киләсе атналарда да карабодай булыр. Транспорт чыгымнарын министрлык кайтара, шуңа күрә ярминкәләрдә бәяләр дә очсыз була, - диде.
Ак майны биредә 280 сумнан, күпереп пешкән ак ипине 25 сумнан саттылар. Бу атнада узачак ярминкәгә яшелчәләр дә чыгачак, дип ышандырды Елена Васильевна. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы сатучысы Мөршидә Сафина бик тиз арада кәбестә, кишер, бәрәңгене сатып та бетергән иде.
- Халык инде яшелчәләргә, бөртекләргә заказлар да бирде. Атна саен чыгачакбыз, - диде Мөршидә апа.
Биредә бәрәңге - 12, кәбестә - 7, кызыл чөгендер 8 сумнан сатуга чыгарылган иде. Бордыбаш авылы фермеры Илдар Әшрәфуллинда да бәрәңге 12 сумнан булды.
- Ике атна элек алынган ярмалы, искиткеч тәмле бәрәңге алып чыктык, әле тагын 20 гектарга якын мәйданда аласы калды, шуңа күрә бәрәңге җитәрлек, ярминкәләргә атна саен чыгарбыз, - диде Илдар Әшрәфуллин.
Бордыбаштан Илдус Борһанов сатуга алып чыккан ит, кайсы өлеше булуына карап, 250-320 сумнан иде.
- Шимбә сатылып бетмәгән итне икенче көнне дә алып чыгу өчен, ярминкәләр якшәмбе дә булса яхшырак булыр иде, - диде фермер.
Сатып алучылар арасында да ярминкәләрне якшәмбе көннәрендә дә оештырып булмасмы, дигән сорау яңгырады. Рәисә Кәүсәровна белдергәнчә, декабрь ахырына кадәр ярминкәләр бары шимбә көннәрендә генә уздырылачак.
Теләнче Тамактан Лилия Халикова кош ите белән сату итте. Тавыкның түшкәсе 650-700 сум, үрдәк 800-850 сум, ә казлар - 1000 сумнан.
- Сарман трактына халык күбрәк йөри иде. Әллә бу урынны белеп бетермиләр, киләсе ярминкәләрдә күбрәк булыр дип өметләнәм, - диде Лилия Халикова.
Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр иткәнчә, киләчәктә ярминкә өчен яңа мәйдан ачылачак. Әлегә төгәл вакыты билгесез, шулай да киләсе елдан да иртәрәк булмас, диде Рәисә Кәүсәровна.
Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Сергей Волков тукайлыларның ярминкәдә һәр елдагыча актив катнашуын әйтте.
- Хәзергә күбесе урып-җыю эшләрендә, киләсе атналарда сату урыннары тагын да күбәячәк. Дуңгыз итен сату өчен рөхсәт Казан аркылы эшләнә, шуңа күрә бу ярминкәдә сыер ите күп чыгарылды. Октябрь ахырларына шулай ук Касакиннардан тере балыклар да чыгачак, бөртекләр дә, ит тә күбрәк булачак, - дип белдерде Сергей Александрович.
Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр атна саен уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев