Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүгенге яңгырның төгәл вакытында явуын белдерде

"Ләйсән яңгыр җирне утырта һәм чәчүгә әзерли",- диде министр урынбасары. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенге яңгырның бик вакытлы явуын әйтте. "Язның беренче яңгыры - ләйсән яңгыр бар табигатькә файдалы яңгыр. Ул кыш буе җыелган пычракны, тузанны юа, табигатьне яшәртә. Безнең өчен аның иң зур файдасы - ул...

"Ләйсән яңгыр җирне утырта һәм чәчүгә әзерли",- диде министр урынбасары.

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенге яңгырның бик вакытлы явуын әйтте.

"Язның беренче яңгыры - ләйсән яңгыр бар табигатькә файдалы яңгыр. Ул кыш буе җыелган пычракны, тузанны юа, табигатьне яшәртә. Безнең өчен аның иң зур файдасы - ул туфракны әзерли. Бу яңгырдан соң җир утыра һәм мондый туфракка төшкән орлык тиз һәм сыйфатлы шыта", - диде Нәҗип Хаҗипов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Министр урынбасары сүзләренчә, яңгыр әле Әгерҗе якларына барып җитмәгән. Әмма аны аграрийлар түземсезләнеп көтә.
"Беренче яңгыр бик вакытлы ява. Безнең өчен монысы да куаныч",- диде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев