Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хәбәрчеләре – газетаның ышанычлы терәге

Чәршәмбе иртәсендә, РФ Матбугат көнендә, алар: журналистлар, тәрҗемәчеләр, корректор, операторлар эш урыннарында иде инде - газетаның чираттагы саны әзерләнә, һәркайсы үз эшенә чумган, әледән-әле телефон шалтырый, гозерле кешеләр килеп тора. Һәм көн артыннан көн шундый иҗади эш кайный биредә.

Ярый әле редакциянең иң кирәкле терәге - авылда яшәүче укучылары, хәбәрчеләре бар. Алар үзләренең төп эшләреннән тыш безгә авыллардагы яңалыклар турында язып җибәрәләр. Редакция аларга бик рәхмәтле.

Оргыды авылыннан Мәүлетҗан Хисамиев, Колыштан Фатыйма Абдуллина, Яңа поселогыннан Резедә Мәүҗитова, Айгөл Габдрахманова, Калмиядән Ләйсирә Сәхибҗанова, Мәләкәстән Лидия Фәртдинова, Шилнәбаштан Нурзилә Бариева, Комсомолецтан Анна Шәрифҗанова, Иске Җирекледән Гөлназ Зарипова, Иске Абдулдан Резедә Гарипова, Кәүсәрия Ситдыйкова, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән Айсылу Вәҗиева, Фәнүдә Фәррахова - «Якты юл» газетасының ышанычлы ярдәмчеләре.

Кайбер хәбәрчеләребез белән якыннанрак таныштырасыбыз килә.

Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева үзенең тормыш сөючәнлеге, заман сулышын зирәк тоемлый белүе, тынгысыз холкы белән аерылып тора. Мәдәният өлкәсендә 34 ел эшли, 1991 елдан алып - безнең районда. «Газетага язган беренче мәкаләм якташ солдатлар һәм аларның командирларыннан килгән хатларга багышланган кичә турында иде. Аны газетада бастырып чыгарганнарын күргәч сөенүләрем! Аннары ешрак яза башладым. Авылыбызда нинди генә чара үткәрелсә дә, бигрәк тә үзем канәгать калсам, төнге икедә, өчтә редакциягә язып җибәрәм. Бәхеткә, хәзер интернет бар», - ди Тамара Егоровна.

Айгөл Габдрахманова Яңа поселогы китапханәсендә әле күптән түгел генә эшли башлады. Моңа кадәр 4 ел мәдәният йортында хезмәт куйган. Ул да «Якты юл» газетасына еш яза. «2009 елда поселокта хәрби часть бар иде. Шулар белән бергә КВН үткәрдек. Часть командасы белән авыл егетләре көч сынашты. Бик матур тәэсир калдырды ул күңелдә, горурлык хисе уятты. Мин бу кичә турында район газетасына язып җибәрдем. Газетада язмамны күргәч, сөендем, поселогым, аның кешеләре, матур эшләре белән горурландым. Хәзер сабый балам да бар, әмма газетага язарга вакыт табам», - ди ул.

- Безнең редакция һәрчак кайнап тора. Мәш килеп газета чыгару өстендә эшлибез, кешеләр килеп тора: шатлыклары белән уртаклашалар, проблемаларын хәл итүдә булышуны сорыйлар, якыннарын мөһим вакыйгалары, юбилейлары, туган көннәре белән газета аша котлау бик матур гадәткә әверелде. Без редакциягә килгән һәр кешене тыңлыйбыз, аларны аңларга, ярдәм итәргә тырышабыз. Авыл хәбәрчеләребез безгә мәгълүмати кырны киңәйтергә, авылларыбызның сулышын тоеп яшәргә, төрле кызыклы конкурслар үткәрергә ярдәм итә», - ди «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, «Якты юл» («Светый путь») газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева.

Мондый хезмәттәшлек өчен редакциябез коллективы белән барлык хәбәрчеләребезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, иҗади аралашуыбыз дәвам итәр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев