Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аучыларның закон бозганын күрсәң – хәбәр ит

Агымдагы елның алты аенда республикада җәнлекләрне аулау кагыйдәләрен бозуның 201 очрагы теркәлгән. Аның 8е безнең район территориясендә булган. Бу турыда ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсенең районара бүлеге башлыгы Павел Яцук хәбәр итә.

Закон бозучыларга карата республикада барлыгы 380 мең сум күләмендә штраф салынган. Хайваннар дөньясына зыян китергән өчен ярты ел эчендә 10 кешенең эше җинаять җаваплылыгына тарту өчен хокук саклау органнарына җибәрелгән. Аларның 7сенә карата суд җинаять җаваплылыгына тартырга дигән карар чыгарган.
Инспекторлар Татарстан территориясендә сулыкларга рөхсәтсез рәвештә ятьмәләр куюның 1014 очрагына тап булганнар һәм мондый ау кораллары тартып алынган. Шулай ук Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары һәм алар тирәсендәге сулыкларда законсыз балык тотулар булмасын өчен авиаотрядлар белән дә тикшерүләр үткәргәннәр. Идарә хезмәткәрләре җинаять гамәлләре булган 10 фактны ачыклаганнар.
Татарстанга Алтай краеннан 27 баш болан, Курган өлкәсеннән 18 баш кыр кәҗәсе кертелгән. Быел алардан 8 болан һәм 1 кыр кәҗәсе туып, республиканың хайваннар дөньясын тагын да баеткан. Павел Яцукның әйтүенчә, территориядә шулай ук фазаннар үрчетү бара, кыр куяннарының санын арттыру бурычы тора. Читтәнг кертелгән җәнлекләр һәм кош-кортлар инновацион технологияләр ярдәмендә безнең климатка яраклаштырыла.
Хайваннар дөньясына зыян китерү очракларына юлыкканда идарәнең районара бүлек хезмәткәрләре райондашлардан 8-927-461-56-36 телефоны аша үзләренә хәбәр итүне сорыйлар. Алар хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүләр үткәрәчәкләр. Автотранспорт номерын истә калдыру эзгә төшәргә мөмкинлек бирәчәк, ә инде видеотеркәү приборындагы язма булса тагын да яхшы, диләр алар. Һәм аучылардан законны бозмауларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев