Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ата–аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне” Республикакүләм акциясе уздырылды

Бүген Круглое Поле мәктәбе базасында "Ата-аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне" Республикакүләм акциясе уздырылды. Акциянең максаты -ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру. Бу акциядә Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Кенәз, Новотроицк, Күзкәй, Комсомол, Калмаш, п.Новый, Түбән Суык-Су, Иске Абдул, Круглое Поле, Борды мәктәбе...

Бүген Круглое Поле мәктәбе базасында "Ата-аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне" Республикакүләм акциясе уздырылды. Акциянең максаты -ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру. Бу акциядә Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Кенәз, Новотроицк, Күзкәй, Комсомол, Калмаш, п.Новый, Түбән Суык-Су, Иске Абдул, Круглое Поле, Борды мәктәбе укучыларының ата-аналары катнашты.

Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылды: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен. Катнашучылар, бирелгән 210 минут эчендә тест биремнәрен генә үтәп калмыйча, иҗади биремне дә уңышлы башкардылар.

Ата-аналар бу акциянең үзләре өчен бик күп файдалы булуын искәртеп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев