Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашлык... аның бит һәр бөртеге кадерле

Быел тагын авылда, уракка төшү белән, пай җиренә ашлык бирәләр икән дигән хәбәр таралды. Минем дә каенапам, сугыш елларында унөч яшеннән фермага килгән, яшьтәшләре сугышта үлеп, гаилә дә кора алмаган, аннары пенсиягә чыкканчы, колхозда сыер савучы булып эшләгән Рәйханә апам Яруллинага бирелгән, мирас буларак безгә калган, пай җиренә тигән 12...

Сугыш тәмамланган 45нче ел иде. 12 яшеннән колхозда эшләгән абыем белән инәкәемә хезмәт көненә 7 капчык бодай бирделәр. И, аңа сөенүләр, без инәйнең дүрт баласы идек. Ашыйсы килде дип еламыйбыз, еласаң да юк икәнен беләбез. Тамак туйдырырга урманга - Миргалим кисендегенә китәбез. Анда нинди генә үләннәр юк! Балтырган, кәҗә сакалы, сәрдә үләне, юа, кычыткан. Кайсын авыз тутырып шунда ук ашыйсың, кайсыларын аш пешерергә өйгә алып кайтасың. Ярый әле бәрәңге, заданиегә бирүдән калган сыек сөт бар. Сөенә-сөенә караңгы таңнан басуда эшләгән инәкиләр кайтуына аш пешерәсең. Сыер ул елларда безне ач үлемнән алып калды. Шуңадыр, авыл урамында бик сирәк очраган сыерга, башны иеп, сәлам бирәсе килә.

Бүген авылда әзмәвердәй ирләрнең сыер асрамауларына карап, хәйраннар калам. Сугыш, аннан соңгы биниһая авыр елларда авылда сыерсыз йорт бик сирәк иде. Әле бит аның печәне юк, колхоз җиренә тияргә ярамый, кышлык азыкны без, үсмер балалар, чокыр-чакыр буйларыннан җыябыз, инәйләр басудан утау чүбе алып кайта. Үзәгемне өзеп, тагын бер онытылмас хәл еш исемә төшә: безнең авыл таулы-калкулы иде. Кич белән, кояш баеганда, инәйләр сыерга дигән утау чүбе чүмәләсе астында Каенлы күл тавыннан төшә. Ни хикмәттер, һәркайсыбыз күлмәкләре ямалып беткән, арудан көчкә атлап кайткан, иңнәренә утау үләне «төялгән» инәкәйләребезне ерактан танып, ярдәмгә йөгерәбез. Арыдык дип зарланмыйлар, безнең хәлләр белән кызыксыналар.

Шулай, бер көнне инәй белән абыем хезмәт көненә тигән бодайны алып, тегермәнгә киттеләр. И, көтәбез, өйгә он кайту ипекәй дигән сүз, сөенешәбез. Инәкәем, газизкәем, шул ярты капчык оннан кыршылып беткән агач коштабакка он тутырып алды да, абыема: «Улым, Сания әбиеңә керт әле, оны бик әйбәт, умач булса да пешереп ашар», - диде. Күрше әбекәебезнең дүрт улының да сугыштан «үлде» хәбәре килгән иде, ач булмасын дигәндер. Без әле ул әбекәйгә үзара тарткалаша-тарткалаша катык, сепарат сөте (куесын хөкүмәткә тапшыралар) кертәбез, чөнки ул кергән саен кесәсеннән алып, шикәр кыйпылчыгы бирә. Аның идән-сәкеләрен юа идек. Шул әбекәй, өен җыштырганнан соң бер көнне миңа: «Кызым, кулың бик йөгерек, эштән бәхетең булыр, мөгаен. Эшле кеше ач булмый ул», - дигән иде. Олыгая башлагач кеше узганнарын ешрак искә ала, диләр. Ни әйтсәң дә, без колхоз балалары идек. Ул безне үлемнән дә алып калды, бик яшьли эшкә дә өйрәтте.

Безнең «Ярыш» хуҗалыгы атамасы заманча язылса да, күмәк тормышны таркатмады. Монда бәлки хуҗалык дилбегәсен үзебезнең авыл улы Расим Шәйхаттаров кулында нык тотудан киләдер. Мин аның авылга инвесторлар кертмәс өчен күпме тырышлык куйганын яхшы беләм. Баштан ук аңлагандыр, инвестор ул синең хуҗалыгыңны үстерергә түгел, үз файдасын каерырга килә. Бүгенге кризис шартларында хуҗалыкны алып бару җиңел түгелдер, әмма җитәкче заман таләпләрен яхшы тоемлый, үзенең күп еллар бергә эшләгән хезмәттәшләренә - «колхозчылары»на таяна ул. Күп җирдә пай җиренә түләүне оныттылар да инде, биредә исә һәр гаилә ел саен үзенә тиешлесен ала.

Ындыр табагының бер кырыена бастым да карап торам; кырмыска оясы диярсең, халык шул кадәре күп, ашыга-ашыга капчыкларга ашлык тутыралар. Барысы да канәгать, хөр күңелле. Кем сөенмәс күктән төшкәндәй бу байлыкка! Куанычы булсын, һәр йортка бәрәкәтле ризык булып иңсен. Кыш буе инде искергән техниканы ремонтлап мәш килгән ремонтчыларга, таң йокыларын калдырып, басуга ашыккан, бер караңгыдан икенчесенә кадәр күзен очсыз-кырыйсыз иген басуларына төбәп, ару-талуны онытып, иген иккән комбайнчыларыбызга, механизаторларыбызга, басудан кайтып кермәгән белгечләргә, ашлык ташучы шоферларыбызга, билгеле инде, «хуҗалык» корабы капитаны Расим Мансур улына хезмәтләре өчен мең рәхмәт.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев