Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Асфальт юллы булдык!

Районда юлларны төзекләндерү, яңаларын салу буенча соңгы елларда байтак эш башкарылды. «2021 елга Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының урам-юл челтәрен төзү» программасы буенча Мусабай-Завод авылының Киров урамында 1,172 км озынлыкта асфальт юл салынды. Бу эш 9,7 млн сумга төште.

– Авыл җирлеге башлыгыннан уңдык. Фәридә Әгъләҗева бу вазифага килгәч халык өчен игелекле эшләр башкарыла. Менә шушы Киров урамы юлын төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелде. Иң башта үзара салым акчасына юлга ком-таш түшәлде. Бик сөендек, чөнки аңа кадәр язын-көзен саз ерып йөри идек. Быел асфальт салдыру өчен зур тырышлык куйды. Асфальт юлдан йөрүнең рәхәтлеге! Дөресен генә әйткәндә, «Өнемме бу, әллә төшемме?» дип яшәгән көнебез. Әле бит шунысы да бар – юл салган, чишмә ачкан кеше Ахирәте өчен бик зур савап казана, халык күңелендә изгелеге кала. Юл салу эшенә хезмәтләре кергән һәр кешегә рәхмәт. Аннары шунысын да әйтәсем килә: соңгы елларда халыкның тормыш-көнкүрешен, яшәешен яхшырту буенча күп төрле эшләр башкарыла. Балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр ремонтлана, ФАПлар ачыла, юллар салына, төзекләндерелә. Без башка авылларда барган яңалыкларны газетабыз «Якты юл»дан укып беләбез. Шушы авылга килеп яши башлавыбызга 45 ел булды. Шуннан бирле район газетасын яздырабыз. Газета укып бөтен яңалыкны беләсең, файдалы мәгълүмат аласың, – ди Гөлсем Ибәтуллина. Күршесенең сүзенә Гөлсәрия Халикова кушыла: 
– Мин сезнең сөйләшеп торганны тәрәзәмнән күреп алдым. Хәзер бит машина үтеп киткәнне дә ишетмибез, элек кенә безнең урам юлыннан җиңел машина үтеп киткәндә күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Безне юллы иткән кешеләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә аз булыр. Эшне нәкъ вакытында – көннәр аяз торган чагында төгәлләделәр. Ярты гасыр элек Бордыбаштан килен булып төшкән көннәрем бүгенгедәй күз алдымда. Авылы матур, кешеләре яхшы. Ә менә юлы юл түгел иде инде. Күптәнге хыялыбыз чынга ашты – асфальт юллы булдык. Тормыш иптәшем Замир шушы асфальт юлга ятып йоклардай булды – шатлыгы эченә сыймый, – дип сөенече белән уртаклаша.
– Юлыбызның исеме җисеменә туры килә – шома асфальт кара тасма шикелле ялтырап ята. Кич белән урам баганаларында электр утлары яна. Зиратлар койма белән тотып алына. Чишмәләр төзекләндерелеп тора. Җирлегебездә башкарылган эшләр күп, чишеләсе мәсьәләләр дә бар, Фәридә Әхмәтовна эшли генә күрсен, – дип игелекле җитәкчеләргә рәхмәтен юллый авыл халкы. 
 Мусабай-Завод җирлегендә 2021 елда 360 мең 250 сум үзара салым акчасы җыелган һәм ул сумма биш тапкыр артып кайткан. Дөрес, әлегә ул сумманың  80 процентын биргәннәр.
– Үзара салым акчасына эшләр башкару дәвам итә. Быел Мусабай-Завод авылында Якупов урамындагы зиратны үзара салым акчасына коймаладык. Муса Җәлил урамындагы зиратка койма тотабыз. Эшне башкаручы оешма белән килешү төзелгән, эшкә керештеләр. Ташкичү авылындагы зиратта картайган, олы агачларны кисүне дәвам итәбез. Ташкичүдә су башнясына килә торган юлга ком-таш салдык. Кызыл Байрак авылында су җитмәү проблемасы бар иде, анда су башнясын алыштырдык – көчле башня куйдык һәм аны тоташтырдык. Урам утларын ремонтладык. Һава торышы яхшы вакытта планлаштырылган эшләрнең 80 процентын башкардык. Шунысы сөенечле, узган елларда янгын сүндерү депосы салдырган идек, районнан эшкә яраклы янгын сүндерү машинасы да бирделәр.  Иң мөһиме – халык үзенең тормыш-яшәешен, көнкүрешен яхшырту өчен тотыла торган үзара салым акчасын җыйганда актив булсын иде. Авылыбызда яхшы эшләргә, гөрләтеп яшәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар, – ди җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева. 

Реклама

/Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X