Аралашу кыйммәт
Газетабызның узган санында районга илебезнең төрле төбәкләреннән фермерлык һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре килүе турында хәбәр иткән идек инде. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында делегатлар районыбызның төрле юнәлешләрдә эшләүче уңышка ирешкән хуҗалыклары һәм предприятиеләре белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчеләре очрашуларда үзләренең хезмәтләре, планнары турында сөйләделәр, җыенга мөнәсәбәтле фикерләре белән уртаклаштылар. Читтән килгән эшмәкәрләр дә газета журналистларына үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр, Тукай районы турында үз фикерләрен әйттеләр. Соңыннан, «Энергетик» мәдәният йортына җыелып, очрашуга йомгак ясалды.
Районның потенциалы зур
«Безнең бизнес беркем өчен дә яңалык түгел, терлекчелек элек-электән килә торган эш, без аны бары тик заманга яраклы итеп оештырабыз гына», – дип тыйнаклык күрсәтүче Равил Миңнехуҗинның планнары амбициоз. «Миңнехуҗина М. Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе бүгенге көндә 10 тонна тәшкил итүче тәүлеклек савымны киләсе елга 25 тоннага җиткерергә җыенулары турында белдерде әлеге очрашуда. «Алга таба эшкәртүне җайга салу планыбыз бар. Ул вакытта инде сөтне күршеләребездән дә сатып алырбыз, чөнки без тәүлегенә 40 тонна чимал эшкәртә торган завод төзергә ниятлибез», – диде. Бүгенге көндә ике мең баш саналучы сарык малының санын 18 меңгә җиткереп, ил күләмендә беренчелеккә чыгарга ниятләүләре турында әйтте. Миңнехуҗиннарның нәселле сыерларын, затлы токымлы атларын күреп, кунаклар тел шартлаттылар. Равил Лотфулла улы белдергәнчә, нәселле терлекләр сатып алу, ташландык җирләрне эшкәртеп әйләнешкә кертү, элеватор, яңа корпуслар җиткерү, техника сатып алу – бу эшләр хуҗалыкның үз табышы хисабына, шулай ук субсидия һәм грантлар ярдәмендә алып барыла.
«Фәррахов Н. М.» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Наил Фәррахов та: «1990 елның 10 июнендә Калинино авылындагы җимерелеп беткән ике сыер абзарында эшкә тотындык. Беренче елларны авыр булды, 2000 елларда әкренләп алга китә башладык, чөнки алыпсатарлар барлыкка килде, алар безнең эшне бераз җиңеләйтте», – дип үз гаилә фермасының эшчәнлеге белән таныштырды. Фәрраховлар баштарак үрдәк, каз, күркә асрап караганнар. Соңгы биш-алты елда тавыкка күчеп беткәннәр. «Тәүлеклек чебешләр алып үстерәбез, алардан йомырка алабыз. Чебешләр чыгарабыз, кайсыларын бер тәүлектән, кайсын үстереп сатабыз», – дип сөйләде ферма һәм гаилә башлыгы. Проблемаларны да урап үтмәде. «Быел авыр, ашату кыйбатланды, – дип азык бәяләренең кинәт артуы өчен борчылуын белдерде. Мисаллар да китерде: «Бөртеклеләр уңышы әйбәт булды булуын, тик сатып алу бәясе икеләтә диярлек күтәрелеп, килосы 15 сумга җитте. Азык өстәмәләрен әле узган ел 12-13 сумнан ала идек, хәзер 30 сум сорыйлар», – диде. Шул ук вакытта тавык итенә бәяне күтәрәсебез килми, чөнки гади халыкның хезмәт хакы да, пенсиясе дә артмый бит, дип тә өстәде.
Хуҗалыкта эшләү өчен кеше табу проблема икән. Ә Наил Фәррахов үзе яңа технологияләр кертеп, эшче кулларны киметү яклы.
Тукай районы фермерлары ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеха-нов җыен турында үз фикерләрен әйтте. «Тукай районының потенциалы бар, аны күрсәтергә кирәк. Администрация, башкарма комитет, идарәләр, кыскасы, бөтен район бергәләп әзерләндек без әлеге чарага. Матур итеп, оешканлык белән, җиренә җиткереп уздырдык. Кунаклар безнең хуҗалыкта да булдылар, сортировкалау комплексы, кооператив эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар. Без очрашудан канәгать калдык. Алга таба да килешеп, фикер һәм тәҗрибә алмашып эшләргә язсын», – диде ул барлык тукайлылар исеменнән.
Кунаклар да канәгать иде. Киров өлкәсеннән тәҗрибә тупларга дип килгән Фәридә Юнысова, мәсәлән, җыенның оешкан төстә үтүен билгеләп үтте. «Хуҗалык җитәкчесенең үз-үзен тотышыннан булганлыгы, мөстәкыйльлеге күренеп тора», – дип бигрәк тә Миңнехуҗиннар хуҗалыгын ошатуы турында әйтте.
Саратов өлкәсе вәкиле Фәрит Рәхмәтуллин бөтен Россия татар авыллары фермерларын бергә җыеп уңышларын күрсәтүе өчен татарстанлыларга рәхмәтле. Ул үзе 1993 елдан игенчелек белән шөгыльләнә икән, Дергачи районында өч мең гектардан артык җире бар. «Тик без сездәге кадәр уңыш ала алмыйбыз, җирләребез уңдырышлы түгел», – диде Саратов кунагы. Үзе яшәгән Илмин (Верхазовка) авылындагы 300 хуҗалыкта 600 кеше яшәве, яшьләрнең калада яшәүне өстен күрүе, татар авылларының киләчәге өчен борчылуы турында әйтте. Татар авыллары эшкуарлары өчен ел да җыеннар уздыручыларга рәхмәтле булуын әйтергә онытмады.
Ярминкәдә бар да бар
«Энергетик» мәдәният йортына пленар утырышка кергәнче фермерлар район җирлегендәге шәхси хуҗа-лыклар, КФХлар җитеш-тергән продукциядән оеш-
тырылган ярминкәне карадылар. «Бөтен ризык та бар монда», – диделәр алар.
Касакин фермер хуҗа-лыгында үстерелгән форельне, бәясеннән тормыйча, ә аның килосы 700 сум, халык яратып алды. Килосы 170 сум торган карп та яхшы үтте. Бу палаткада яңа сауган сөттән ясалган ике төрле сыр, эремчек, каймак, катык сатып алучылар күңеленә хуш килде. Боерганлылар мал асрау, кош-корт тотуда күпләргә үрнәк булырлык. Гөлсәрия Шәйхразиева ярминкәгә сөт, каймак, эремчек алып чыккан. Гөлнара Гарифуллинаның каклаган казлары телеңне йотарлык. «Туй, никах, Коръән ашларында өстәлгә куярга һәм чит илгә кунакка барганда күчтәнәч итеп Гөлнара ханым каклаган казны алам – затлы сыйны җиренә җиткереп эшли», – ди сатып алучы Гөлнәзирә Мәхмүтова. Әҗмәкәй, Князево, Калмаш авыл җирлекләреннән авыл йомыркасы, туңдырылган һәм какланган каз, яңа гына эшкәрткән тавык алып килгәннәр. Теләнче Тамактан Лилия Халикова һәр ярминкәгә шалкан кебек ап-ак, чиста итеп эшкәртелгән кош итләре алып чыга. Теләнче Тамак интернат мәктәбе укучылары һәм хезмәт коллективы кул эшләре белән данлыклы. Сатуга оекбаш, бияләй, тапочкалар куелган. Сатуга куелган йорт куяннарының да яхшы кулларда асралуы күренеп тора. Калмашта яшәүче Фроловлар җитештергән бытбылдык йомыркасы да яхшы үтте. Ярминкәдә район үзмәшгульләре дә товарларын тәкъдим итте.
Очрашу матур традициягә әйләнсен
Пленар утырышта район башлыгы Фаил Камаев делегатлар каршында җирлегебез хакында тәфсилле доклад сөйләде, киләчәктә башкарылырга тиешле эш планы белән таныштырды. Киноэкранда район тормышын чагылдырган вакыйгалар, авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышларыбыз, тормыш-яшәешебез, төр-ле чара, бәйрәмнәрдән күренешләрне тамашачы тын да алмыйча карады. Делегатлар белән сөйләшүләрдән шуны аңларга була иде: эш сөйгән, туган авылын яшәтүдә үзеннән өлеш керткән һәр татар кешесе – милләтебезнең зур байлыгы. Һәм аларны барлау, очраштыру, аралаштыру матур традициягә әйләнергә тиеш.
Башкортстанның Иглин районы Олы Теләк авылыннан килгән аталы-уллы Хәсән һәм Сәгыйтьҗан Идиятуллиннар республикада гына түгел, Россиядә беренчеләрдән булып ат үрчетә башлыйлар. Бүгенге көндә аларның фермерлык хуҗалыгында 1500 баш «Башкирская» токымлы ат, йөзләгән баш мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, хәтта болан асрала. Кош-кортлардан 2000 баш кыр үрдәге, 300дән артык павлин, тавык һәм ак күгәрченнәрнең исәбе дә юк. «Татар авылын яшәтү, үстерү без яшьләрдән тора, – дип сөйли Сәгыйтьҗан. – Мул тормышта, матур итеп яшәү өчен кояш белән уянырга һәм кояш батканчы тырыш хезмәт куярга кирәк. Бик аз кеше эшли бездә. Шулай да барысына да өлгерәбез, чөнки без булдырабыз дип яшибез һәм эшлибез. Җыенга килгән саен яңа фикердәшләр табыла. Тәҗрибәле фермерлар буларак, әти белән яңа эш башлаган милләттәшләребезгә яхшы киңәшләр дә бирәбез. Бу юлы да кызыксынган фермерларга мастер класс үткәрдек», – ди егет.
Әлки районы Ташбилге авылыннан килгән Роза Нуруллина да Сәгыйтьҗан фикеренә кушыла: «Яшьләр – авыл тоткасы. Без 2014 елда яшь фермерларга эш башлау өчен бирелә торган грантны алуга ук эшкә керештек. Бүгенге көндә 70 баш ат, 20 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Үзебез җитештергән ит, ит эшләнмәләрен ярминкәдә сатабыз. Җыенга беренче тапкыр килдем, файдалы чара, ел саен үткәрсеннәр иде. Башкортстан, Оренбург фермерлары белән аралашкач күңелемдә яңа идеяләр туды. Тәҗрибәле фермерлар, аягында нык басып торган хуҗалыклар белән танышу, аларның киңәшләре – кыйммәтле хәзинә. Бакчасарайдагы Миңнехуҗин хуҗалыгын карагач алган тәэсирләремне сөйләп бетерерлек түгел. Эшләгән саен эшлисе килерлек – бөтен җирдә тәртип, чисталык, сөтчелек тармагы автоматлаштырылган. Матур сүз өчен әйтүем түгел, бу җыен иңемә канатлар куйды», – ди 28 яшьлек Роза ханым.
Татар авыллары фермерлары җыенында яшьләрнең күп булуы милләтебезнең киләчәге өметле булуын да күрсәтә. Башкортстан Республикасы Борай районы Яңа Ялдәк авылыннан килгән яшь фермер Рамил Зарипов: «Әти-әнием шәһәрдән авылга кайтып, 2007 елдан фермерлык белән шөгыльләнә башладылар. Эш башлау өчен хөкүмәттән грант оттык. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 250 баш мөгезле эре терлек, 55 ат һәм 1 меңнән артык сарык асрыйбыз. Терлекне шәригать кануннары буенча чалабыз, эшкәртәбез һәм 40 төрле ит эшләнмәләре ясыйбыз. Халкыбызны экологик яктан чиста, табигый, хәләл ризык белән тәэмин итәбез. Фермер хуҗалыгында, ит эшкәртү тармагында, кибет-ләрдә – бездә җәмгысе 50 кеше эшли. Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановка, Бөтендөнья татар конгрессына, Тукай районы хакимиятенә, шушы җирлектә эшләүче КФХларга барлык делегатлар исеменнән рәхмәт. Бу очрашулар дәвамлы булса иде, – ди.
«Тукай районы аша татар халкын күрсәттек»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров: «Россия татар авыллары фермерлары җыенын Тукай районында үткәрергә кирәк дигән карар төпле нигезгә корылды. Беренчедән, Тукай районы республикадагы авыл районнары арасында барлык күрсәткечләр буенча беренче урында. Икенчедән, бөек шәхесебез Габдулла Тукай исемен йөртүенә 45 ел. Өченчедән, КФХларның уңышлы эшләвен күздә тоттык. Без Тукай районы аша татар халкын күрсәтә алабыз. Делегатлар, дүрт төркемгә бүленеп, дүрт юнәлештә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче алдынгы хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, КФХлар эшчәнлеге белән танышты. Бу зур чарага ныклап әзерләнгәнсез. Һәрвакыт бердәм булыйк, бергә яшик», – дип Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән рәхмәтен белдерде.
Бөтенроссия дәрәҗә-сендә оештырылган чараны уздыруда зур өлеш керткән Тукай районы хакимиятенә, җирлегебездә эшләп килүче фермерларга, эшмәкәрләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәхмәтен җиткерде. Үз чиратында, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев олы чараны оештыруда зур тырышлык куюлары өчен алдынгы хуҗалык җитәкчеләренә, КФХларга, оешма-предприятиеләргә рәхмәтен белдерде.
Ризидә Камалова,
Зәрия Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев