Җапрак бәйрәме матур үтте
Районыбыз керәшеннәре Җапрак бәйрәме яки Тройсынны зурлап үткәрделәр. Ел саен керәшен авылларында бу көнне көтеп алалар.
Борды авылында быел булган бу бәйрәм истә калырлык булды. Тройсынны халыкта җапрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә.
Бәйрәмдә "Борды" халык фольклор ансамбле, авыл үзешчәннәре, Чаллыдан килгән артистлар чыгыш ясады, Уен-көлке, җыр-бию кичкә кадәр тынып тормады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев