Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районындагы танылган шәхесләр турында хәтирәләр: Владислав Куск

Тарихка күз салсак, республикада беренчеләрдән оештырылган «Татарстан» совхозына узган ел 80 ел тулган булыр иде. Заманалар үзгәрсә дә, халык күңелендә күмәкләшеп эшләгән, авыл хуҗалыгы предприятиесен җитештерү өчен зур тырышлык салган еллар онытылмый. Дистәләрчә җитәкчеләр арасыннан үткән гасырның 60нчы елларында директор булып эшләгән Владислав Вильгельмович Куск халык күңелен яулаган, абруйлы, таләпчән...

Тынгысыз җитәкче иде

Мин Владислав Вильгельмовичны совхозга килгән көненнән бирле беләм. Ул 1961 елның урак өстендә обком карары белән хуҗалык җитәкчесе итеп куелды. Баштагы чорда эшче халкы аны элек «Төрнәс» совхозында баш хисапчы булып эшләгәч, кабинет кешесе сыман кабул итте. Әмма үзенең булдыклылыгы, кешеләр белән аралашуы, аларның сүзенә колак салуы белән моның киресен раслады. Килү белән хуҗалыкның «аякта ничек торуын» анализлады. Беренче чиратта җиргә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртүне таләп итте. Хуҗалыкның 25 мең гектар сөрүле җирләре бар иде. Аны ашык-пошык ермачлап чәчеп уңыш алып булмавын яхшы белә иде. Югары уңышка бары тик агротехника таләпләрен төгәл үтәгәндә генә ирешәсен максат итеп куйды. Һәм моны белгечләрдән таләп итте. Җирне ашлау, эшкәртү, яхшы сортлы орлыклар чәчү, игеннәрне вакытында карап, җыеп алу мәсьәләләре көн тәртибеннән төшмәде.

Мин армиядән кайткач, совхозда йөк машинасын йөртә идем. Эшләгәндә вакыт белән исәпләшеп тору юк иде. Күрәсең, техниканы яратуым, тәртипле эшләвем ошагандыр, мине директорны йөртә торган ГАЗ-69 машинасына күчерделәр. Шунда күп еллар эшләдем. Владислав Вильгельмовичның холык-гадәтләрен ныклап өйрәндем. Беренче карашка кырыс тоелса да, ул үтә кеше җанлы, эшченең кадерен белә, аның белән тиң сөйләшә, кирәк урында күңелен таба, гаебе бар икән, кешенең намусын кимсетмичә, рәнҗетмичә аңлата, төзәлергә мөмкинлек бирә иде. Аның кисәтүе дә аталарча киңәш бирүе сыман килеп чыга. Әмма җәмәгать байлыгына кул сузучыларны җене сөймәде, андыйларны иптәшләр судына куеп, халык алдында җаваплылыкка тарттыра иде.

Язгы чәчү, урып-җыю чорында тынгы белмәде. Аның эш көне иртәнге сәгать дүрттән кичке унга кадәр дәвам итә. Чөнки хуҗалык зур, 12 авылны эченә ала, 6 бүлекчәдән гыйбарәт. Урып-җыю мәйданыннан тыш, мал саны ишле: 10 мең баш дуңгыз, 9 меңнән артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 600 баш сыер бар иде. Малны симертеп иткә тапшыру зур проблемага әйләнә, чөнки Чаллы ит комбинаты кечкенә. Малны тапшыру өчен иртәнге сәгать дүрттән чиратка баса идек. Малны иткә тапшыруда директор үзе катнаша, һәр малның нинди көрлектә һәм нинди үлчәүдә кабул ителүен белеп тора иде.

Белгечләрнең күбесе - югары белемле яшьләр. Алар белән киңәшеп эшләде, акыллы тәкъдимнәрен җитештерүдә куллана иде. Җирле кадрлар әзерләүгә булышты. Миңа кичке урта мәктәптә укып, урта белем алырга мөмкинлек тудырды. Белем алырга булган омтылышымны хуплады. Аның шоферы чагында Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегендә читтән торып укый башладым һәм аны 1972 елда уңышлы тәмамлап, районыбыз хуҗалыкларында агроном, партия оешмасы секретаре булып эшләдем. Мин кешеләр белән эшләүдә Владислав Вильгельмовичны остазым дип саныйм һәм гомерем буе аны рәхмәт хисләре белән искә алам.

Нәсхәт Хәйретдинов, хезмәт ветераны.

Гаделлек таләп итте

Миңа 1972 елның июленнән 1976 елның апреленә кадәр Владислав Куск кул астында «Свинопром» трестының баш зоотехнигы булып эшләргә туры килде. Трестка республиканың 20 дуңгызчылык совхозы керә иде.

Мин, Минзәлә районы, Дәвек авылы егете. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник һөнәренә ия булдым. Төрле районда төрле хуҗалыкта эшләдем. Хезмәт кенәгәмдә Саба, Апас, Минзәлә, Яшел Үзән районнары бар. Бервакыт Казан ветеринария институтын читтән торып тәмамлау вакыты җиткәч, мине эшкә үз белгечлегем буенча «Татсвинопром» трестына кодаладылар.

1972 елның июль уртасында директор бүлмәсендә идем. Ул урыныннан торып, якын итеп күреште һәм каршысыннан урын тәкъдим итте. Кыска сораулар биреп, кайда, нинди эштә эшләвем белән кызыксынды. Минем Калмиядә баш зоотехник булып эшләвемне белгәч, ачылып китеп Ык болыннары, Чебенле, «Татарстан» совхозы болыннары белән кызыксынды. Шулай хәлемә кереп, бер сәгатьләп сөйләшкәннән соң, Владислав Вильгельмович кинәт урыныннан торып, миңа текәлеп карады да: «Син, Рәүфәт, «летун» икәнсең бит, бер урында озаклап эшли алмагансың. Хәзер очуыңны туктатып, бездә тәүлек буе ялсыз-нисез җиң сызганып эшләргә тиеш буласың. Өлкән зоотехникның вазифасы шундый. Җиңеллек вәгъдә итмим. Фатир мәсьәләсе соңыннан. Даими командировкалар. Иртәгә үк эшкә».

Үземчә ризасызлык күрсәткәндәй: «Мин бит әле эштәге кеше», - дип әйтеп куйдым. Директор шунда ук кистереп: «Алайса, нигә монда килдегез? Вакыт уздырып утырабыз», - дип әйтеп куйды. Берничә атна эшләгәннән соң: «Диплом эшен яклыйсым бар иде», - дип берничә көнгә ял сорыйм. Ул кызыксынып: «Темасы нинди?» - ди. «Максималь табыш алу өчен хуҗалыкның оптималь тармаклары», - дип җавап бирәм. «Яхшы. Әйдә, бергәләп үзебездә эксперимент үткәрәбез», - дип тәкъдим итә. Мин шатланып ризалашам. Ай азагында эш нәтиҗәләре буенча барлык совхоз директорларын җыелышка чакыра. Мин чыгыш ясыйм. Дәртләнеп табыш алу чыганакларын ачыклыйм. Залга карыйм, кайбер директорлар йокымсырап утыра. Соңыннан В. Куск: «Диплом эшенең нәтиҗәсен күрдеңме? Яңалык күп тырышлык сорый әле ул», - дип йомгаклап куйды. Шушы вакыйгадан соң директор мине командировкаларга үзе белән ияртеп йөри башлады.

1973 елның апрель башында Алабуга районы «Звезда» совхозына баруыбыз хәтердә. Саескан тавы пристаненнан Кама елгасы аша чыгу тыелган. Мамадыш ягына киттек, Нократ елгасы аша кичәргә ниятлибез. Боз өстенә туш җәелгән. Куск мине үзе артыннан 2-3 метр артта калдырып, үзара бауга тотына-тотына чыгабыз. Мин яшь кеше алдан атлыйм дип әйтеп караган идем. Ул исә кырт кисеп: «Мин синең өчен җавап бирергә теләмим, минем арттан бар», - диде һәм язгы суны ера-

ера елганың аргы ярына чыктык. Безне «Звезда» совхозы директоры каршылады. Совхоз үзәге Костенеево авылына җиткәч: «Син биредә кал, фермаларны карарсың. Иртәгә сәгать 10да баланс комиссиясе. Мин күрше хуҗалыкка улым янына барып кайтыйм әле», - дип китеп барды.

Иртән сәгать биштә фермага барсам, ни күзем белән күрим, В. Куск фермада йөри. Кызлар ашыга-ашыга чиләкләр белән тирес сыекчасы җыялар. Ул алардан эш турында сораша. «Менә сыекча җыеп түгәбез. Казаннан Куск дигән кеше киләсе икән», - дип җавап бирәләр.

Баланс комиссиясендә хуҗалыкның хәлен җентекләп анализладым. Совхоз җитәкчелегенә шактый кызарырга туры килде. Эшчеләргә юньле эш шартлары тудырмаудан тыш, совхозның 100 баш сарыгы җитмәве ачыкланды. Совхоз директоры төрлечә боргаланып, сарыкларны гамәлдән чыгаруны сорый. Куск каршы төшә, хуҗалыкка китергән зыянны каплауны директор өстенә йөкләргә дип карар кабул ителә. Менә шулай дәүләт малын исраф итүчеләргә мәрхәмәт көтәсе түгел иде аннан.

«Татарстан» совхозында 54 мең баш дуңгызга исәпләнгән комплексны төзеп үзләштерүгә, җитештерү технологиясен көйләүгә зур өлеш кертте. Трестның баш ветеринария табибы Миңнулла Шәрәфетдинов белән дуңгызларны ясалма орлыкландыру һәм дуңгыз балалары алу технологиясен өйрәнеп, комплексның ритмлы эшләп китүенә ирештек. Бу эшләрне оештыруда Владислав Кускның өлеше аеруча зур булды. Мин Владислав Вильгельмович белән эшләгән елларымны сагынып искә алам. Ул мине кешеләр белән эшләргә, аларны яратырга, гадел булырга, әйткән вәгъдәңне үтәргә, туры сүзле булырга өйрәтте. Мин кайда гына эшләсәм дә, зоотехникмы яки совхоз директорымы - кылган гамәлләрне һәрчак уемнан остазым Владислав Куск белән чагыштырам һәм аныңча хәл итәргә тырыша идем. Тормышым юлымда эчкерсез һәм чиста күңелле, ярдәмчел һәм кеше кадерен белүче, таләпчән, оста җитәкче очратуым белән бәхетле идем. Аның тәҗрибәсенә таянып эшләвем белән уңышларга ирешә алдым. Аның якты истәлеге, күп еллар узса да, күңелемдә якты нур булып балкып тора.

Рәүфәт Сафиуллин, элеккеге «Татсвинопром» трестының баш зоотехнигы, хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан АССР оешуга 95 ел