Җаныбыз да, йокыбыз да тыныч
Мин 1984 елның 25 январеннан бирле Калмаш авылының Зөфәр Галиев урамындагы 22нче йортында яшим. Биредә яшәүчеләрнең күбесе миннән алда килеп урнашкан кешеләр. Шул вакыттан бирле йортыбызда капиталь ремонт ясалганы булмады. Яңгыр яуса, түбәдән шаулап су акты. Торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы да берни эшли алмады. Хәтерлим, 2018 елның 9 августы көнне бик көчле яңгыр булып, бөтен йортны, подъездны су басты. Шушы көннән соң мин түбәне яптыру артыннан йөри башладым. Кайларга гына язмадым икән. Телевидение дә чакырттым, тик үзгәреш булмады. 2019 елда авыл җыенында бу хакта сөйләдем, аннан соң да кызыксынучы, килеп караучы күренмәде. 2020 елның февраль аенда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев безнең авыл халкы белән очрашуга килде. Мин аңа хәлне аңлатып, гозеребезне җиткердем. Ул ничек тә йортның түбәсен ябарга кирәклеге турында фикерен әйтте.
Быел 11 август көнне район башкарма комитетына бардык. Безне төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы Рафаэль Игътисамов кабул итте. Хәлебезне фотосурәтләр белән дә дәлилләп биргәч, шул ук көнне кичен килеп карарга вәгъдә итте. Чынлап та, кичен ул хезмәттәшләре белән килеп, өйнең түбәсенә дә менеп, нинди аяныч хәлдә икәнен күреп төште. Подъездны да дикъкать белән карады, фатир ишекләренең бүрткәнлеген күрде.
Ниһаять, боз кузгалды. Авыл җирлеге башлыгы да килеп хәлләрне күреп-белешеп китте. Сентябрь аенда инде түбә ябучылар бригадасы килеп эшкә дә кереште. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Бригадир Илгиз сүзендә тора торган егет булып чыкты. Тәртипле, оста куллы төзүчеләр тиз һәм яхшы эшләделәр. Без аларга да, шушы эшне тиешенчә оештырган җитәкчеләренә дә бик рәхмәтле.
Гозеребезне игътибарсыз калдырмаганы өчен район башлыгы Фаил Камаевка, төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы Рафаэль Игътисамовка рәхмәтләребезне җиткерәбез. Авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллинаның да ярдәмен тойдык. Хатлар язышкан, электрон почта белән эшләргә булышкан Гүзәл Корнева, Руслан Хаҗиевның, хәлебезгә кергән Татьяна Харисованың яхшылыкларын онытмабыз.
Менә шулай игелекле кешеләрнең ярдәме белән түбәле булдык. Җаныбыз да, йокыбыз да тыныч хәзер, шөкер. Безнең йортта өлкән кешеләр яши. Күбесе авыр хезмәт белән пенсиягә чыккан: Фәхия Җиһангирова 42 ел сыер сауды, Гөлфия Фәхретдинова – 37 ел сыер савуда, ире Фәрит машинада эшләделәр, Гөлминкә 39 ел савымчы булды, Габделхак Закиров гомере буе совхозда эшләде, Дәфинә апаның терлекчелектә хезмәт стажы 40 ел, Зөлфия Сәрвәрова 27 ел балалар укыта. Мин үзем дә 35 ел инде балалар бакчасында, пенсия яшенә чыксам да, эштән туктаганым юк. Без барыбыз да үзебез яшәгән йортның тагын да уңайлырак булачагына өмет итәбез. Алга таба подъезд эчләре, подвалларыбыз да төзекләнер дип көтәбез.
Гөлчирә Сәләхова.
Калмаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев