Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәннәт бакчалары һәм... Җәһәннәм чокыры хакында

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Аллаһ Корьәндә «Зумәрә» сүрәсенең 73, 74 нче аятьләрендә: «Раббысына тәкъвалык кылган мөэминнәр җәмәгать булганнары хәлдә Җәннәткә агылырлар, хәтта алар барган төшкә Җәннәтнең ишекләре ачылып торыр, Җәннәт сакчылары аларга әйтерләр: «Сезгә сәлам булсын! Хуш килдегез! Мәңге торыр өчен Җәннәткә керегез, чөнки сез дөньяда явызлыктан пакь  булдыгыз. Һәм Җәннәткә кергән кешеләр әйтерләр: «Аллаһуга мактау булсын, Ул безгә биргән вәгъдәсендә торды, үә безне Җәннәт җиренә хуҗа кылды, хәзер без Җәннәтнең теләгән җирендә торабыз, ул Җәннәт ни хуш, ни яхшы урындыр, изге гамәлләр кылучылар өчен!» – ди. Әнә шул рәвешле Аллаһ Тәгалә инсанны фани дөньяда тереклек иткәндә мәңгелек тормышын кайгыртырга – Җәннәтле булырга өнди.
Балаларга багышланган сәхифәдә Җәннәт,  Җәһәннәм турында һәм аларның әһелләре (анда керәчәк кешеләр) хакында мәгълүмат алырсыз, ин шәә Аллаһ.

Җиләк чоры, печән өсте – җәйнең иң матур вакыты. Кәримнең әтисе озын ялын (отпускасын) ел саен печән өстендә ала һәм алар гаиләләре белән авылга кайталар. Менә алар өч ир-егет, яңа гына чабылган печән исенә хушланып, үлән арасындагы җиләк белән сыйланып утыралар. Хатын-кызлар: Кәримнең әнисе, дәү әнисе, апасы мәмрәп пешкән җир җиләге җыялар. 

– Күр әле, Аллаһның нигъмәтләрен! Һавасы сулап туймаслык,  чишмә суы үзе салкын, үзе тәмле. Хуш исле җиләкләре! Җәннәт ризыгына тиң бит болар! Раббым Аллаһ! Сиңа хәмде-сәна, мактауларыбыз булсын. Раббым, барысы өчен дә иксез-чиксез рәхмәт Сиңа! Безне – гөнаһлы бәндәләреңне гафу ит, кичер һәм Җәннәтең белән сөендер!  – дип Кәримнең бабасы Аллаһка шөкер итте һәм бәхетле мизгелләрдән күңеле йомшарып, күз яшьләрен сөртте. Кәримнең Җәннәт хакында беләсе килә иде. Ул форсатны кулдан ычкындырмады, бабасына сорауларны яудырды гына. 

– Бабакай, Җәннәт бакчасы дип әйтәләр. Ул бакчага охшаганмы икән?  – Кешеләр Җәннәт һәм Җәһәннәм белән һәрвакыт кызыксынганнар. Сәхабалар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнән Җәннәт турында сораганнар. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм аларга Аллаһ Тәгалә сүзләре белән җавап биргән. Аллаһ: «Җәннәттә, Мин беркемнең дә күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән, хәтта уйларына да килмәгәнне әзерләдем», – дигән. Җәннәттәге ризыклар, киемнәр ниндирәк булуын кешеләр аңласыннар өчен, Аллаһ җирдә булган исемнәре белән әйтә, ләкин андагы сый-нигъмәтләрне җирдәге белән һич кенә дә чагыштырып булмый.

– Алайса, Җәннәттә өйләр дә җирдәгегә охшамагандыр инде?

– Җәннәткә кергән һәрбер кешегә энҗедән һәм башка асылташлардан сарайлар әзерләп куелган. Ул сарайлар каршыннан бал, сөт һәм башка төрле елгалар ага. Җәннәттәге һәрбер кеше янына көнгә биш тапкыр Аллаһтан фәрештәләр киләчәк һәм аларны алтын савытларга салынган төрле ризыклар белән сыйлаячаклар. Бу хөрмәт, ризыклар – вакытында укылган намазлар өчен бүләк. Кешеләр ләззәтләнү өчен ашаячаклар. Алардан бернинди дә бүлеп чыгарулар булмаячак.

– Бабакай, минем табиб буласым килә. Аллаһ Тәгалә Җәннәтенә кертсә, анда да кешеләрне  дәвалар идем.

– Җәннәттә кайгы-хәсрәтләр, чирләр булмый, Дарес-сәлам, ягъни иминлек йорты ул. Җәннәттә барлык кешеләр дә шат, сау-сәламәт һәм бәхетле булалар. Җәннәт әһелләре турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Алар һәрвакыт сәламәт булырлар һәм авырмаслар. Алар һәрвакыт яшәр, мәңге үлмәсләр. Алар бервакытта да картаймаслар, яшь булырлар. Һәрчак бәхетле булырлар, бернәрсәдә дә мохтаҗлык күрмәсләр», – дигән.

– Бабакай, Дарес-сәлам дидең, шундый исеме дә бармы Җәннәтнең?

– Җәннәт сигез дәрәҗәдә: Җәннәтел Фирдәвес, Җәннәтел Мәәва, Җәннәтел Гаден, Җәннәтел Нәгыйм, Җәннәт Дарес-Сәлам, Җәннәт Дарел-Карар, Җәннәт Дарел Җәллал, Җәннәтел Халд.  Гиллийен атамасы Җәннәт дигәнне аңлата. Җәннәттә иң зур нигъмәт Аллаһ Тәгаләнең йөзен – Аллаһның дидарын күрү.

– Бабакай, Җәһәннәм дә сигез дәрәҗәдәме?

– Җәһәннәм җиде катлы:  Һәвия, Җәһим, Сәкарь, Ләзгыя, Хитмә, Сәгыйрь, Җәһәннәм. 

1. Беренче каттагысы, иң түбәндәгесе Һәвия исемле, ул – монафикълар, кяферләр, Фиргавен, Карун, Һәмман өчен, мөселманнарга һәм Гайса галәйһиссәлләмгә дошман булган кешеләр өчен.

2. Җәһим – мәҗүсиләр өчен. Җәһимнең мәгънәсе – Җәһәннәм уты.

3. Сәкарь – кеше ашаучылар һәм диннән язганнар өчен. 

4. Ләзгыя – Иблис һәм аның якыннары өчен. (Ләзан – ялкын дигән мәгънәне аңлата.).

5. Хитмә – яһүдиләр өчен.

6. Сәгыйрь – нәсаралар өчен (мәгънәсе: ут, учак). 

7. Җәһәннәм – зур гөнаһлы булып, тәүбә итмичә үлгән мөселман өчен.

Җәһәннәм – фани дөньяда яшәгәндә Аллаһ кушканнарны үтәмәгән гөнаһлы кешеләрнең газаплану урыны. Анда газаплар төрлечә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Җәһәннәмдә газапланучы берәү хакында: «Аның аякларына утлы башмаклар кидертелер, газапланулары шундый көчле булыр ки, миләре ут өстендә кайнаган кебек булыр», – дигән. Шундый газапларга тармас өчен, бу дөньяда начарлыктан, гөнаһ кылудан сакланыйк, улым.

Кичке аштан соң Кәримнең бабасы һәрвакыт Коръән укый. Бүген ул оныгына Коръәннән Җәннәт һәм Җәһәннәмгә кагылышлы кайбер аятьләрне укырга ниятләде.

– Аллаһ Тәгалә Коръәндә Җәннәт һәм Җәһәннәм хакында ниләр әйткәнен беләсең киләме, улым?

– Аллаһ  әйткән Сүзләр белән кызыксынам, билгеле. 

– Аллаһ Коръәндә «Духан» сүрәсенең 42 нче аятендә: « ... Ул  Аллаһ имансызлардан үч алуда каты үә мөэминнәргә рәхимледер», – дип имансызларга каты җәза бирәчәген, ә мөэмин-мөэминәләргә рәхимле булачагын ачык итеп әйтә. Шуннан 43 нче аятьтән алып 50 нче аятькәчә Җәһәннәм әһелләре хакында бәян итә. Әйдә, укып карыйк: 43. «Хакыйкатьтә, Җәһәннәмдә үсә торган торган Зәкъкум агачының бик ачы җимеше – 44. имансызларның ашамлыгыдыр. 45. Эрегән җиз кеби кайнар ул карыннарында. 46. Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар. 47. Зөбани этләренә әйтелер: “Тотыгыз аны һәм Җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез!” 48. Соңра газап фәрештәләренә әйтелер: “Аның башына бик нык кайнар су коегыз, газап булсын өчен”. 49. Соңра аңа әйтерләр: “Таты газабыңны, син дөньяда каумең каршында байлыгың илә газиз үә хөрмәтле идең. 50. Ошбу газап – сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган үә көлгән газабыгыздыр», – дип.

Менә шулай, Аллаһ Тәгалә башта Җәһәннәм газабын сөйли һәм шунда төшәчәк кешеләрне бәян итә. Хәзер 51 нче аятьтән укый башлыйбыз. 51. «Дөреслектә, тәкъва мөэминнәр Җәннәттә тыныч, имин урында булырлар. 52. Үә ашау-эчү илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар. 53. Алар анда нечкә үә калын ефәк һәм парча киемнәр киярләр үә яхшы диваннарда бер-берсенә каршы утырып шатланышып сөйләшерләр. 54. Шулай ук аларны ак йөзле, кара күзле чибәр хур кызлары белән дә хөрмәт итәчәкбез. 55. Үә алар төрле җимешләрне сорарлар, һәм алар теләгән җимешләр бетүдән яки зарарлы булудан имин булган хәлдә аларга китерелер. 56. Алар дөньяда татыган үлем ачысын Җәннәттә татымаслар. Аллаһ аларны Җәһәннәм газабыннан да саклар. 57. Ошбу зикер ителгән нигъмәтләр – аларга Раббыңның рәхмәте үә юмартлыгыдыр. Бу нигъмәтләр исә аларга зур бәхет үә бөек өстенлектер». Менә улым, ошбу аятьләрдә Аллаһ Җәннәт һәм шундый олы бәхеткә лаек булучылар хакында әйтә. Алар – тәкъвалар, ягъни фани дөньяда – шушы тормышта яшәгәндә Аллаһ Тәгаләгә итагать итеп, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелучы, изгелекләр кылып яшәгән мөэмин-мөэминәләр.

«Духан» сүрәсенең 51 нче аятеннән 57 нче аятькәчә Җәннәт хакында бәян ителә. Менә шушы бәхеткә ирешергә тырышыйк һәммәбез дә.

– Бабакай, мин Аллаһның барлыгына һәм Бер булуына, Аның фәрештәләренә, Аның пәйгамбәрләренә, Аның китапларына, Кыямәт көненә һәм тәкъдиргә ышанам. Җәннәтнең һәм Җәһәннәмнең булуына да бик нык ышанам. Бик яхшы аңлаттың, Аллаһның рәхмәте булсын, бабакай.

– Аллаһ разый булырлык итеп яшәргә тырыш, улым!

Без Җәннәткә ирешергә телибез, ә анда Аллаһ Үзе риза булган инсаннарны гына кертәчәк. Аллаһ Тәгалә риза булырлык эш-гамәлләр кылып, изге ниятләр белән яшәргә тырышыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев