Ана капиталын өлешләп алу мөмкинлеге бирелә
Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге хәбәр итүенчә, 2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә яңалыклар гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, «Ана капиталы» программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтыла, икенчедән, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына. Моннан тыш, тагын бер үзгәреш кертелә - ана капиталын ай...
Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге хәбәр итүенчә, 2018 елдан балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән берничә яңалыклар гамәлгә ашырылачак. Беренчедән, «Ана капиталы» программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтыла, икенчедән, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлтүдә өч еллык мораторий алына. Моннан тыш, тагын бер үзгәреш кертелә - ана капиталын ай саен өлешләп алу мөмкинлеге бирелә.
Россиядә даими яшәүче гаиләләр, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, ана капиталын бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала. Татарстанда бу кеше башына 13 713 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына.
Ана капиталы хисабыннан икенче балага айлык түләү суммасы региондагы балалар өчен яшәү минимумына тәгаенләнгән һәм 8 490 сумны тәшкил итә.
Түләүләр ай саен гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Ул бер елга билгеләнә һәм, балага 1,5 яшь тулганчы алу өчен, документларны кабат җыярга кирәк. Ана капиталының айлык түләвенә мохтаҗлык калмаса, аны гариза язып, туктатып була, калган сумманы кирәк вакытта алып була.
Айлык түләүләргә дәгъва кылу өчен, бала яшь ярымга җиткәнче гариза язып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны җирле пенсия фонды бүлегенә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Әлеге түләүләргә ия булу өчен гариза белән бергә түбәндәге документларны әзерләү мәҗбүри: бала туу (яки уллыкка алыну) турындагы таныклык, РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында белешмә, акча күчерү өчен банк реквизитлары. Әгәр түләүләрне алу өчен балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать итсәгез, пособие бала туган көннән алып, башка айлар өчен дә исәпләнә. Әгәр бала туып, 6 ай узганнан соң гына мөрәҗәгать керсә, түләүләр шул мөрәҗәгать көненнән генә билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев