Ана белән ул: 36 ел үткәннән соң очрашу тарихы
Миңа бик күп төрле очрашуларда булырга, күп кенә кешеләр белән аралашырга һәм төрледән-төрле язмышларны фотога төшерергә туры килә. Чөнки фотоаппаратсыз мин үземне күз алдына да кителә алмыйм. Дусларым мине яратып "Военный фотокорреспондент" , дип атап йөртә. Мин аларга ачуланмыйм, төрле очрашу, кичәләрне фотога төшергәндә мин аның эчтәлген бик тирәнтен кереп,...
Миңа бик күп төрле очрашуларда булырга, күп кенә кешеләр белән аралашырга һәм төрледән-төрле язмышларны фотога төшерергә туры килә. Чөнки фотоаппаратсыз мин үземне күз алдына да кителә алмыйм. Дусларым мине яратып "Военный фотокорреспондент" , дип атап йөртә. Мин аларга ачуланмыйм, төрле очрашу, кичәләрне фотога төшергәндә мин аның эчтәлген бик тирәнтен кереп, истә калдырырга тырышмыйм да, (ул үзеннәнт -үзе шулай килеп чыга). Миннән нидер сорасалар, мин һәрвакыт дусларыма : " Өйгә кайтып фотоларны карагач, сөйләп бирермен", - дип җавап бирәм. Ә инде менә өйдә, әкрен- әкрен генә фотоларны карый башлагач, бүген булган очрашу яңадан күз алдына килеп баса. Кем, нәрсә турында сөйләгән, кем, нәрсә эшләгән? Мин боларның барсын да камерадагы сурәтләр аша карыйм. Озаклап каранып утыра торгач, мин иптәшемә "Карале, менә бу төштә булай булган икән бит", дисәм, ул миннән көлеп тә куя кайчак. "Син шуны башта ук белмәдеңмени?"- дип.
Менә шундый очрашуларның берсеннән кайткач, ничәнче көн инде аңыма килә алмый йөрим әле. 18нче февраль көнне Сарман районының Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Анда Әфганстан сугышында һәлак булган авылдашлары Рамил Әбделминовның әнисе Люция апа, Тукай районы Иске Абдул авылыннан "Гиндукуш" иҗтимагый музеен оештыручы Айбулат Якупов, шул ук музейның җитәкчесе Резидә Гарипова, Сәет авылыннан ветеран-әфганчы Әбүзәр Габдрахманов, Яр Чаллы шәһәреннән ветеран-әфганчы Равил Әхмәтҗанов, Сарман районы Чураш авылыннан ветеран-әфганчы Ильяс Хәсәнов килгән иде. Очрашуны Әфган сугышы тарихы белән башлап җибәрелделәр. Шуннан сүз унынчы сыйныф укучысы Азалия Шакировага бирелде : ул Рамил Әбделминов турында сөйләде. Рамилне, иртәгә 19 яшь тула дигән көнне, Зур Нөркәй авылына алып кайтып җирлиләр. Сүзне Люция апа дәвам итте. Ул улының ерак әфган җирләреннән килгән соңгы хатын укыды. Шул ук вакытта экранда Рамилнең бала чактан алып солдат киеме белән төшкән фото сурәтләрен күрсәтеп бардылар. Менә шул 19 яшьлек егет экраннан безгә карач та, өстәл артында түрдә утыручы кунакларның берсе, дөресерәге Ильяс абый әкрен генә күзләрен экраннан алды, хат укучы Люция апага сак кына карашын ташлады һәм дымланган күзләрен яшерер өчен башын аска иде. Күршедә утырган иптәшләренә нидер пышылдады һәм тегеләре дә үзләрен уңыйсыз хәлдә калган итеп хис иттеләр. Залда бар кеше бирелеп, Люция апаның хат укыганын тыңлый, аларнаң афганчы егетләрдә уйлары да юк. Мине бер сорау борчый "Ни булды? Нигә болар барысы да болай борчылалар? Ник алар үзләрен кулда тота алмыйлар? Борчуларын укучылар күрсә, ни дип аңлатып бирә алырлар?" Хат укылып бетте, шул вакытта Люция апа кырында утыручы Айбулат Мөнирович бер сер ачты. Баксаң, Ильяс абый белән Рамил бергә хезмәт иткән булганнар икән. Язмыш аларны 36 елдан соң очраштырды. Шул вакыт Люция апа кинәт кенә "Бу гомер син кайләрда йөрдең , улым?", - диеп кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Әйтерсең, аның үз улы кайтып керде.
Икесе бер районнан була торып, "Нигә алар яңа гына очрашты ?", - дигән бик урынлы сорау туа. Аңлатып китәм. Әйе Ильяс абый Сарман районы егете, ул дүртенче сыйныфка кадәр Чураш авылында торып, шунда белем ала. Чаллы каласында зур төзелеш башлангач, башта әтисе шунда эшкә чыгып китә. Гаиләсенә торыр җир юнәткәч, ул аларны кайтып ала. Шулай итеп, Ильяс абый шәһәр егете булып үсә. Совет армиясе сафларына да шуннан китә. Ә чит җирләрдә йөргән чакта бер район кешесе түгел, ә бер республикадан булу да бик ярдәм итә. Дустыңны туганың итеп күрәсең. Ерак Әфган җирләрендә, тау-таш арасында, кан-коеш барган җирдә ул бигрәк тә шулай.
Ильяс абый армия сафларыннан кайтү белән Нөркәй авылына кайтырга исәп тотса да, үзен ничектер гәепле тоеп, кайта алмый. Ә аннан тормыш мәшәкатләре белән онытылмаса да, күнелдән чыгып китә. Ул бүген бирегә дә укучылар белән очрашырга килә. Бу очрашу очраклы гына килеп чыга.
Ветеран- әфганчылар Люция апа алдында бер гаепләре булмаса да, үзләренең исән кайтып, аның улы һәлак булганы өчен үзләрен гаепле итеп хис итүләре турында әйттеләр.
Һәр ветеран-әфганчы үзләренең хезмәт юлы белән таныштырып китте, балаларга теләкләрен җиткерде. Очрашуны йомгаклап, мәктәп директоры Ләйлә Шәйхеразиева ветеран-әфганчыларга рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу очрашу балалар күңелендә тирән эз калдыргандыр , дип уйлыйм. Шәхсән минем үземне бик тетрерәндерде. Ә инде Люция апа белән Ильяс абый тагын бик озак кына читкә китеп сөйләштеләр. Мин читтән генә чираттагы фотомны төшердем дә , АНА белән УЛНЫҢ күрешүенә комачаулык итмим, дип китеп бардым, дип тәэсирләре белән уртаклашты Тукай авылы Сәет авлынан Айсылу Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев