Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Амнистия кысаларында Тукай районының 63 кешесе җәзадан азат ителде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия кысаларында районның 63 кешесе җәзадан азат ителде. Аларның 37се шартлы рәвештә хөкем ителгән гражданнар, 9ы - мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгәннәр, 11е - төзәтү эшләренә тартылганнар, 6сы - ирекләре чикләнгәннәр. Әлеге затлар - уртача авырлыктагы җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган кешеләр. Нигездә, милек урлау,...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия кысаларында районның 63 кешесе җәзадан азат ителде. Аларның 37се шартлы рәвештә хөкем ителгән гражданнар, 9ы - мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгәннәр, 11е - төзәтү эшләренә тартылганнар, 6сы - ирекләре чикләнгәннәр. Әлеге затлар - уртача авырлыктагы җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылган кешеләр. Нигездә, милек урлау, мошенниклык, машина алып китү, акча үзләштерү, кыйнау, чит милеккә зыян салу кебек очраклар буенча җавап тотучылар. Шунысы да бар, киләчәктә тагын җинаять эшлиләр икән, аларның берсе дә амнистиягә эләкмәячәк, дип хәбәр итә җәзаларны төзәтү инспекциясе филиалы башлыгы Альберт Гермес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев