Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алтын каләм» республикакүләм фестиваленең җиңүчеләре билгеле. Алар арасында райондашларыбыз да бар

Татарстанда «Алтын каләм» - «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр мәгълүмат чараларының XX республикакүләм фестивале үтте. Районыбызда аның муниципаль этабы узды.

Фестивальнең муниципаль этабына 35 эш килде

- Оештыру комитетына район мәктәпләрендә укучы балалардан барлыгы 35 эш килде. Шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алып, Казанга икенче этапка җибәрдек. «Иң яхшы радиопрограмма» номинациясендә (рус журналистикасы) беренче өчлектә - Кристина Кузьмина, Ләйлә Гатина, Андрей Пискунов (өчесе дә Бәткедән). Татарча иң яхшы радиотапшыру әзерләүчеләр - Әдилә Ситдыйкова (Мусабай-Завод), Аделина Хисамиева, Алия Фатыйхова (икесе дә Бәткедән). «Иң яхшы телевизион алып баручы» номинациясендә II урын Полина Ширшовага (Бәтке) бирелде. «Иң яхшы фоторепортерлар» рәтендә - Наталья Шигалева (Бәтке), Альберт Вороной (Түбән Суыксу) һәм Анна Фирсова (Бәтке). «Иң яхшы PR-проект» номинациясендә II урынга Яңа Бүләк авылыннан Лилия Солтанова лаек булды. «Иң яхшы оператор» номинациясендә призлы өчлектә - Данир Нуретдинов (Мусабай-Завод), Кирилл Калугин (Шилнәбаш), Дамир Нуретдинов (Мусабай-Завод). Шунысы сөенечле: оештыру комитетына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган материаллар да күп тапшырылды. Татар телендә язылган эшләр арасында иң-иңнәр рәтендә (VII-VIII сыйныфлар) - Алинә Яруллина (Түбән Суыксу), Илмира Шиһапова (Новотроицкое), Әмир Насыйфуллин (Кнәз). Рус телендә язылган эшләр арасында Әдилә Вилданова (Мусабай-Завод), Аделина Пасмурова (Бәтке), Алия Фазлетдинова (Түбән Суыксу), Алина Маркова (Мәләкәс), Дамир Әбсәләмов (Бәтке), Виктория Морсалова (Кнәз) эшләрен аерып алдык. «Махсус приз» номинациясенә Язилә Шәймәрданова (Түбән Суыксу), Ләйсән Хисамова (Новотроицкое), Нәзлия Шәймәрданова (Түбән Суыксу) дәгъва кылды, - дип хәбәр итте район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең баш белгече Фәнүдә Фәррахова.

«Алтын каләм» - талантлар тәрбияләүче мәктәп

Күптән түгел Казан шәһәрендә «Алтын каләм» - «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр мәгълүмат чараларының XX республикакүләм фестиваленең йомгаклау этабы һәм бүләкләү тантанасы үтте. 20 ел уңышлы гына эшләп килгән фестивальдә 40000нән артык яшүсмер катнашкан. Быелгы җиңүчеләр рәтендә райондашларыбыз да бар. «Иң яхшы радиопрограмма» номинациясендә (рус журналистикасы) - Кристина Кузьмина, «Иң яхшы радио алып баручысы» (татар телендә) Гөлназ Хисматова беренчелекне яуладылар (икесе дә Бәткедән). Ә «Интернет челтәрендә яшьләр» номинациясендә Мусабай-Заводтан Әдилә Ситдыйковага тиңнәр булмаган. Без исә кызларның үзләре белән сөйләшеп алдык, мәртәбәле фестивальдән алып кайткан кичерешләре белән уртаклашуларын сорадык.

Әдилә Ситдыйкова безгә бу фестивальдә инде икенче ел рәттән катнашуын, былтыр үзен телевидение өлкәсендә сынап каравын, ә быел радионы сайлавын сөйләде.

- Бәйгедә катнашу өчен татар телендә коррупция, яшьләр көненә, ТАССРның 95 еллыгына багышланган 5-6 программа яздырып жюрига тапшырдым. Шуларның берсе - яшьләрнең интернетта булуы турындагысы барысына да бик ошады. Мин анда нәрсә ул интернет дигән сорауга җавап эзләргә, иң популяр социаль челтәрләрне ачыкларга тырыштым, сораштыру үткәрдем. Моннан тыш, һәр көнне туры эфирда эшләдем. Иртән барлык катнашучыларны бүгенге программа белән таныштырып күңелле музыка куйсам, кичен көнгә йомгак ясап уеннар, викториналар үткәрдем. Аудиоязмалар белән эшләүгә килгәндә, мин инде моңарчы да тавыш язмасын кисә, монтажлый белә идем, анда баргач, куратор башка нечкәлекләр белән дә таныштырды. Әйтик, туры эфирда сөйләүнең үз кагыйдәләре бар икән. Фестивальда булган вакытта мин каты авырып, тавышсыз калдым. Шуңа да карамастан, барыбер тапшыруларымны яздырып, эфирга чыгып, нон-стоп режимында эшләргә тырыштым. Көн дә 7-8 спикер белән очрашулар, мастер-класслар була иде, аларда без үзебез өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат туплый алдык. Шулар арасында иң истә калганы - Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Бариев, Тимур Сираҗиев кебек атаклы шәхесләр белән очрашу. Инде икенче ел рәттән мине фестивальгә җитәкчем, укытучым Эльвира Нуретдинова әзерли, мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Былтыр фестивальдә «Мин икенче елга җиңү яулый алачакмын!» дигән максат куйган идем, быел әлеге максатыма ирештем дип әйтә алам. «Алтын каләм»дә алган кичерешләр мәңгегә хәтердән чыкмас... Яңа дуслар табуы, алар белән аралашуы бигрәк тә кызыклы. Икенче ел рәттән катнашканга микән, миңа быел күпкә җиңелрәк булды. Яздыра торган материалларыбыз кызыклырак килеп чыксын өчен, безне КФУның музеена, су төрләре буенча дөнья чемпионатының «Казан-Арена» стадионындагы матбугат үзәгенә, яшьләр көнендә Казанның Горький паркына алып бардылар. Паркта без ГТО нормаларын тапшырдык һәм рәхәтләнеп күңел ачтык.

Әдилә Ситдыйкова киләчәктә журналист һөнәрен сайлау-сайламавын әлегә хәл итмәгән, ә фестивальдә катнашуга килгәндә, бу - үзеңне сынап карау өчен яхшы мөмкинлек икәнен дә әйтте. Диплом белән бергә җиңүчегә бүләккә бирелгән 16 ГБ флэш-картаны исә ул БДИга әзерләнгәндә кулланачак.

Бәткедән Гөлназ Хисматова да фестивальдән алып кайткан кичерешләре белән уртаклашты.

- Мин алты көн дәвамында «Идел» яшьләр үзәгендә булдым. «Алтын каләм» фестивалендә беренче тапкыр катнашуым. Җитәкчем - Бәтке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Якупова. Бу фестивальдә республикабызның төрле шәһәрләреннән, районнарыннан килгән 100дән артык егет һәм кыз катнашты. «Алтын каләм»дә мастер-класслар карадык, республикабызның төрле шәхесләре белән очраштык. Алар безгә журналист хезмәтенең серләрен сөйләделәр. Ул эшнең авыр һәм кызыклы булуын без яхшы аңладык. Фестивальдә төрле номинацияләрдә көч сынаштык: «Иң яхшы оператор», «Иң яхшы радиотапшыру», «Иң яхшы радио алып баручысы», «Иң яхшы фоторепортер» һәм башкалар. Мин «Иң яхшы радио алып баручысы» номинациясендә җиңү яуладым. Һәр көнне фестивальдә туры эфирга чыктым, радиотапшырулар әзерләдем, алар рәтендә Җиңүнең 70 еллыгына, «Яшьләр һәм Интернет», 2015 ел - Әдәбият елына, журналист хезмәтенә, фестивальнең 20 еллыгына, яшьләргә, телебезгә, фестивальнең соңгы көннәренә багышланганнары, «Ярдәм кулы суз!» исеме астында махсус радиотапшыруларым чыкты. Моннан ике ел элек мәктәбебез укучысы Дмитрий Волков әлеге фестивальдә җиңү яулавын ишеткәч, минем дә үз көчемне сынап карыйсым килде. Катнашып җиңүче булуыма чиксез шатмын. Киләчәктә дә бу фестивальдә катнашырга ниятлим, - дип сөйләде кыз.

Тагын бер Бәтке авылы кызы, «Иң яхшы радиопрограмма» номинациясендә (рус журналистикасы) җиңү яулаган Кристина Кузьмина белән дә әңгәмә кордык.

- Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Якупова җитәкчелегендә төрле темаларга багышланган, шул исәптән «Яшьләр һәм дәүләт», «Яшьләрне кызыксындырган актуаль мәсьәләләр», шулай ук спорт турында радиотапшырулар циклы әзерләдем. Аерым рәхмәтләремне укытучыма әйтәсем килә, аның ярдәме, миңа ышануы булмаса, җиңә алмаган булыр идем. Гөлсинә Зәкиевна инде менә 10 ел буе безнең мәктәп укучыларын әлеге мәртәбәле фестивальдә катнашырга чакыра. Шунысы сөенечле: ел саен Бәтке мәктәбеннән җиңүчеләр бар! «Алтын каләм»дә җиңәрмен дип бер дә уйламаган идем, фестиваль бит ул - конкурс кына түгел. Аннары монда яңа фикердәш, дуслар табасың, мәгълүмат кырыңны киңәйтәсең, яшьтәшләрең белән аралашасың, яңа идеяләр белән янып йөрисең. Фестивальнең һәр көне яңалыкларга бай булды. Үземә бигрәк тә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Беренче канал»ның махсус корреспонденты Тимур Сираҗиев, «Вести-Татарстан» тапшыруы алып баручысы Дмитрий Второв белән очрашулар ошады. Бүләкләү тантанасында төрле-төрле ансамбльләр, җырчылар-биючеләр чыгыш ясады. Җиңүче Дипломын Россия журналистлары союзы секретаре Роман Серебряный кулыннан алу да көтелмәгән шатлык булды.

P.S. «Алтын каләм» фестивалендә җиңү яулаган Кристина Кузьмина безнең белән тагын бер сөенечен уртаклашты. Ул Казан шәһәренең 7нче гимназиясендә (Яңа Савин районы) II республикакүләм «Акыллы малайлар һәм кызлар» («Умники и умницы») уенының финал өлешендә теоретик вазифасында катнашып, сорауга дөрес җавап биргән һәм әлеге телеолимпиада уенының авторы, алып баручысы, тарих фәннәре кандидаты, профессор, МГИМО уку йортының халыкара журналистика факультетының дөнья әдәбияты һәм мәдәнияты кафедрасы мөдире Юрий Вяземский кулыннан орден алган (Кристинаның укытучысы - Александр Будкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев