Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альмир Василов: «Безнең эштә кешелекле булу, һәркемгә якын килә белү бик мөһим»

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан газетага язма әзерләү өчен район Эчке эшләр бүлегеннән әлеге язманың герое булырлык участок вәкаләтлесе белән очраштыруларын сорадык. Эш бүлмәбезгә япь-яшь егет килеп кергәч, башта бераз гаҗәпсендек. Ләкин җитдилеге, төгәллеге йөзенә чыккан Альмирның үзе белән сөйләшә башлагач, шикләребез таралып юкка чыкты. Чыннан да, үз максатына ныклы адымнар белән...

Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының юридик факультетын тәмамлагач ук Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә эш сорап килә Альмир. Яр Чаллыда туып-үссә дә, авылда эшләү теләге көчле була егетнең. Ләкин «Син әле армиядә булмаган, полициягә эшкә урнашу өчен хәрби хезмәт үткән булуың кирәк», - дип, итагатьле генә итеп кире боралар аны. Ләкин ниятләгән уеннан болай гына кире кайта торган түгел, күрәсең. Альмир - армиягә китеп, хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайта. Бу юлы инде хәрби билетын алып, башын югары тотып, тагын полиция бүлегенең ишеген шакый.

Хокук саклау органнарында эшләү теләге кечкенәдән үк керә Альмирның күңеленә. Балачактан ук милиция хезмәтен сурәтләгән фильмнарга, детективларга мөкиббән китә, форма кияргә кызыга. «Бу һөнәрне сайлавымда участковый булып эшләүче туганнан-туган абыем Илнур Нигъмәтуллинның да өлеше булгандыр, мөгаен», - дип сөйли бүген Альмир үзе. Полициядә хезмәт итү теләге белән 10нчы сыйныфта гадәти мәктәптән «Калкан» лицеена күчә.

Тукай Эчке эшләр бүлегенә эшкә килгәч тә Альмирны дүртенче зонаның Сәмәкәй һәм Иске Абдул участокларына участок вәкаләтлесе итеп билгелиләр. Хәзер ике елдан артык шушы хезмәттә ул. Монда әлеге ике җирлеккә караган ун авыл, «Станкостроитель», «Ягодка», «Ленар» бакчачылык ширкәтләре керә. Башта ярты ел стажер булып йөри. Участковый эшенең нечкәлекләренә ул вакытта аны остазы, полиция капитаны Айрат Мөхәммәтшин өйрәтә.

«Эшемне җиңелләрдән дип санамыйм. Әлбәттә, кереп киткәндә дә төрле чаклар булды, хәзер дә. Тәвәккәллек сорый торган хезмәт. Шулай ук зур җаваплылык таләп итә. Аннары, безнең эштә кешелекле булу, һәр кешегә якын килә белү бик мөһим. Иске Абдул һәм Сәмәкәй җирлекләрендә яшәүчеләр белән уртак тел таптым кебек, аңлашып эшлибез. Бу якларда тәртипле халык яши. Статистикадан күренгәнчә, бу иң тыныч участокларның берсе», - ди Альмир.

Ә болай, ел башыннан ул дүртенче зонага караган участокларда тугыз җинаять ачкан. Алар урлау, милеккә зыян салу, кыйнау, үтерү белән янау, законсыз рәвештә чит торакка керү белән бәйле хокук бозулар. «Җинаятьчеләр белән эшләгәндә төрле ситуацияләр була: тынычлыкны саклау, һәр адымыңны уйлап һәм тиз башкару, физик әзерлекле булу, бокс, самбо кебек спорт төрләре алымнарын белү мөһим», - ди Альмир.

Үз участогына ул көн саен Чаллыдан йөреп эшли. Альмир иртән барлык участок вәкаләтлеләре белән бүлеккә киңәшмәгә килә, көнлек бурычлар ала. Аннары ул территориягә чыгып китә. Халык белән аралаша, кирәк икән, әңгәмәләр, профилактик чаралар үткәрә, урындагы хәл турында ике сәгать саен дежур частька шалтыратып хисап бирә. Хезмәте шуны таләп итә.

Авылларда бүген иң киң таралган җинаятьләрдән Альмир көнкүреш проблемалары белән бәйле хокук бозуларны, төзелеш урыннарыннан материаллар, инструментлар урлауны, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән әйбер урлауны, эчкән килеш кылган кырын гамәлләрне атый. Участковыйлар аларны ачып кына калмыйлар, тикшерү эшендә дә озата баралар.

«Участок вәкаләтлесе эше полиция хезмәтендә чыныгу алу, тәҗрибә туплауның беренче һәм кирәкле баскычы. Әлеге һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим, бирелеп эшлим. Киләчәктә дә карьерамны хокук саклау органнарында дәвам итәргә планлаштырам», - ди бүген полиция лейтенанты Альмир Василов.

Тиздән Альмирның тормышында тагын бер мөһим һәм шатлыклы вакыйга булырга тора - декабрь аенда егет сөйгән кызы Рәмилә белән никах укытырга җыена. Яшьләргә бер-берсен аңлашып яшәүләрен, Альмирга хезмәтендә исән-имин йөрүен, карьерасында тагын да югарырак баскычларга күтәрелүен генә телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 17 ноябрь – полициянең участок вәкаләтлеләре көне