Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алина – юл йөрү куркынычсызлыгы буенча Россия күләмендәге бәйгенең җиңүчесе

Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән агымдагы елның 4 маеннан 10ысына кадәр Россия күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгының Өченче Глобаль Атнасы үткән иде. Әлеге Атна кысаларында «Добрая Дорога Детства» газетасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының юл йөрү хәрәкәтен тәэмин итү буенча идарәсе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге «Куркынычсызлык селфие» дип...

Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән агымдагы елның 4 маеннан 10ысына кадәр Россия күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгының Өченче Глобаль Атнасы үткән иде. Әлеге Атна кысаларында «Добрая Дорога Детства» газетасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының юл йөрү хәрәкәтен тәэмин итү буенча идарәсе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге «Куркынычсызлык селфие» дип аталган акция игълан итте.

«Добрая Дорога Детства» газетасы сайтына 7000гә якын фото килгән. Акциядә катнашучыларның эшләренә июнь аенда нәтиҗә ясалган. Җиңүчеләр арасында безнең район кызы да бар. Ул - Биклән мәктәбененең 2нче сыйныф укучысы Алина Костина. Район мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә аңа җиңүче дипломы һәм планшет тапшырылды. Бүләкләрне ул район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев һәм мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев кулыннан алды. Алинага конкурста катнашырга сыйныф җитәкчесе Ләйсән Мостафина ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев