Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Ткачев Белоруссиягә сөт сатуның башка базарларын эзләргә тәкъдим итте

Без россиялеләргә үзебездә җитештерелгән сыйфатлы сөт эчертәсебез килә, диде министр. Белоруссиянең сөт җитештерүчеләренә сөт сату өчен, Россиядән тыш, башка базарлар эзләргә туры киләчәк, дип игълан итте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «РИА Новости» интервьюсында. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. "Белоруслар...

Без россиялеләргә үзебездә җитештерелгән сыйфатлы сөт эчертәсебез килә, диде министр.

Белоруссиянең сөт җитештерүчеләренә сөт сату өчен, Россиядән тыш, башка базарлар эзләргә туры киләчәк, дип игълан итте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «РИА Новости» интервьюсында. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Белоруслар сөт сатуның башка базарларын эзләргә тиеш булачак, чөнки без россиялеләргә үзебездә җитештерелгән сыйфатлы сөт эчертәсебез килә", - дигән Александр Ткачев.

Россиягә коры сөтнең күпчелек өлеше күрше Белоруссиядән керә. "Ул Россиягә сөт продукциясе кертү буенча иң эре экспортерның берсе - Белоруссиянең 120ләп сөт предприятиесе катнаша. 2017 елда читтән кертелә торган гомуми күләмдә аларның продукциясе 86% тәшкил итте - бу 950 мең тонна сөт продукциясе, 3 ел эчендә үсеш 24%ка җитте, - дигән министр. - Без якындагы 5-7 елда бу мәсьәләне ябарга уйлыйбыз, әмма бүгенге көндә базарның нормаль үсешенә үсемлек майлары һәм коры сөт кушылган сөт продукциясе буенча намуссыз конкуренция комачаулый".

"Белоруссиядән майсыз коры сөт кертүчеләр аны Россия базарына чыгарганда бәяләрне ачыктан-ачык уйнаталар. 2018 елның тулы булмаган ике аенда гына да майсыз коры сөткә экспорт бәяләрен ике мәртәбә төшерделәр", - дип өстәгән Александр Ткачев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев