Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдау юлына басканнар

Тукай районы прокуратурасыннан Тукай район судына Рафис Кәбиров белән Айдар Шәймөхәммәтовтан Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлегендәге җир участокларын законсыз рәвештә милек итеп үзләштергәннән кергән 3 713 267 сум акчаны Тукай муниципаль районы бюджетына кайтарту турында 8 гариза бирелде. 

Р. Ф. Кәбиров белән А. С. Шәймөхәммәтов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Тукай районы бүлегенә җир участокларында гараж һәм мунча корылмалары бар дигән ялган декларация тапшырганнар. Җир участокларында күчемсез милек объектларының булмавын белә торып, алдан килешеп ялган документлар тапшырып, Р. Ф. Кәбиров белән А. С. Шәймөхәммәтов ТР Тукай районы башкарма комитетының урындагы кешеләрен алдау юлына басканнар. Башкарма комитет җитәкчесе, алданып, җир участокларын А. С. Шәймөхәммәтовка милек итеп бирү турында карар чыгарган. Р. Ф. Кәбиров белән А. С. Шәймөхәммәтов законсыз рәсмиләштерелгән җир участокларын үз мәнфәгатьләрендә файдалану мөмкинлегенә ия булганнар. Сорак ул җирләрне сатып җибәргәннәр.
Тукай район суды 2019 елның 24 декабрендә Р. Ф. Кәбиров белән А. С. Шәймөхәммәтовка карата РФ Җинаять кодексының 3 нче бүлеге 159 маддәсендә, һәм 4 нче бүлеге 159 маддәсендә билгеләнгән җинаятьләрне кылуда гаепләп хөкем карары чыгарды.
Прокуратура гаризалары хәзерге вакытта тикшерүдә. 

И. Рамазанов, Тукай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,Кече юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев