Алар тимерне кызуында суга
Тукыма, поролон, пластик материаллардан, камырдан, хәтта сабын күбегеннән чәчәкләр ясаучы оста кулларның хезмәтенә сокланып байтак яздым. Ә менә тимердән?!. Тимерчеләр турында да язган бар. Ләкин тимердән матурлык коючы һөнәр ияләре сирәк очрый шул.
Эльфат Хәбибрахманов: «Яраттым мин тимерче эшен»
Үзбәкстаннан Чаллыга күчеп кайткач Эльфатның әти-әнисе КамАЗ заводында эшли башлый. Күңел биреп эшләгәч уч тутырып акча аласы килә дә бит, тик күпләрне эшсез калдырган болгавыр еллар башлана – хезмәт хаклары вакытында түләнми, кибетләрдә бәяләр үсә. Эльфатның әнисе, аптырагач, базарга сату итәргә чыга. Әнисенең сату палаткасы янындагы җыелмалы өстәлгә башлангыч сыйныфта укучы малай сагыз, чупа-чупс, шоколад, кәнфитләрен тезеп сала. «Эшләп тапкан акчамны кирәкмәгән әйбергә тотмадым. Акча санарга әнә шул чакта өйрәнеп калдым. Хәләл көчең белән тапкан ризыкның бәрәкәтле булганлыгына кечкенәдән төшендем», – дип искә ала Эльфат.
«Студент елларымда ти-мерчелектә эшләүче дустым: «Ярдәм итмәссеңме?» дип мөрәҗәгать итә иде. Бервакытта да үтенечен кире какмадым. Ярдәмләшүнең үзеңә яхшылык булып кайтуын белсәм дә, нидер өмет итеп эшләмәдем, билгеле. Тимерчелек эше тора-бара мине җәлеп итте – яраттым мин бу һөнәрне. Әйбернең рәсемен, сызымын ясыйм – иҗатка урын киң бу эштә. Тимерне йомшартып, чүкеп, формага кертү өчен сәламәтлекнең нык булуы кирәк, көненә әллә ничә тонна тимер үтә бит кулдан. Тимерче эшенә ничек керешеп киттемме? Ничектер үзеннән-үзе башланды. Дустымның гаражында иске генә эретеп ябыштыру аппараты бар иде. Тимер капкалар ясый башладык. Эш әйбәт кенә барды да, бермәлне тукталып калды – чоры шундый иде. Бүгенге көндә тимерчелектә кулланыла торган кайбер эш коралларын, станокларны ул үзе ясый. Мисал өчен, тимерне формага кертү өчен тиешле дәрәҗәдә җылыта торган эш коралы – горнны да мастер үзе ясаган. Горн белән эш итү тимерчедән зур осталык сорый. Гомумән, тимерче бик игътибарлы булырга тиеш. Ахак төсенә кереп кызган тимерне нәкъ тиешле вакытында бөгәргә, формага кертергә кирәк. Бу һөнәр өлгерлек, күңелдән арифметик исәп-хисап ясау сәләтен дә таләп итә. Күпчелек кеше бизәкләп, милли орнамент кулланып ясалган капка, таган, беседка, карават, баскыч култыксалары, өстәл, урындык, эскәмия, чардуган, рәшәткә һәм интерьер әйберләрен яратып ала. Челтәр бизәк тотып эшләгән мангал үзе бер сәнгать әсәре. «Көнкүреш әйберләрен зәвыкъ белән эшләү серенә тәҗрибә аша киләсең. Элегрәк ясалганнарына төзәтмәләр, яңа элементлар кертәм», – дип сөйли Эльфат.
Аның эш бүлмәсендәге үзенчәлекле өстәлнең ни-нәрсәдән ясалганлыгы белән кызыксынам. Эпоксид сумала кулланып имән слэбтан (имән агачының ныклы ботагыннан кисеп алынган тоташ плитә) ясалган, өслеге табигый май белән ялтыратылган аш өстәлен ясау өчен зур осталык кирәк. Оригинальлеге белән аерылып торганга бу өстәл күпләрдә соклану хисе уята. Мондый эксклюзив әйберләр заказ буенча гына ясала.
«Кеше, нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз эшенә иҗади караганда гына уңышка ирешә ала. Матурлык аша кеше күңелен тәрбияләү, бердән, рухи үсеш ул; икен-чедән, хезмәтеңә яхшы бәя биреп халык товарыңны яратып ала, димәк, конкурентлыкка сәләтлелек барлыкка килә. Шуңа күрә мин үз тәҗрибәмне башкалар белән бик теләп уртаклашам. Коммерция сере дип үземдә идеяләремне, иҗади табышларымны яшереп асрамыйм. Яхшылыкның бумеранг булып әйләнеп кайтасына ышанам. Үз эше белән шөгыльләнгән кеше кайвакыт хокукларын белеп бетерми, юридик белемем булгач, киңәш сорап килүчеләргә яхшылап аңлатам», – дип гади генә итеп сөйли Эльфат Хәбибрахманов. Хезмәт юлын сәүдә вәкиле булып башлаган егетнең коммерция өлкәсендә эрудициясе җитәрлек, коммуникабель булуы да җитештергән товарының конкурентлыкка сәләтле булуына юл ача.
Рафаэль Вәлиев: «Тимерче булып туганмын сыман»
Янып торган чәй розасын тимердән ясаган Рафаэль Вәлиев бабасы һөнәрен мирас итеп алган. Рафаэль 2020 елдан үзмәшгуль булып теркәлгән. «Кузнечный заводта пресста эшләдем. Үземне белә-белгәннән бирле кулда тимер инде минем. Халык әйбернең ныклысын, озак вакыт хезмәт итәрдәен сатып ала. Чардуганнар элек штакетниктан тотыла иде, хәзер тимердән челтәр тотып эшләнгәненә өстенлек бирәләр. Сыйфатлы әйбер үзе реклама. Мин ясаган товарны алган кешенең туган-тумачасы, таныш-белеше заказ биреп кирәкле әйберен эшләтеп ала, – ди тимерче.
Салкын тимергә җан өрү өчен үз эшеңне ярату, сатып алучыларны хөрмәт итү кирәктер ул. Рафаэль холкы белән аз сүзле, авызыннан сүзне эскәк белән тартып алмалы, ә менә куллары! Утта чыныгып ахак төсенә кергән тимерне кыскыч белән тотып ала да, күз иярмәс тизлектә бөгә, тиешле формага кертә. Тимерне кызуында сугарга кирәк шул. Һич мактанып түгел, һөнәренә кагылышлы булганга гына: «Тимерче булып туганмын сыман. Сабый чагымнан тимерче бабам янында әвәрә килеп үстем», – ди. Бабасы янында кулын пешерә-пешерә эш серләренә төшенгән егет ике дә уйламый тимерче һөнәрен сайлаган һәм бүген шул карарына сөенеп бетә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев